Кайнап торган таш шәһәрнең һавасыннан ук туйган көннәрем иде, тоттым да Идел кочагына ташландым. Үзем генә түгел - 25 укучы белән. XVIII «Алтын каләм» Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең финалы табигатьнең аулак бер почмагында - «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
Хәер, үткән замандагы бу фигыльне бәйге турында аннан-моннан ишетеп белүчеләр өчен генә кулланып була. Үзе шул дулкынга башаягы белән чумучылар «Алтын каләм» тәэсирләреннән һаман да айнып бетә алмый әле.
Мин бу фестивальне мәктәптә укыганда «ачтым». Яшь каләм ияләрен туплаучы бәйгедә ике тапкыр катнашып, азмы-күпме язгалый торган каләмемне чарлаган, күп дуслар тапкан, күренекле шәхесләр белән якыннан аралашкан идем. Нәкъ менә шушында журналист буласы килү теләге какшамас максатка әйләнде дә инде. Өч ел узгач, кабат «Алтын каләм» дөньясына килеп кердем. Тик бу юлы татар журналистикасы төркеменә тупланган 25 баланың кураторы ролендә.
«Яшел кабартмалар»
Әйдаман-кураторлар итәгенә тагылып йөргәндә әлеге эшнең кыенлыгын да, җаваплылыгын да белеп бетермисең. Ә менә үзең шулар тиресенә кереп карагач... Уен-муен түгел икән ул сиңа!
Мин әле бу диңгездә тәҗрибәсез йөзүче. Кулдашларым - фестиваль барлыкка килгәннән бирле аның белән янәшә атлаучы, «Сөембикә» журналының әдәби бүлеге мөхәррире Эльмира апа Закирова һәм өч ел элек «Алтын каләм»нең Гран-при иясе булган Линар Закиров. Биш көн буе Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган 25 балага әти-әни булып тордык. Укучыларның язмаларын тикшереп, хаталарын төзәтеп, һәр көнне газета чыгару да безнең җилкәдә иде. Эшебездән балаларга да өлеш чыгардык: «алтыннар»ыбызны икегә бүлеп, төркемнәр эчендә үз баш мөхәррирләрен билгеләдек. Алар язмаларны барлап, кайсы биткә урнаштырырга кирәклеген әйтеп торырга тиеш. Бер төркем газеталарына - «Кабартма», икенчесе «Яшел канат» дип исем кушты. Шулай итеп, чып-чын журналистика мохитенә чумдык.
Баштагы мәлдә укучыларга кем дип дәшәргә белми аптырадым. Миннән ике-өч елга гына кечкенә 17-18 яшьлекләргә «балалар» дисәң килешеп бетми, укучылар, журналистлар дип эндәшсәң дә... Уйлый торгач, җаен таптык тагын: футболка төсенә карап, «яшелләр» дип йөртә башладык. Кызыл, сыек һәм куе зәңгәр, сары футболка кигән төркемнәрнең җитәкчеләре дә шул алымга мөрәҗәгать итте. Гомуми исемнәре «яшелләр» булса да, үз төркемнәре дә бар бит әле. Бары тик «Алтын каләм»дә генә «Син «яшел»ме? Син «кабартма»мы?» дигән сорауларга, күзне дә йоммыйча, уңай җавап биреп була.
Өчтә йокларга ятарга хыялланам
«Алтын каләм» - яза, сөйли һәм төшерә белә торган укучылар фестивале. Әле белеп бетермәгән, ләкин шушы һөнәрләрне үзләштерергә теләгәннәр дә җыела монда. Шунысы сөендерә: моңарчы шигырь-хикәя яисә инша гына язып караган балалар бәйгедә азмы-күпме журналистика «кәнфит»еннән дә авыз итәләр. «Алтын каләм»дә катнашучылар кәнфит белән чагыштыруыма каршы да килергә мөмкин. Һөнәрнең, кем әйтмешли, ачысын да, төчесен дә татырга туры килде бит аларга.
«Алтын каләм»челәр, мастер-класслар һәм сәяхәтләр белән шыплап тутырылган көн эчендә вакыт табып, язма әзерләргә тиеш. Беренче көнне иҗат җимешләрен төнге 12дә генә очлап чыга алган «алтыннар»ның хәленә керделәр тагын - очрашуларны сирәкләделәр. Бер-ике мастер-класста утырып чыккач, миндә, бу бит инде бер булды, дигән хис калды. Өч-дүрт ел элек, үзем дә шул балалар рәтендә булганда, әлеге кешеләрне бер күргән, шушы ук сүзләрне ишеткән идем бит инде. Дөрес, фестивальгә ел саен яңа укучылар кушылып тора. Тик биш-алты ел рәттән катнашучыларга ел да бер үк балык башы тәкъдим ителә. Киләчәкләрен журналистика белән бәйләргә җыенучыларга файдалы һәм кызыклы булырдай шәхесләребез шулай азмыни? Мәктәп укучыларын үз дәрәҗәсендә күреп сөйләшердәй, шул ук вакытта төпле киңәш тә бирә алырдай яшьләребез юкмыни? Шушы «вак мәсьәлә»ләрне исәпкә алсаң, мастер-класска бармый калган «алтыннар»ны акларга да буладыр, мөгаен.
Очрашуларга йөрүнең мәҗбүри икәнлеге болай да аңлашыладыр. Берничә ел элек үзе бала булган, язма әзерләү өчен мастер-класстан качып калган кешегә укучыларны ирексезләп залга туплау кыен икән ул, әй! Юмалап-үгетләп, бераз куркытуны да эшкә җигеп, 25 баланы тезеп утырту ахырга таба бераз җиңелрәк бирелә башлады. Куратор абый-апаларга хөрмәт дигән хис барлыкка килде.
Беренче көнне язмаларга күмелеп утырганда, эшне тиз-тиз бетерергә дә, төнге 3ләрдә йокларга ятарга, дип хыялланган идем. Онытканмын үзебезнең ничек итеп газета чыгарганны! Монысын төзәтергә, тегесенә әйтеп җибәрергә, ул арада фотолар табарга, әзер полосаларны кабат карап чыгарга кирәк... Компьютер да «кәҗәләнми» тормый: йә «йокыга китә», йә бөтенләй программасы «оча». Иртәнге 5.30да юынып та тормыйча караватка ауганда башка, нәрсәгә килдем инде мин монда, дигән уй килгән иде. Җавап уйларлык чама булмады: бер сәгатьтән торыр вакыт җитә, аңарчы черем итеп булса да алырга кирәк иде.
Гран-при алмасам, нишләрмен?
Быел журналистика бүлеген тагын кызлар гына штрумлар, ахры. 25 баланың икесе генә егет иде. 11 нче сыйныфта укучы алты кыз, журфакка барабыз, дип, юлын да карап куйган инде. «Безгә егетләр нәрсәгә, үзебез дә булдырабыз без», - дип көләләр алар.
Язмаларын укый торгач, 25 баланың, ким дигәндә, биш-алтысы бик әйбәт яза, дигән фикергә килдек. Бу әле безнең нәтиҗә генә. Һәр ике «яшел»нең берсе болай да, Гран-при алырга иде, дип хыяллана. Ә фестивальнең төп бүләге - берәү генә. Ике кызның: «Гран-при алмасам, нишләрмен инде. Укырга керә алмаячакмын бит инде ансыз», - дип сөйләшеп торганнарын ишеткәч, бөтенләй аптырашта калдым. Зур бүләккә кайсын тәкъдим итәргә инде хәзер? Берсен бүләкләсәк, икенчеләре каршында дошман булып калабыз түгелме соң болай булгач? «Яшелләр»не җыеп, Гран-присыз да укырга кереп булганлыгын, киләчәктә әле тагын да зуррак җиңүләргә ирешәчәкләрен аңлатырга тырыштык.
Гомумән, балалар белән эшләүче һәркем азмы-күпме психолог та булырга тиеш икән ул. Иҗат кешеләре арасында вак-төяк бәрелешләр булмый тормый. Безнең «яшелләр» дә искәрмә булмады. Шөкер, кызлар барысын да аңладылар кебек. Кочаклашып дуслашканнарын күргәч, җиңел булып китте. Иңгә-иң куеп эшләүче «алтыннар»ның үзара мөнәсәбәтен көндәшлек дигән түбән хис җимерсә, күңелле булмас иде.
Җиңүчеләрне игълан итүне мин дә бик дулкынланып көттем. Жюриның нинди карар чыгарганын балалар белән генә беләчәкмен бит. Берсен алып, берсен куярлык түгел - барысы да якын. Калган төркемнәрне игътибар белән тыңламадым да, «яшелләр»емне күзәттем. Сәләтлеләр шактый булса да, кызганыч ки, урыннар санаулы гына. Зилә Сабитова (Арча) белән Ландыш Нәсыйхова (Балтач) - өченче, Лиана Мәрдәнова (Актаныш) - икенче, Илүзә Гайнетдинова (Апас) беренче урынга лаек дип табылдылар. Иң зур бүләк - Гран-прины исә Саба кызы Илүсә Арикеева алды. Шатлык яшьләренә күмелеп, чын күңелдән бер-берсен котлаган балаларны күрү һәр куратор өчен иң бәхетле мизгел булгандыр. Теге, ник килдем инде мин монда, дигән сорауга җавап табу өчен күрергә кирәк иде әлеге мизгелне.
Өйгә кайткач, кичке 10да йокларга яттым. Имеш, йокламый үткәргән дүрт көннең үчен алам... Тик күзне йомуга, кабат «яшелләр» дөньясына кереп баттым. Тәмам җелегемә үткәннәр икән бу биш көн эчендә - йоклаганда да калдырмыйлар. «Вконтакте»дагы «бит»емдә «Сагынабыз сезне, Фәнзилә апа», «Онытмагыз безне!» дип сырлыйлар. Кырык эшемне кырык якка ташлап, елмая-елмая, җавап язам: «Онытып була димени сезне, «яшелләр»?!
Комментарийлар