16+

Заманы башка. Яшьләр дә башка. Ләкин тәрбияләргә кирәк!

«Дөнья башкача яши, бүгенге яшьләр дә бүтән. Без вакыт кына югалтабыз, барыбер шул юлдан барасы. Россия Конституциясе нигезендә төгәл анык сәясәт җитми. Без аны бозабыз. Тыныч кына утырып, карап, тыңлау мөмкин түгелмени?!» — ди Минтимер Шәймиев.

Заманы башка. Яшьләр дә башка. Ләкин тәрбияләргә кирәк!

«Дөнья башкача яши, бүгенге яшьләр дә бүтән. Без вакыт кына югалтабыз, барыбер шул юлдан барасы. Россия Конституциясе нигезендә төгәл анык сәясәт җитми. Без аны бозабыз. Тыныч кына утырып, карап, тыңлау мөмкин түгелмени?!» — ди Минтимер Шәймиев.

Яшь буында гражданлык-патриотлык һәм этномәдәни тәрбия булдыру өлкәсендә эш алып бара торган оешмаларның саны күп, башкарган гамәлләре дә шактый. Иң мөһиме – башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе булсын иде. Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шул тема күтәрелгәч туган уйлар бу.

Утырышны ачып җибәргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр исәпләнгән милли сәясәте стратегиясенең әһәмияте хакында фикер йөртте. Президент белдергәнчә, Татарстанда бу өлкәдә шактый эшләр алып барыла. Әйтик, республикада дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру концепциясенең яңа редакциясе расланган, стратегияне 2019-2021 елларда гамәлгә ашыру буенча чаралар планы булдырылган. 

Утырышның темасына якынаеп, Рөстәм Миңнеханов стратегиядә яшь буында милләтара аралашу культурасы булдыру буенча бурычлар да тәгаен булуын искәртте. Әлеге бурычлар гражданнарда милли горурлык, патриотизм хисләрен хөрмәтләү, илнең узганы белән горурлану кебек факторларга барып тоташа. “Бөтен җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсе бу”, – дип искәртте Президент.

Аерым чыгыш ясаучылар үз нотыкларында бу өлкәдә башкарылган эшләргә хисап тотты. Мәгариф өлкәсендә дә, яшьләр сәясәте юнәлешендә дә мактанырлык эшләр шактый. Шунысы да мөһим – патриотизм, этномәдәни тәрбия булдыру эшчәнлегендә милли аспектлар да читтә калмый. Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, туган тел һәм туган әдәбиятны уку планының мәҗбүри өлешендә калдыру күпмилләтле халыкларның гражданлык үзенчәлекләрен саклау өчен мөһим фактор булып тора. 

«Бүген федераль дәреслекләр реестрына 12 туган телдән 232 дәреслек кертелгән. Аларның 89ы – татар теле һәм әдәбияты буенча, 13е удмурт телендә, чуваш, мари, мордва телләре төбәкләрдәге нәшриятлардан алына торган пособиеләреннән өйрәтелә», — диде министр. 

Ул шулай ук 1-11 сыйныфлар өчен туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты, Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле буенча программалар эшләнеп, реестрга кертү өчен федераль укыту-методик берләшмәсенә юллануын да хәбәр итте 

- Бу предметлар буенча эш программалары әзерләнгән, яңа буын укыту-методик комплектлар әзерләнә, – диде Борһанов.

Дәреслекләр проблемасына Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та тукталды. Аның чыгышыннан соң Минтимер Шәриповичның бу өлкәдә дә компетенцияле булуына сокландык. Үз чыгышында ул милли телләрдә дәреслекләр проектлары экспертизасын уздыру проблемасына тукталды.

«Бүген татар яки чуваш мәктәпләре өчен дәреслек кирәк, ди. Рус телендәге дәреслекләр өчен федераль ведомствода комиссия бар. Бер тапкыр экспертлар карый да, ахырда ул дәреслек буларак чыга. Мәсәлән, удмурт, яки башка милли телләрдә дәреслек проекты әзерләнгән, бөтен экспертизаларны узган, ди. Финишта дәреслек булып чыга дип уйлыйсызмы?! Дәреслек булмый ул, уку кулланмасы була», — диде Дәүләт киңәшчесе утырышта катнашкан Мәскәү кунагы – Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарә вәкиле Юрий Шевяковка проблеманың асылын аңлатып. «Мондый караш булганда, зур телләр дә юкка чыгарга мөмкин. Бу юка материя, сабырлык сорый», — дигән фикердә ул.

Минтимер Шәймиев белем бирү системасын үзгәртеп корырга кирәклеген әйтте. Билингваль, полилингваль белем бирү системалары актуальлеген белдерде. «Дөнья башкача яши, бүгенге яшьләр дә бүтән. Без вакыт кына югалтабыз, барыбер шул юлдан барасы. Россия Конституциясе нигезендә төгәл анык сәясәт җитми. Без аны бозабыз. Тыныч кына утырып, карап, тыңлау мөмкин түгелмени?!» — ди ул. Татарстанда гамәлгә кертелеп баручы полилингваль белем бирү тәҗрибәсе Россиянең калган төбәкләрендә дә кулланылышка кертелергә мөмкин дигән фикер җиткерде ул.
Туган телеңне дә ярат!

Советның чираттагы утырышына җыелучыларга таратма материаллар да салынган иде. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы әзерләгән, төрле яшьтәге балаларга һәм яшьләргә үрнәк итеп тәкъдим ителгән уеннар, патриотик кичәләр, хәрби-спорт уеннары сценарийларын туплаган “Методические рекомендации по патриотическому воспитанию и развитию гражданственности детей и молодежи в Республики Татарстан” дигән җыентыкны карап чыккач, районнан килгән бер танышым мондыйрак фикер җиткерде:

- Менә бу “рекомендацияләр” районнарга таратыла, татар авылларына да килеп җитә. Ә андагы материал тулысынча русча. Чараларны да русча уздырырга булырмы икән инде хәзер?

Бу сүзләр дә уйланырга мәҗбүр итте. Патриотизм дигән төшенчә ул бит әле туган җиреңне, газиз халкыңны һәм телеңне дә ярату, хөрмәт итү дигән сүз...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading