Шәһри Казан

«Зур су» апрель азагында көтелә

Апрель аеның икенче яртысында көннәр тиз җылыта башлау сәбәпле, Казансу, Киндери, Нокса һәм башка кече елгаларда су биеклегенең кискен күтәрелүе мөмкин.

Реклама

«Эшлекле дүшәмбе» ки­ңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хә­бәр иткәнчә, хәзергә Казансу елгасында су биеклеге 51 метр 38 сантиметрны тәшкил итә. Су биеклегенең «критик сызыгына» кадәр тагын 2 метр 10 сантиметр бар әле. Казандагы 25 күпер су басу ихтималы зонасына урнашкан. «Ленин дамбасында төзелүче күпер аеруча күзәт­челектә. Терәк баганаларга зыян салынмасын өчен, югарыгы яктагы бозлар киселә. Бистәләрдәге аерым өйләрне су басу турында 118 мөрә­җәгать алынды, су суырту мәсьәләсендә ярдәм күрсә­телде», - диде Фердинант Тимурханов.
Башкаланың Оренбург трактындагы Первомайск бистәсендә яшәүчеләрнең күбесе инде язның беренче көннәреннән үк су басулардан җәфа чигә. Узган гасырның урталарында төзелгән агач өйләр тәбәнәк нигезгә утыртылган. Кабан күле ярларына яңа төзелүче учреждениеләр һәм коттеджлар бистәне су-сазлык чолганышына бикләгән. «Яз саен интегәбез. Бездә яңгыр-кар сулары агу өчен торбалар сузылмаган, тирәнрәк казылган су юллары да юк ичмаса», - дип зарлана Первомайск халкы. Агач өйләр­нең диварлары бурсыган, ишек­ләр бүр­теп беткән. Баздан «Малыш» насосы ярдәмендә су суырту - бистәдә яшәүче­ләрнең төп мәшәкате бүген.
Нокса һәм Киндери елгаларында куаклар чабылган, күпер аслары чистартылган. «Нокса елгасы күперенә нечкә торба куелган. Ул су ташкынын үткәреп бетерә алмый», - ди Фердинант Тимурханов, хафаланып.
Мэр Илсур Метшин, мәсьәләгә карата мөнәсә­бәтен белдереп: «Казанның төньягындагы җирләрдә карлар тоташтан эри башлау 20-30 апрель­ләрдә кече елгаларда суның ташуына китерәчәк. Барлык хезмәтләр югары әзерлектә булсын», - дип кисәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: