16+

Зиннәтулла бабайның үлеме барыбызга да сабак булсын

Баулы базарында пенсионерларга сату бушлай булган.

Зиннәтулла бабайның үлеме барыбызга да сабак булсын

Баулы базарында пенсионерларга сату бушлай булган.

Баулы базарында булган хәлләрдән соң, 82 яшьлек пенсионерның үлеме хакында бөтен матбугат шаулый. Бу хакта без дә кичә сайтыбызда хәбәр иткән идек. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге эшне тикшерергә боерды. Хәзер Баулыдагы үзәк базарны һәр яклап тикшерәләр: янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше дә карала.

Баулы мунициналь районының башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина әйтүенчә, Баулы базарында олы яшьтәге кешеләргә аерым сәүдә итү урынын алмаганда, бушлай сатарга рөхсәт бирелә. Моңа кадәр андый конфликтлар булмаган. Базар шәхси кешенеке, шуңа да карамастан, җитәкчелек белән күптән килешү төзелгән, чиләк белән җиләк, бәрәңге, банка белән сөт саткан өчен әби-бабайлардан аренда өчен акча сорамыйлар. Чөнки алар сәүдә итү павильонына басмый, - ди Самонина.

Зинәтулла Әдрәев йөрәк өянәге тотып үлгәннән соң, Баулының "В Контакте" дагы төркемнәрендә төрле фикерләр языла башлады. Олыларга карата хөрмәт, игътибар кирәклегенә басым ясый укучылар. Баулылар Зиннәтулла бабайның авыру хатыны Кәримә апага дарулар өчен акча җыя башлаган. "Ире базарда булган бәхәстән соң вафат булган якташыбыз - олы яшьтәге авыру Кәримә апага ярдәм итик, баулылар", - дип мөрәҗәгать ителгән социаль челтәрдә.

Базарда эшләүче контролер Роберт Сәлимовка да тынгы юк. Ничә көннән бирле, тикшерү органнары, журналистлар сорау ала аннан. Сәлимов сүзләренә караганда, бабай базарга көн саен диярлек килгән. Берничә чиләк бәрәңгесен сатып тыныч кына өенә кайтып китә торган булган. Тик менә бәхәс чыккан көнне ул чиләкләп түгел, капчыклап бәрәңге сатарга уйлаган. Шулчак пенсионердан аренда өчен акча сораганар да инде. Бабай исә сәүдә итү өстәле артында сатмыйм, капчыкларны җиргә куеп торам, җитмәсә, бернәрсә дә сатмадым әле дип, акча түләүдән баш тарткан. Администратор катгый торгач, бабайга китәргә туры килгән. Бабайның кызы әйтүенчә, базардан әтисе бик кәефсезләнеп кайтан. Икенче көнне машинасы белән каядыр барырга чыккач, юлда хәле начарайган. "Ашыгыч ярдәм" хезмәте аны башта Баулы районы үзәк хастаханәсенә, аннары "Татнефть" ААҖнең дәвалану бүлегенә Әлмәткә озаткан. Кызганычка, пенсионер йөрәк өянәгеннән дөнья куйган.

Баулыда көздән алып май аена кадәр атна саен ярминкәләр үтә торган булган. Анда үзе үстергән товарны тәкъдим итүчеләр урын өчен түләмәгәннәр, продукцияне дә чикләнмәгән күләмдә сатарга мөмкин булган. Әмма, 1 майдан Роспотребназор әлеге ярминкәләрне тыйгач, чарасызлыктан халык үзәк базарга юл тоткан.

Безнең йорт каршында да яз җитсә укробын, тозлаган кыярын, хәтта винегрет өчен дип, чөгендерен, кишерен, бәрәңгесен пешереп үк сатучы әбиләр бар. Берсендә өч литрлы банкалар кирәк булгач, Царицыно бистәсендә яшәүче Сания ападан сатып алган идем. Былтыр ураза вакытында кояш астында әлсерәп утырган танышымны күреп, гаҗәпләнеп калдым. Югыйсә, җитештә яшиләр кебек. Ике катлы йортлары бар. "Ник өйдә рәхәтләнеп ял итмисез?" - дигәнемә, "Көне буе өйдә ардыра. Кеше белән аралашып, онытылып торасың, эчәсе генә килә, ә болай ачык һавада утыру авыр түгел", - дигән иде. "Августина" кибете каршындагы тагын бер әби нәкъ менә акча җитмәүдән гел алмалар сатарга чыга иде. Акчаны кайтарганда да буталып бетә үзе, кирәк икән бәяне дә төшә. "Балаларым кредит алган иде, ярдәм итәсе килә", - ди әби. Кызларының ай саен түли торган 30 мең кредитына, үзенең алма саткан 100 сумын кушарга тели мескенкәй. Юлның икенче ягында шәхси йортлар белән торучылар да бар. Анда белгәнемчә, хәтта печәнгә кадәр саткан әбиләр бар. Белмим, алардан аренда өчен акча сораучы бармы икән? Җирне кызганган булабыз, кагыйдә, закон дибез, югыйсә, бакый дөньяда 2 метр җир җитә. Бер-беребезгә карата кешелекле, олыларага карата игътибарлырак булсак иде.

Фото: business-gazeta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading