Җәй – ял чоры. Татарстанга да туристлар күп килә. Алар, Казан, Болгар, Зөя белән генә чикләнмичә, республиканың башка район-шәһәрләрен дә күреп китә. Ә без үз Татарстаныбызда нинди истәлекле матур урыннар булуы турында белми дә ятабыз.
Республикабыз районнарының туристлык инфраструктурасы белән таныштыруны дәвам итәбез. (Язманың беренче бүлеге – Үзебездә ял итегез )
Яшел Үзән
Ничек барырга?
Автобус белән: 1 сәгать
Машина белән: 40 минут (38 чакрым)
Нәрсә карарга?
Раифа Богородица ирләр монастыре. Кеше кулы тимәгән гүзәл табигать кочагында урнашкан ул. Раифа суының үзлекләрен 1997 елда тикшергәннәр. Белгечләр суда минераль матдәләр, шул исәптән көмеш булуын исбатлаган.
Монастырьдан ерак түгел Раифа дендрарие бар. Анда Төньяк Америка, Азия һәм Европа экзотик үсемлекләренең 500дән артык төре үсә. 21,5 гектар мәйданда шулай ук йөзьеллык агачларны күрергә була. Дендрарий бакчасына нигез 1921 елда ук салынган. Шунда ук Табигать музее бар.
Раифа монастыреннан ерак түгел экологик сукмак бар. Яңа җәяүле сукмак гүзәл табигатьле Бело-Безводное һәм Раифа авыллары һәм Шатуниха Крутое, Бело-Безводное күлләре аша уза. Экологик сукмак «Урманда кунакта» дип атала.
Зөя утрау-шәһәрчеге. Зөядәге Успение чиркәве ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи мирасы исемлегенә кертелде. Пушкин үзенең «Сказка о царе Салтане» әсәрендә дан җырлаган, Иван Грозный берничә мәртәбә Казанны алырга омтылып караганнан соң төзеткән утрау-шәһәр ул. Урта гасырлар Русе атмосферасын күреп тоясыгыз килсә, шунда барыгыз.
Яшел Үзәннең ачык һавадагы этнография музее. Ул Исаково авылы җирлегендә урнашкан. Әлеге ачык музейда җил тегермәне дә, сиртмәле кое да, кара мунча да, һөнәрче остаханәләре дә, шулай ук кечкенә генә зоопаркы да бар.
Олы Яке авылындагы «Җиләкле алан» агротуризм объекты булып тора. Монда бакча җиләге дә, кура җиләге, карлыган, алмалар да үсә. Бирегә килгән һәр кеше үз кулы белән җиләк җыеп алып китә ала.
«Бетон дивар» арт-объекты. Яшел Үзән шәһәрендә 240 метрга сузылган 60 бетон плитәдә районның һәвәскәр рәссамнары иҗатларын күрергә була.
Нәрсә алырга?
Кукмара
Ничек барырга?
Автобус белән: 2 сәгать 20 минут
Машинада: 2 сәгатьтән артыграк (156 чакрым)
Электричкада: 2 сәгать 30 минут – 3 сәгать
Нәрсә карарга?
«Кукмараның алтын куллы осталары» туристлык маршруты: туристларга итек басу комбинатын, металл савыт-саба заводы (берничә кеше генә булганда) һәм кибетен, тегү фабрикасын, Туган якны өйрәнү музеен, Кукмара мәдрәсәсен, Петропавловск чиркәвен күрсәтәләр, татар милли ризыклары белән сыйлыйлар. Экскурсия өч сәгатькә исәпләнгән.
Нәрсә алырга?
Кукмара савыт-сабасы, итек, киез эшләнмәләр.
Биектау
Ничек барырга?
Машинада: 20 минут (23.4 чакрым)
Автобуста: 40 минут
Электричкада: 38 минут
Нәрсә карарга?
Татарстанның үз Лох-Нессы бар, ул – Биектау районындагы Кара Күл. Карст токымнары булу сәбәпле, аның суы каралган, күл төбендә яшәүче «су үгезе» турындагы риваять тә шуннан килеп чыккан. Борынгылар сөйләвенчә, ул җан иясе су өстенә еш чыга торган булган, ләкин берәү дә аның кыяфәтен исендә калдыра алмаган. Мифлар һәм риваятьләргә ышанучан кешеләргә әлеге күлнең искиткеч матур табигате һичшиксез ошар. Казаннан 108 километр ераклыкта урнашкан.
Иске Казан музей-тыюлыгы. Районның Камай, Рус Урматы һәм Татар Әйшәсе авылларыннан ерак түгел урнашкан музей-тыюлыкта борынгы тарихи-археологик һәм архитектур истәлек-һәйкәлләрен күрергә мөмкин. Иске Казан XIII гасыр ахырында барлыкка килеп, ике гасыр ярым яшәп кала. Баштагы йөз елда ул хәрби-сәяси үзәк булып тора, Алтын Урда чорында биредә акча сугыла. Казан ханлыгы вакытында исә монда хәрби кирмән төзелә. Ул Явыз Иван тарафыннан җимерелә. Биредә яшәүчеләрдә әлеге урын турында бик матур риваять сакланган. Музей территориясендә чүлмәк ясау остаханәсе, тимерче алачыгы, җил тегермәне, сугыш кораллары галереясы урнашкан. Биредә тарих белән генә таныштырып калмыйлар, түбәтәй чигү буенча мастер-класслар да оештыралар, биредә арбалеттан атып карау мөмкинлеге дә бар.
Ямаширмә авылында тәвә кошы фермасы. Тәвә кошлары белән генә танышып калмыйча, махсус казылган күлдә балык та тотарга, атка да атланып йөрергә була. Кечкенә генә зоопаркы да бар. Экскурсиянең бәясенә килгәндә, өч яшькә кадәрге балаларга – түләүсез, өч яшьтән зурракларга – 150, олыларга – 200 сум.
Нәрсә алырга?
Баулы
Ничек барырга?
Машинада: 4-5 сәгать (360 чакрым)
Автобус белән: 5-6 сәгать.
Нәрсә карарга?
Баулы Башкортстан белән чиктәш. Алар арасындагы Ык елгасы аша салынган күперне иң озын күпер дип атыйлар. Андый күпердән машинада да, җәяү дә ике сәгать чыгасы, чөнки ике республикада ике сәгать аермасы бар.
Баулыны таулар иле дип тә атыйлар. Таулар буйлап машина белән 5-6 сәгатьлек маршрут булдырылган. Тау итәкләрендә сирәк очрый торган байбаклар яши.
Мичтә пешкән ризыклар белән сыйланасыгыз килсә, Гөлнара һәм Шамил Гафуровлар янында кунак булып кайта аласыз. Алар бөтен әйберне утын яга торган мичтә генә пешерә. Татар ашлары гына түгел, төрле милләт халыкларының ризыкларын пешереп күрсәтә.
Баулыга барып каймак, сыр ясарга өйрәнеп кайтасыз.
Чуваш, удмурт авылларына барып, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышасыз.
Атта йөрергә, Ык елгасында көймәдә йөзәргә, ике сәгать эчендә җиләк, шулай ук дару үләннәре җыярга да чакыралар.
Нәрсә алып кайтырга?
Лаеш
Ничек барырга?
Автобус белән: 1 сәгать 20 минут
Машинада: 1 сәгать (56 чакрым)
Нәрсә карарга?
«Державин эзләре буйлап» экскурсия (үз эченә Сокуры – Егорьево – Лаеш туристик маршрутын ала).
«Лаеш районы этник гореф-гадәтләре» экскурсия маршруты. Никольский, Ташкирмән һәм Атабай авылларында булып, рус, татар һәм керәшен йолалары белән танышасыз.
Лаешның «Кама диңгезе» пляжы да бик популяр.
Мишә, Идел, Кама елгалары кушылган җирдә урнашкан Ташкирмән авылының табигате беркемне дә битараф калдырмый.
Нәрсә алып кайтырга?
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
(Кайбер мәгълүматлар visit-tatarstan.com сайтыннан алынды)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар