16+

Бер сүз «аяктан екты»

Якын белгән бер кеше: «Мин һәрчак кешегә чын дөресен әйтәм, артыңда сөйләп йөрмим», ди.

Бер сүз «аяктан екты»

Якын белгән бер кеше: «Мин һәрчак кешегә чын дөресен әйтәм, артыңда сөйләп йөрмим», ди.

Ярар ла, хуп. Әмма ...бу дөреслекнең икенче төрле ягы бар. Мин чын дөресен әйтәм дип авыр хәбәр белдереп, кешене судан утка, уттан суга салырга була. Алдын артын карарга кирәк. Чөнки төрле кеше була, "Мин чын дөресен әйтәм ", дип күкрәк сугып кына эш итәргә ярамый.
Кешене сүз үтерә да, күкләргә дә күтәрә. Шуны онытмасак иде.
Әлеге "дөресен бәреп әйтергә" яраткан кешенең дә гөнаһлары чиксез. Әмма без Аллаһы Тәгалә дә, хөкемдар да түгел. Аны хөкем итә алмыйбыз. Без Аллаһы Тәгаләнең коллары. Менә шундыйлардан гыйбрәт алып, тормышыбызны көйләргә, дөрес юлдан барырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә үзе разый булсын, үзе кичерсен.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading