16+

Үзебез күнеккән инде, кунаклардан оят

Татарстанда 15 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. Казанда 27 апрельдә янә гомумшәһәр өмәсе үткәрелә.

Үзебез күнеккән инде, кунаклардан оят

Татарстанда 15 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. Казанда 27 апрельдә янә гомумшәһәр өмәсе үткәрелә.

Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, «Росприродонадзор» дәүләт учреждениесе вәкилләре, журналистлар катнашында тимер юллар зонасына рейд оештырылды. Мәгълүм булганча, Горький тимер юлының Казан төбәге тимер юлчылары үзләре дә санитар айлык игълан итеп, җыештыру эшләре башкаралар. «Казан-1» тимер юл вокзалыннан Зөя (Свияжск) станциясенә кадәрге арада сизелерлек чисталык урнаштырылган. Ләкин тимер юллар җаваплылыгына карамаган урманлыкларда чүп-чар һәм хуҗасызлык хөкем сөрә. Зөя юнәлешендәге бакчачылык ширкәтләрен, торак пунктларын кунакларга күр­сәтергә дә оят. Алардагы җимереклек һәм шапшаклык күзгә бәрелеп үк тора. «Мондый хәлгә юл куярга ярамый. Тимер юллар - Казанның капкасы», - ди Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам Сабиров.
«Казан-2» терминалыннан Компрессорлар заводына кадәрге арада, ягъни Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары биләмәсендәге тимер юл тирәләре шулай ук чүпкә баткан. Совет районында Дәрвишләр бистәсеннән «Әмәт» станциясенә кадәрге арада кайбер урыннар, гомумән, чүп «полигонына» әйләндерелгән.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев сөйләгәнчә, чүплек­ләр 15 июньгә кадәр бетерелергә тиеш. Яшел зонага чүп ташлаган гражданнарга 1-2,5 мең сумга, коммуналь оешмаларга 10-15 мең сумга, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салына. Илһам Сабиров: «Кагыйдәне бозу янә кабатланса, штраф ике мәртәбәгә арттырыла. Яшел зонага химик калдыклар бушатылса, 1 миллион сум һәм аннан да күбрәк штраф билгеләнә. Быел 3 предприятие берәр миллион сум штрафка тартылды инде», - дип искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading