Гаилә кору һәркайсыбызның тормышында әһәмиятле зур вакыйга.
Әгәр гаилә мәхәббәткә, дуслыкка, үзара хөрмәт итешүгә, кайгыртучанлыкка, уртак кызыксынуларга, бер-береңне ишетә-аңлый белүгә, юл куешуга, көн иткәндә килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, түземлелек белән уртак фикергә килүгә нигезләнсә, ир белән хатынның гаиләдә үзен бәхетле итеп тоячагы көн кебек ачык. Мәхәббәт җырчылары – шагыйрьләр, композиторлар, зирәк акыл ияләре – галимнәр, аналитик фикерләүгә сәләтле, алдан күрүчән фәлсәфәчеләр бу теманы гасырлар дәвамында өйрәнгән.
Кыйнап яраттырып була димени
Акыллы ир нинди психотиптагы хатын-кызга өйләнү түгел, борылып та карамаска тиеш? Кемгә өйләнсә, һичшиксез бәхетле булачак? дигән сорауларга җавап эзләп, нәтиҗә чыгарганнар. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын. Зур уңышка, югары дәрәҗәләргә ирешкән һәр ирнең артында зирәк акыллы хатыны тора, дип юкка гына әйтмиләр. Үзен генә сөюче, үз мәнфәгатьләрен генә алга сөрүче, усал, баш бирмәс хатын иреннән ”бау ишеп” кенә калмый, аны түбәнсетеп, шәхесен юкка чыгара. Рухы сынган бичара ир кәмәше я аракы шешәсенә чумып юкка чыга, яисә газиз балаларын ятим калдырып, бауга менә. Үзенә бәхетсезлек китерүче юньсез бичәсен ташлап чыгып китәргә мәҗбүрләре күпме? Сүз дә юк, һәркайсыбызның уңай һәм кимчелекле яклары бар. Кайберәүләр өйләнүгә яки кияүгә чыгуга, тормыш иптәшенең кимчелекле яклары белән көрәшергә керешә. Җайлап-майлап кына, сак кына төшендерсәләр бер хәл, үзара мәсхәрә итешү, сарказм белән ачы көлү, һәрдаим төрттерү, килешмәгән ягын башкалар алдында күпертеп күрсәтү кебек шәхесне түбәнсетүгә корылган үзара мөнәсәбәтләр бу гаилә өчен нормага әверелә һәм аның нигез ташын какшата башлый. Тамчы нәни булса да, таш хәтле ташны тишә. Агрессив мөнәсәбәтләр гаилә нигезен җимерә. Хатын-кызлар ачы телләнә, ир-атлар сүгенә, йодрыкларын йомарлап, хатынын тукмап “акылга утырта”. Тәрбияли имеш... Кайда монда мантыйк? Әрләшеп “агу чәчеп”, кыйнап яраттырып була мени?
Авылда яшәгән чагыбызда, хезмәт коллективыбыздагы чибәр Ф. ханымның, җитәкче урында эшләүче ире Р.ны буйсындыру өчен, уртак түшәктәге төнге ләззәттән мәхрүм итүе турында мактанып сөйләве исемә төште. Ахыры нәрсә белән бетте? – диярсез. Акчалы түрә үзе җитәкләгән хуҗалыкта дуңгыз караучы марҗа белән чуалырга кереште. Хатыны, иренә үч итеп, “дошманны үз коралы белән кыйнау отышлы”, дигән позициягә басты – сөяркә тапты. Туган-тумачасының,балаларының җылы мөнәсәбәтен, хезмәттәшләренең хөрмәтен югалтты. Икенче бер түрә, чәчләренә чал кергәч, кырык ел бергә гомер иткән акыллы, сабыр хатынын – өч бала анасын мәҗбүриләп чит өлкәгә илтеп урнаштырып, кече улы яшендәге чибәркәйгә өйләнде. Әллә бәхетле булдылармы? Көнчелеген тыя алмыйча, яшь хатынын кыйнап гарипләндерде.Үзе йөрәк чиреннән вакытсыз гүргә керде. Тормышта мондый мисаллар бихисап.
Кечкенә буйлысын сайла
Узган гасырларда яшәгән танылган шәхесләрнең, акыл ияләренең гаилә мөнәсәбәтләренә караган канатлы гыйбарәләрен бергәләп укып, үзебезчә шәрехләп карыйк әле. Алардагы нечкә юмор, зирәклек орлыклары, күзәтүчәнлек җимешләре тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Алман композиторы Карл Вебер: “Кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле хатынга өйлән, яманлыкның кечерәген сайларга кирәк”, – дигән. Беренче карашка бу җөмлә шаярту кебек тоелса да, төп фикере тирәнгәрәк яшеренгән. Ул физик сыйфатларга гына бәйләнмәгән. Акыл иясе, булачак хатыныңны акыл белән сайларга, гүзәл затлар арасында артык чәчрәп тормаганына, тынычрак холыклысына, иплерәгенә, үзара мөнәсәбәтләр корганда гармониягә омтылучанына, тормышта килеп туган каршылыкларны хәл иткәндә, килешүгә барырга сәләтлесенә өстенлек бирергә киңәш итә. Америка әдибе Джером Сэлинджер: ”Башкалар кебек үк булган хатынга өйләнергә ярамый”, – дип аптырашка калдыра.
Танылган язучы фикеренчә, кабатланмас, үзенчәлекле күркәм сыйфатларга ия бичә белән яшәү күпкә кызыклырак. Ул ирен дәртләндерәчәк, аңа илһам бирәчәк. Уртак тормыш-көнкүрешләре маҗараларга бай, күңелле булачак. Рус сатиригы Геннадий Малкин: ”Уртак сыйфатларыгыз күп, шәхси аермалыкларыгыз аз булса, аңа өйләнергә кирәк”, – дип яза. Аның әлеге җөмләсе төрки халыклардагы:” Гашыйклар бер-берсенә түгел, икесе бер якка караса, гаилә ныклы булачак”, дигән әйтемгә охшаш. Хатынының шәхси кызыксынулары, максатлары, уй-фикерләре иренекенә тәңгәл килсә, аларны уртак мәнфәгатьләр берләштерсә, көн иткәндә каршылыклар азрак туа, гаиләдә җылы мохит, ныклы баланс саклана. Партнерларның берсе – ут кебек кайнар холыклы лидер, икенчесе талгын су кебек сабыр, буйсынучан холыклы булганда зыян юк, парлар бер-берсен тулыландыра. Зирәк акыллы булуы белән аерылып торган язучы-сатирик Михаил Жванецкий: ”Бу хатын белән торып булырлык дип кенә, аңа өйләнмә. Миңа аннан башка беркем кирәкми, дип уйласаң, шуңа өйлән”, – дип язган. Аның фикеренчә, гаиләне коры исәп белән түгел, эчке хисси бәйләнеш принцибы белән кору отышлы. Чын мәхәббәт тудырган тирән хисләр бәйләнеше нык булган очракта, һәркайсыбызның тормышында була торган “очыш һәм түбәнгә тәгәрәү” кебек четерекле хәлләргә тарыганда, әлеге ышанычлы мөнәсәбәтләр җебе өзелмәячәк, гаиләне саклап калачак. “Ир-егет авыр хәлгә тарыганда, аны ташлап, башка ир затлары янына китмәгән, ә Аллаһтан ярдәм сораган хатын-кызга өйлән,” – дип язган исеме билгесез автор. Бер-береңә тугрылык сакласаң, гаиләң имин булачак. Авырлыклар килгәндә, иңне-иңгә куйсаң, гомерлеккә дип сайлап алган сөйгән ярыңа терәк булсаң, проблемалар җиңелрәк хәл ителәчәк. Шагыйрь, афоризмнар авторы Нвер Симонян: “Уңышка ирешеп, ныклап торып аякка басканчы өйләнсәң, отарсың.
Бу очракта гүзәл зат синең үзеңне, синдәге күркәм сыйфатларыңны яратканга күрә кияүгә чыгарга ризалаша. Баегач, югары дәрәҗәләргә ирешкәч кенә гаилә корырга ниятләсәң, теләсә кайсы хатын-кыз синең белән бергә булуга каршы килмәс. Аларның кеше буларак кемлеген, үзеңне бәхетле яки бәхетсез итәчәген алдан чамалау авыр булачак”, – дип кисәтә. Статуска ирешкәнче, байлыкка тиенгәнче чын мәхәббәткә корылган гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрдә ихласлык өстенлек итә. Янәшәдәге парыгыз, сезгә авырлык килгәндә, ташлап китмәячәк, ярдәм кулы сузачак, уңышларыгызга ихластан сөенәчәк, кадерегезне беләчәк, һәрчак сезгә тугрылык саклаячак. Абхазларда: ”Ачуы чыкканда, авызына су капкан хатыннан саклан”, – дигән әйтем бар.
Телен йозакка бикләгән
Фатир күршеләремнең берсе – татар, иренчесе рус гаиләсе. Чәүчәләк холыклы Әлфинә (исемнәр үзгәртелде – Х.Г.), Шәйхигә ачуы чыкса, шундук чәрелдәп кычкыра, аны эттән алып эткә салып сүгә башлый. Астыртын холыклы Елена исә, атналар буе Игорьга эндәшмичә, кара коелып йөри, эштән кайткан төшенә ашарына әзерләми, гүя аны бар дип тә белми. Беренчесенең ире, хатынына үч итеп, эчеп кайтырга һәвәсләнде, бичәсе йөрәк чиренә сабышты. Шуңа карамастан, аерылышмадылар. Әлфинә иренең кием-салымын юа, ашата, үзенчә кайгырта, тәрбияли. Айлык пенсия акчасын эчеп бетергәч, Шәйхи берничә көн аек була. Шул чакта чәчләре чаларган “мәхәббәт чыпчыклары” берни булмагандай, дустанә чөкердәшә, бергәләп бакчага, базарга бара, оныкларын караша.
Ачуы чыкканда “телен йозакка бикләгән“ Еленаны кырык бер ел бергә гомер иткән Игоре ташлап чыгып китте. Бер гаилә дә идеаль түгел. Тормыш булгач, табак-савыт шалтыраган чаклар була. Кара-каршы утырып сөйләшеп, проблеманы китереп чыгарган сәбәпләрне бергәләп ачыкламасак, кыен хәлдән чыгу юлын бергәләп эзләп тапмасак, ачу саклап йөрүдән чамасыз кызган “пар казаныныбыз” шартлап ярылырга, гаиләбезне һәлак итәргә мөмкин. Борынгы грек фәлсәфәчесе Сократның: ”Бернигә кармыйча өйлән. Әйбәт хатын эләксә – кагыйдәдән чыгарылма булырсың, шундые насыйп булмаса, фәлсәфәчегә әверелерсең”, – дигән киңәше тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Сүз дә юк, гаилә корганда, һәркем бары тик яхшыга өметләнә. Ипле хатынга тап булса, сөйгәне ышанычлы дуска, авыр чакта тынычландыручы акыллы киңәшчегә, иренең күңелен күрүче, алга әйдәүче илһам чыганагына әверелә. Аның белән киләчәккә планнар корып, теләсә нинди кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыгып була. Җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән гаиләдә бәхетле балалар үсә. Начар холыклы, тәрбиясез, киребеткән, эгоист хатын исә, үзе үк проблемалар китереп чыгара. Ирен дә, үзен дә авыр хәлгә куя. Һәр начарның бер яхшы ягы бар икәнлеген онытмыйк. Бу очракта ир, даими уйланырга мәҗбүр булганга күрә, зирәк кешегә әйләнә. Үзенең кемлеген, ниндилеген, теләкләрен, ихтыяҗларын ачыклый, гаилә кыйммәтләренең асылына төшенә. Тирә-юньдәге кешеләрне әйбәтрәк аңлый, хатын-кызлардагы тышкы матурлык белән эчке мәгънәсе арасындагы аерманы күрә башлый. Яңадан гаилә корганда, шул ук тырмага басып, башына шеш чыгармый. Борынгы грек фәлсәфәчесе Антисфен: “Үзеңә рәхмәтле була белгән хатын белән кушылырга кирәк”, – дип язып калдырган.
Бөек рус язучысы граф Лев Толстой: “Хатының ирен аңласа, кешечә яшәргә комачауламаса, булышса икән ул, ” – дип ачынып яза. Инглиз драматургы Оскар Уайльд: “Ахмак ир хатынын үзенчә тәрбияләп, холкын тамырдан үзгәртергә маташа. Акыллысы аны нәрсәгә булса да өйрәтергә омтыла. Зирәге исә, сөйгәне ничек бар – шул килеш ярата”, – дигән. Әлеге юлларда саф мәхәббәтнең асылы ачык чагыла. Һәр шәхес үзенчә уникаль. Уңай якларыбыз да, кимчелеклекләребез дә җитәрлек. Янәшәдәге парыңны үзгәртергә омтылып, шәхеснең рухын сындырудан мәгънә юк. Ихласлыкка, үзара хөрмәткә корылган мөнәсәбәтләр гомерлек була.Чын ир-ат гаиләне матди яктан тәэмин итүче, хатынын, балаларын явыз бәндәләрдән, бәла-казалардан саклаучы, физик яктан көчле, рухи яктан ныклы терәк булса, әйбәт хатын-кыз иренең таянычы, ышанычлы тылы, балаларының кайгыртучан әнисе, бергә кабызган җылы учакны сүндермәү өчен күңел җылысын, йөрәк назын өстәп торучы мәхәббәтле мәрхәмәт иясе.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар