16+

Руль артындагы хатын-кыз кулына граната тоткан «маймыл» (Уены-чыны бергә)

Яшьләр бит инде алар, җәмәгать, башта эшли, аннан соң уйлый. Өлкән кеше, киресенчә, башта уйлый, аннан соң эшли.

Руль артындагы хатын-кыз кулына граната тоткан «маймыл» (Уены-чыны бергә)

Яшьләр бит инде алар, җәмәгать, башта эшли, аннан соң уйлый. Өлкән кеше, киресенчә, башта уйлый, аннан соң эшли.

Ниятләгәнен башкара алса, “рәхмәт!” диярсең. “Эшлим”, дип үз-үзләрен белештермичә сөйләнеп кенә утыруы инде бу өлкәннәрнең. Дәрт бар, дәрман юк, дип хак әйткән борынгылар.

Урамда уйланып атлыйм шулай. Тегене эшлисе, моны майтарасы бар, дип. “Зебра” янында уйларыма чумып, туктап калганмын. Автомобиль кычкыртуына сискәнеп киттем. Карасам, автомобиль эчендә бик чибәр бер кыз кул изи. Чәчәк тә чәчәк, бу кыз да чәчәк. Яшь чакларда шушындый гүзәл туташ кул изәсә, каршысына йөгерепләр барыр идең, әлбәттә. Олыгайгач маҗаралар да, кызлар да кызыксындырмый икән. “Юк-юк”, дигән мәгънә салып, кул изәдем. Ләкин, автомобильдәге кыз урыныннан кузгалмыйча һаман кул изи. Мине үзе янына чакыра ахырысы, дип уйлап, машинасына кереп утырдым. Түгәрәк күзләрен шакмакландырып карап тора бу миңа. Татар кызы икән.

– Бабай, нәрсә кирәк? – ди. 
– Бер нәрсә дә кирәкми, – мин әйтәм. – Кул изәп чакыргач, бу кызга нәрсәдер кирәктер, дип уйладым.

Бактың исә, әлеге кыз янәшәдә автоинспекторлар басып торганлыгыннан куркып, минем юл аша чыкканымны көтә икән. Каккан казык кебек басып торганлыктан, аптырагач, миңа кул изәргә керешкән. Теге кыз:”Бабай, юл аша чыксаң-чык, чыкмасаң, читкәрәк кит, зинһар. Сезнең аркада штраф түлисем килми”, – дип үтенгәч, машинасыннан төшеп, юл аша чыгып киттем инде. Руль артындагы гүзәл затларның барысы да шулай кагыйдәләрне төгәл үтәп, куллар изи-изи юл биреп торса иде икән, әй.

Чәчәк, дигәндә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сөйләгән мәзәк искә төште. Ике хатын-кыз зооботаника бакчасында йөри икән. Боларның берсе – чәчәкләрне, ә икенчесе җәнлекләрне хозур кыла. “О, нинди чәчәк! О, нинди чәчәк!” – дип әйтә-әйтә бара берсе. Җәнлекләрне карап барган хатын атлар бүлегендә айгырның хисле мизгеленә тап булган. Үзе дә хисләнеп: ”Чәчәк, дигәннән, атныкын әйтәсеңме син, филнекенме?”– сораган ди.

Республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе җитәкчесе булып эшләгән вакытында Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов: ”Гүзәл затларыбыз автомобильне ир-атларга караганда остарак идарә идә, кагыйдәләрне төгәл үти”, – дип әйткән иде. Матбугат конференциясе, мөгаен дә, 8 март алдыннан үткәрелгәндер, Рифкать Миңнеханов хатын-кызларга карата “дипломатия” күрсәткәндер. Гүзәл затлар арасында транспорт чараларын оста идарә итүчеләр бар, әлбәттә. Ләкин, гомумән алганда, руль артындагы хатын-кыз кулына граната тоткан маймыл белән бер инде ул. Хатын-кыз автомобильне “кагыйдәсез кагыйдә” нигезендә идарә итә кебек тоела.

Кайберәүләр:”Хатын-кызлар катнашындагы аварияләр азрак”, – дип расларга тырышырга мөмкин. Бу ир-атларның автомобильләрдәге хатын-кызлардан читкәрәк качуы нәтиҗәсе генә. Хәзер читкә качу да кыен, чөнки руль артындагы чәчәкләр күбәйгәннән-күбәя бара. Хатын-кызның “кагыйдәсез кагыйдә” нигезендә йөрүенең яңа мисалына тап булдым әле. Борылыш ясый башлаган трамвайга урамдагы бөтен машина туктап юл бирде. Әмма бер автомобиль ничек килсә, шулай трамвай каршына кереп китте. Руль артында, әлбәттә инде, чәчәк. Трамвай йөртүче дә хатын-кыз булса, һичшиксез бәрелешә иде болар. 

Алда – чәчәк, артта – гөл, дип тормышның төрле мизгелләреннән ямь-кызык табып яшик җәмәгать. Һәр нәрсәне гаепкә алсак, башың шартларга мөмкин. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading