Шәһри Казан

Журналистлар үз ветераннарын онытмыйлар

Бөек Җиңү көне якынлашканда фронт һәм тыл ветераннарына игътибар аеруча көчәя. Татарстан журналистлары арасында да ул дәһшәтле көннәрне бик яхшы хәтерләүче кешеләр аз түгел. Шулардан 18е, элеккеге дуслары һәм хезмәттәшләре белән очрашып сөйләшер, яшь буыннан котлаулар кабул итәр өчен, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына җыелдылар.

Реклама

Җыелган уңайга тагын бер бәйрәмне - Совет матбугаты көнен дә билгеләп уздылар алар. Дөрес, ул бәйрәм хәзер 13 гыйнварда Россия матбугаты көне буларак билгеләп үтелә.
Ветераннарны беренче булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм «Татмедиа» ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәбрик итте. Алар үз ветераннарын онытмауларын, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуларын белдерделәр. «Мондый очрашулар безнең өчен бик мөһим. Төп максаттан тыш, бу кешеләр белән аралашу да бик кирәк. Заманча журналистикада автор шәхесе берникадәр югалып кала. Ә ул чор журналистларында үзенчәлекле авторлык позициясе, шәхси инанганлык. Яшь авторларга безнең профессия ветераннары белән аралашу бик мөһим», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина.
Бәйрәм табыны узганнан соң, ветераннар Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклап көрәшкән журналистлар һәм полиграфистларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: