16+

«Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшкән 70 яшьлек Дания Шәрипова: «Үземне кино артисты кебек хис итем»

Кукмара районы халкы “Зөләйха күзләрен ача” фильмында төште

«Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшкән 70 яшьлек Дания Шәрипова: «Үземне кино артисты кебек хис итем»

Кукмара районы халкы “Зөләйха күзләрен ача” фильмында төште

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелүче сериал геройлары Кукмара районы Мәчкәрә авылына да килеп җитте. Алай гына да түгел, кукмаралылар үзләре дә «Россия 1» каналында күрсәтеләчәк сериалда катнашып мәш килделәр бу көннәрдә.

Мәчкәрә авылы тарихы шактый кызыклы, биредә заманында билгеле байлар, сәүдәгәрләр яшәгән, ул шушы төбәкнең үзенә күрә бер сәүдә үзәге булып торган, дип яза тарихчылар. Шуңа да Мәчкәрәдә борынгы вакытлардан калган биналар, бай йортлар зур тарихи ядкарь булып тора. “Зөләйха күзләрен ача” фильмына кадрлар төшерү өчен дә бу менә дигән җирлек булган, һәрхәлдә режиссерлар моңа җитди игътибар биргән, күрәсең. Биредә кино өчен барысы да табигый, ниндидер декорацияләр корасы, мохит тудырасы да юк.

Менә шушы урында 7-9 февральдә кино төшерәләр, дигән хәбәр мәчкәрәлеләрне генә түгел, күрше-тирә авылларны да кузгатты. Беренчедән, халык телевизор экраннары аша гына белгән танылган кино артисларын күреп калу хыялы белән янып яши башласа, икенчедән, кинога күмәк үкренешләргә кешеләр җәлеп ителү ихтималы, ягъни чынлап торып кинога төшү мөмкинлеге булу да дулкынландырды. Мәчкәрәгә күрше авыл - Мәмәширдә яшәүче әнием Дания Шәрипова да көннәрдән беркөнне: “Кинога төшәргә кешеләр җыялар, миңа да тәкъдим иттеләр. Нишлим икән, кызым?” -дип шалтыратты. Һәрчак активист булып яшәүче әниемнең күңелен төшерәсем килмәде, чакырсалар бар, дидем.

Диюен-дидем дә, алай гына түгел икән әле, сайлап алу турын үтәргә дә кирәк булды безнең “артистлар”га . Йөзләгән кеше арасыннан иллеләбен гомуми күренешләрдә төшәргә сайлап алганнар. Мәмәширдән, кем әйткәндәй, “кастинг”ны сыйныфташым, мәдәният йорты мөдире Рузилә Мотыйгуллина, клубның сәнгать җитәкчесе Сүрия Галимуллина, авыл активистлары Басыйр Шәяхкәмов, Сәлимә Гәрәева, Нурания Шакирова һәм әнием Дания Шәрипова үткән.

Менә ул көн дә килеп җитте. “Артистларыбыз” иртүк Мәчкәрәгә китте.


- Килеп җиткәч, размерларыбызга карап, элекке форма киемнәр бирделәр. Яшьрәкләребезгә олырак күренү өчен гримнар салдылар. Кинога төшү барышында гадәти халәттә булырга, көлүләрдән тыелырга куштылар. Төшерү вакыты төнгә кадәр булу ихтималын да искәрттеләр. Арабызда иң олысы 70 яшьлек Дания апа булгач, түземлеге җитәрме дип борчылдым башта, ни дисәң дә, үзебезнең авыл төркеме өчен мин җаваплы бит, - дип сөйләде аннары Рузилә.
Ә кинога төшүнең беренче көне һәммәсенә дә бик ошаган. Күрше-тирә авыллардан чана җиккән атлар китергәннәр. Аларга өч-дүрт олы кеше, берәр бала утыртып, Мәчкәрәнең иске мәчет бинасы яныннан кузгалып китү күренешендә катнашу бурычы йөкләнгән.


- Үсмер чорларга кайткандай булдык. Ул вакытларда да иң яхшы транспорт - атлы чанада йөрү дәрәҗә иде. Әнием Хәдичәнең шушы Мәчкәрә байлары токымыннан булуы, аларны да әнием бәләкәй чакта Үзбәкстан якларына сөргәннәре турында сөйләүләре күз алдыннан үткәндәй тоелды. Бик тәэсирләндерде кинога төшү вакыйгасы, - ди әни.
Әлбәттә, кино төшү шома гына бармый. Беренче көнне үк гадәти тормышта, хуҗалыкта кулланылучы атлар, кайда килеп эләгүләрен аңламыйча, чыгымчылаган очраклар да булган.
- Мин авылда яшәсәм дә, хайваннарга артык якын килергә куркам. Кино төшергәндә арттан килеп җитеп туктаган ат, безнең чанадагыларга иелүгә, ничек сикереп чанадан төшүемне сизми дә калдым, ә юл читендә кар көрте, бер аягым карга чумып егылып та киттем, ат таптап үтмәгәе дип котым калмады, - дип сөйли Рузилә.
Хайван-хайван инде, тукта, тик тор, дигәнне генә үтәп тормый, дулап китеп, чанадагыларны имгәтү куркынычы да булгалаган, бәхеткә, тыйганнар.
Кинога төшүче кукмаралылар ат чанасында авылга килеп керү, кыр юлыннан бару, авылдан чыгып китү күренешләрен иртәдән кичке сәгать 10нарга кадәр кабат-кабат уйнаганнар.
- Арысак та, бик күңелле булды. Кинога төшерүчеләрнең ярдәмче төркеме безнең белән бик итагатьле сөйләште. Араларында мин иң өлкәне булгангамы, әби арымадыңмы, авыр түгелме, дип хәлләребезне белешеп кенә тордылар. Ашату-эчертү дә  яхшы оештырылган иде. Мәшһүр кино артистларыдай хис иттем үземне. Әле бит безнең кинога төшкәнне карарга төрле авыллардан халык җыелды, Сабантуйларда да хәзер авыл җирендә шулкадәр тамашачыны җыя алмыйсың. Бар халык көндәлек эшен ташлап, чын кино төшерү шаһиты булды, - дип көлә әнием.
Ә кино төшерүнең соңгы көнендә күренеш бина эчендә башкарыла. Биредә төнлә белән авылга килеп кергән атлы казаклар сагы астында узып баручы халыкны йокларга дип мәчеткә куып кертәләр. Монда инде йокы мизгелләре, авырып торган мулланың төнлә йоклаган килеш үлеп китү күренеше төшерелә.


- Мулла үлгәч артистларның кичерешләрне күрсәтеп уйнаулары шулкадәр ышандырды, ирексездән үзебезнең дә күзләргә яшь килде, мин болай да хисчән кеше ,- дип сөйли бу күренештә катнашкан Басыйр Шәяхкәмов.

Аңа шул рәвешле төнге съемкаларда да катнашырга туры килгән.
Ял мизгелләрендә исә күмәк күренешләрдә катнашучы авыл кешеләре артистлар белән фотога төшеп мәш килә. Һәркемнең бу тарихи мизгелне әнә шулай үзендә саклыйсы килә. Ә танылган артистларның халык белән үзләрен гади тотуларыннан барысы да бик канәгать калганнар. Хәзер инде алар фильмның экраннарга чыгуын көтә.

Энҗе Әгъләмова

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading