16+

Үзизоляциядә урамга чыгарга рөхсәт алу тәртибе билгеле

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, үзизоляциядә булучылар республика урамнарына чыгу өчен махсус тәртипләр булдырылды. 

Үзизоляциядә урамга чыгарга рөхсәт алу тәртибе билгеле

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, үзизоляциядә булучылар республика урамнарына чыгу өчен махсус тәртипләр булдырылды. 

Моның өчен 2590 кыска номерына смс-хәбәр юлларга кирәк. Рәсми хәбәрдә смс-хәбәр өчен түләү алынмый диелгән. Әмма "Шәһри Казан" корреспонденты 1 апрель иртәсендә эшкә бару максатыннан теркәлү узарга смс юллады һәм әлеге хезмәт өчен 0,7 сум акча алыначагы ачыкланды. Күрәсең, системаны әле тулысынча эшләп бетермәгәннәрдер һәм бу элемтә операторларының комсызлыгы гынадыр, дигән өметтә калабыз. 


Теркәлү узу тәртибе болайрак. Әйтелгәнчә 2590 номерына РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Исем әтиегезнең исеме#паспорт сериясе һәм номеры#яшәү адресы#Шәхси мәгълүматны тикшерергә рөхсәт итәм дип язарга кирәк. 


Русча ул болайрак була (үрнәк) :
РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).

Бу мәгълүматларны җибәргәннән соң, сезгә үзенчәлекле, (уникаль) код киләчәк. Шуннан соң кабат 2590 номерына "ЦЕЛЬ" дип күрсәтеп, нинди максат белән өйдән чыгуыгызны хәбәр итү кирәк. 

Әгәр дә сезгә чыгарга рөхсәт иткән код килми икән, ул чагында өйдә калырга туры киләчәк. 
Әлеге хәбәр "яшен тизлеге" белән килеп җитәчәк, дип тә хыялланмагыз. "ШК" хезмәткәренә рөхсәт итү смс хәбәре 1 сәгать эчендә дә килмәде. 


Өйдән чыгу нинди очракларда рөхсәт ителә соң? 


1.Судка барганда ;
2.Балаларны белем бирү учреждениесенә илткәндә;
3.Медицина яисә ветеринария оешмаларына барганда;
4.Кеше җирләүдә катнашырга туры килгәндә;
5.Паспорт алганда яисә алыштырганда;
6.Дачага барганда яисә кайтканда;
7.Почта яисә кредит оешмаларына барганда. 

Моннан тыш, авыру туганнарыгызга дарулар, азык-төлек итәргә туры килгәндә яисә ярдәм кирәксә дә урамга чыгу рөхсәт ителә.
 

Эшкә йөрергә мәҗбүр булган гражданнарга эш бирүче тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе булу җитә.Әмма ул белешмә эш буенча булмаган очракта, республика буйлап хәрәкәт итүне күздә тотмый. 

Волонтерларга белешмәләрне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бирәчәк. 

Экстрен рәвештә медицина ярдәменә мохтаҗ булганда, якындагы кибеткә азык-төлек алырга яисә чүп түгәргә чыкканда, йорт хайваннарын йөртергә урамга чыкканда рөхсәт алу таләп ителми. 

Әгәр дә машинада берничә кеше юлга кузгала икән, ул очракта һәр кешенең дә өеннән чыгып китәргә рөхсәт алу шарт.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading