16+

2025 ел трендлары: офискор, спорт-шик һәм бохо

04 февраля 2025, 09:36
820
0
0
Уку өчен 3 минут

Алдынгы мода йортлары подиумнарда үзләренең яңа коллекцияләрен тәкъдим итте. Димәк, дизайнерлар алдагы мода сезонында безне нәрсә көтүен фаразлый ала.

2025 ел трендлары: офискор, спорт-шик һәм бохо

Алдынгы мода йортлары подиумнарда үзләренең яңа коллекцияләрен тәкъдим итте. Димәк, дизайнерлар алдагы мода сезонында безне нәрсә көтүен фаразлый ала.

Казан федераль университеты Дизайн һәм пространство сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы мөдире Венера Юмагулова үз фикерләре белән уртаклашты. 

Модалы йортлар юнәлеш биргән стильләргә килсәк, сезон әйдәп баручысы офискор булачак, дип билгеләп үтә дизайнер. 
- Бу бик кызыклы эшлекле стиль. Аны кырыс офис дресс-коды дип атап булмый. Анда жакетлар, костюмнар, блузкалар, күлмәкләр, чалбарлар кулланылуга карамастан, ачык аксессуарлар, кроссовкалар яки кедалар рәвешендәге тайпылышлар да булырга мөмкин, – ди Венера Юмагулова. 

Офискор стилендәге мәҗбүри гардероб предметлары исемлегендә: стрелкалы чалбар, карандаш-итәкләр, футляр-күлмәкләр, ак рубашка һәм блузкалар. Образларны күләмле блейзерлар, жилетлар һәм бәйләнгән пуловерлар белән тулыландырырга мөмкин. 

Быел бохо-стиль дә кызыклы булачак. Дизайнер сүзләренчә, ул безгә 60нчы елларда ук килеп керә һәм моданың цикллылыгы аркасында вакыт-вакыт подиумнарга кире кайта.

- Бу стиль өчен табигый тукымалар һәм материаллар хас. Мәсәлән, җитен, мамык, ефәк, күн. Һәрвакыт ачык төсләр һәм чәчәкле мотивлар, геометрик бизәкләр, этник элементлар белән принтлар белән үрелеп бара. Бохо, кагыйдә буларак, шулай ук табигый элементлардан эшләнгән, күзгә ташлана торган үзенчәлекле аксессуарлар белән тулыландырыла. Силуэтка килсәк, алар һәрвакыт иркен, - дип ассызыклый белгеч. 

Подиумнардагы яңалык – balletcore стиле. Ул, Юмагулова фикеренчә, үзендә элитар сәнгатьне һәм мәдәниятне берләштерә һәм кулланучыга халык арасыннан аерылып торырга һәм яхшы тәэсир калдырырга мөмкинлек бирә. Стилистлар өчен илһам булып балериналар торган. 

- Җәмгыять тормышында барган бар нәрсә мода тенденцияләрендә чагылыш таба. Хәзер, билгеле булганча, балетка, Зур театрга кызыксыну югары. Balletcore стиле үзендә уңайлылык һәм нәфислекне берләштерә, - дип аңлата ул. 

Бу стильдә аякларга яки аяк киемнәренә басым ясала. Аңа җиңеллек һәм һавалылык – тюль итәкләр, фатин күлмәкләр, рюшалар һәм кабарынкы җиңнәр хас.
Быел спорт-шик та үз позицияләрен бирми, ул күп катламлылык, уңайлылык, классика һәм спорт киемнәре берләштерелүе белән билгеле. Образда свитшот, худи, кроссовка-кеды, футболка-майкалар, кепкалар, панамалар һәм башкалар булырга мөмкин. Бу стиль яшь буында аеруча популяр.

Модалы материалларга килгәндә, Юмагулова үтә күренмәле тукымалар, күн – табигый һәм ясалма, «металлик» төс яки фактуралы материаллар, челтәр модалы булачак, ди. 

- Бохо стиле белән килгән чуклар популяр булыр дип көтелә. Коллекцияләрдә шулай ук каурыйлар да очрый. Деним да үз позицияләрен бирми. Күпсанлы мода күрсәтүләрендә үзәк урынны чигү алып тора, - ди белгеч.

Аның фикеренчә, 2025 елда киемдә төрле ассиметрияле линияләр һәм бик катлаулы драпировкалар булачак, алар заманча силуэтлар булдырачак. 
Тагын бер тренд образга җиңеллек һәм шаянлык бирә торган үтә күренмәлелек. Модалы нәтиҗәгә ирешергә шифон, органза, җиңел трикотаж тукымалар ярдәм итәчәк.

Төс фаворитлары булып зәңгәр төсмерләр кала, популярлык югарылыгында шулай ук шәраб тоннары. 

-Тәкъдимнәр арасында бик матур лайм һәм лимон төсләренең пастель төсмерләрне күрәбез. Фисташкалы һәм алсу төсне дә шундыйлар арасына кертергә мөмкин, - дип билгели Венера Юмагулова. 

Коңгырт төсмерләр дә модада. Аларның берсе – «Мокко Мусс» – 2025 ел төсе итеп сайланды.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading