16+

Сиксәндә дә мин – егет, туксанда да мин – туташ

18 апреля 2025, 09:23
371
0
1
Уку өчен 4 минут

Гомер озыная, дигәч, яшиселәр бик килә дә соң?!.

Сиксәндә дә мин – егет, туксанда да мин – туташ

Гомер озыная, дигәч, яшиселәр бик килә дә соң?!.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткәнчә, 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр яшьләр булып саналачак.

Әллә урынлы, әллә әкәмәт
Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко “бу башлангычны урынлы”, дип әйткән. 
– Күп кенә илләр моны үзләрендә кабул итте инде, – ди Михаил Мурашко.

Безнең илдә хәзер 14 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр яшьләр категориясендә санала иде. Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко:”Уртача гомер озынлыгы арту сәбәпле, 40 яшькә кадәргеләрне дә яшьләр дип санарга була”, – ди. Россия федераль медико-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова тагын да илхамланыбрак әйткәнчә, киләчәктә әле 60 яшькә кадәрге кешеләр дә яшьләр дип саналырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, 44 яшькә кадәргеләр – яшьләр, 45-59 яшьтәгеләр – уртача яшьтәгеләр, ә өлкән яшь 60 яшьтән башлана.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) мәгълүматларына караганда, дөньяда уртача яшь 72,6 елны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч Япониядә – 84,83 ел, Сингапурда – 86,35 ел, Монакода – 89,52 ел. Израиль, Көньяк Корея, Канада, АКШ, Австралия һәм Яңа Зеландиядә дә уртача гомер озынлыгы югары. Аларда медицина яхшы, туклану сыйфатлы. 

Тарихтан саннар
Борынгы Мисырда (Египет) халык уртача 25-30 ел яшәгән. Кайгыртуда, рәхәтлектә гомер кичергән фиргавен Пиопи II, мәсәлән, тәхеттә 94 ел утырган. Борынгы Русь халкының уртача гомере 40 ел булган. Урта гасырда Алтын Урда дәүләтендә түбән Идел буйларында яшәгән халыкларның да уртача гомер озынлыгы мактанырлык түгел, ул географик зоналарга карап, 35-46 елны тәшкил иткән.

Хәзерге күрсәткеч
Россиядә халыкның уртача гомер озынлыгы – 73,4 ел. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, республикада 2024 елгы бәяләмәләр буенча халыкның уртача гомер озынлыгы – 75,5 ел. Татарстанда 2023 елгы күрсәткечләр буенча, хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 80,52 ел, ә ир-атларныкы 69,78 ел. “Озын һәм актив тормыш” илкүләм проекты 2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгын 78 елга җиткерү бурычы куя. Урта гасырдагы гади-хәерче халык белән чагыштырганда, фиргавеннәр гомеренә җиткәнбез, әй.

Эх, гомерләр!
Татарстанның танылган бер бабае: ”Тормыш шундый матур, 140 ел яшисе килә”, – дип әйткән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 45 яшькә кадәргеләрне әле “борын асты да кипмәгән” яшьләр исәбендә санавын ишеткәч, күңел иләсләнеп куйды. Ура-а-а! Мин 59 яшьтәнгеләрдән әллә ни ерак китмәгәнмен икән, ләбаса. Яшь икән бит мин! Ләкин, кайбер хәл-күренешләргә ничекләр җавап табасы? Агарган чәчәләрне буяусыз ничек каралтасы? Биттәге җыерчыкларны операциясез генә ничекләр шомартасы? Күзләрнең күрүен, колакларның ишетүен ничекләр яхшыртасы? Коелып беткән тешләрне кайлардан эзләп табасы? Искергән арбаның ашалган тәгәрмәче кебек шыгыр-шыгыр килеп типкән йөрәкне, ничекләр Чистай сәгатедәй “келт-келт” кенә йөргән халәтенә кайтарасы? Нәрсә генә тутырсаң да һәм салсаң да, колхоз тегермәне шикелле эшкәртә торган ашказанының аз гына майлы ризыктан да тыгылып калуын ничекләр төзәтәсе?

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә, “кызыл башлы бер малай”ны йокларга яратуыннан ничекләр биздерәсе? Сыкраган-көчсезләнгән аякларга ничекләр хәл кертәсе? Иртәнге томан шикелле күңел түренә үрмәләүче картлык моңсулыгын ничекләр куалап чыгарасы?
Шушы сораулар авырлыгында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешеләрнең гомерен “озынайтуы” һәм “яшәртүе” балалар бакчасындагы сабыйларның самими уены сыман тоела. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән яки бер мәртәбә дә кияүгә чыкмаган очракта, 80-90 яшьтәге бабай “мин – егет”, ә әби “мин – кыз” дип сөйләнеп утырса, аларга кызганулы караш ташлап, “ычкына башлаган инде болар”, дип әйтерләр шул. Кешелек дөньясы фәнни казанышларга ирешкәч, уртача гомер озынлыгы 100 елдан да артыр, сиксәндәгеләр урта яшьтәгеләр булып саналыр әле, бәлки. 

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading