"Хәзер инстаграммнарда яшь һәм бик үк яшь булмаган ир-егетләр видеоларда үзләрен текә күрсәтергә теләп, режимны үтәмәүләре белән мактана. Бу яшь кешеләрнең ир-егетләр булуы гаҗәпләндерә. Ир-атның бөек бурычы — Җир йөзендәге иң уалучан әйберне — Җирнең башын, әнисен, хатынын, балаларын, әти-әнисен яклау"
Татарстанда бүген тагын 6 кешегә коронавирус булу очрагы ачыкланды.Гомумән алганда, республикада әлеге вирусны йоктыручылар 25кә җитте. Авыручылар барысы да медицина күзәтү астында һәм хәлләре яхшы.
Ә менә республикада коронавирус белән бәйле вәзгыять мактанырлык түгел. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да моны брифинг барышында берничә тапкыр кабатлады.
- Татарстанда коронавирус буенча вәзгыять яхшы түгел. Хәзерге вакытта республикада коронавирус йоктырган 25 кеше исәпләнә, шуларның 21се - читтән кертелгән очраклар. Шуны да әйтергә кирәк, вирус йоктыручыларның 6сында авыру билгеләре юк. Республикада коронавирусның югары ноктасына әле җитмәдек. Авыру йоктыру очраклары көн саен арта бара. Авыручылар кимендә бер атна ачыкланмаганда, республикада вәзгыять яхшырды дияргә мөмкин, - ди Марина Патяшина.
Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда үзизоляция системасы әле сакланачак. Моңа кадәр, ягъни 30 марттан 5 апрельгә кадәр эшләгән оешмалар эшчәнлеген дәвам итәчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре, мисал өчен, аяк киеме төзәтүчеләр, куллану техникасын ремонтлаучылар кешеләр белән тыгыз элемтәдә эшләмәсә дә, аларга әлегә “яшел ут” янмаячак. Әмма өмет юк түгел. Бу һәм киләсе атна дәвамында республикада хәлләр рәтләнсә, аларга да эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр.
Марина Патяшна шуны искәртте: хезмәт процессын туктатмыйча дәвам иттерүче оешмаларга карата аерым таләпләр куела.
Эш урынында һәр дүрт сәгать саен хезмәткәрләрнең тән температурасын тикшерергә, авыру билгеләре күренгәндә, ул кешене изоляцияләү таләп ителә. Моның өчен аерым бүлмә булу мөһим. Хезмәткәрләр бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта эшләргә тиеш. Хәтта төшке аш вакытында тамак ялгаганда һәм чишенү бүлмәләрендә дә, дип белдерде Марина ханым.
Ә менә белем бирү процессы, бернигә дә карамастан, дәвам итәчәк. 6 апрельдән укучылар дистанцион укуга күчә. Инде барлык документлар да әзерләнгән һәм килешенгән, дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Кайбер сәбәпләр белән урамга чыгарга кирәк булган очракта, смс-рөхсәт алу системасы үз көчендә кала. Мондый мөмкинлектән шул берничә көн эчендә генә дә республика халкы 170 мең тапкыр файдаланган.
Белешмәсез яисә смс-рөхсәтсез йөрүчеләргә физик затларга - 15-40 мең сум, вазыйфаи затларга - 50-150 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә 50-150 мең сум яисә 90 көнгә кадәр эшчәнлекләрен туктату яный. Юридик затлар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
- Үзизоляция режимы безнең һәммәбез өчен дә бик авыр.Аны үтәвебез безнең статистикада чагылыш таба. Хәзер инстаграммнарда яшь һәм бик үк яшь булмаган ир-егетләр видеоларда үзләрен текә күрсәтергә теләп, режимны үтәмәүләре белән мактана. Бу яшь кешеләрнең ир-егетләр булуы гаҗәпләндерә. Ир-атның бөек бурычы — Җир йөзендәге иң уалучан әйберне — Җирнең башын, әнисен, хатынын, балаларын, әти-әнисен яклау. Коронавирус кебек ситуация безнең һәркайсыбызга кагылса, ул яшь егетләрнең сөйләме бәлки үзгәрер. Ходай безне Үзе сакласын! - дигән теләкләрен җиткерде Ләйлә Фазлыева.
Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: http://tatarstan.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар