16+

Тузга язмаган смслар!

21 февраля 2025, 10:52
2257
1
2
Уку өчен 2 минут

Танышу сайтлары турында укыгач, мин дә язарга булдым әле. Берәү белән таныштык шулай.

Тузга язмаган смслар!

Танышу сайтлары турында укыгач, мин дә язарга булдым әле. Берәү белән таныштык шулай.

Озак язышып тормадык, очраштык. Миңа ошады, ул да мине ошатты сыман. 

Үзе сөйләвенчә, хатыны белән аерылышкан, 10 яшьлек кызы бар. Әмма хикмәт: әнисе сулга йөрергә, салырга яратканга күрә, бала әтисе белән яшәргә теләк белдергән. Ярар, балага каршы килеп булмый. Ләкин мине беләсезме, нәрсә борчый һәм ачуымны чыгара? Ул көненә йөз тапкыр тузга язмаган смслар яза. Мәсәлән, “Хәерле иртә, ничек хәлләрең?”, “Ашадыңмы?”, “Йокыдан уяндыңмы, тордыңмы?”, “Нинди төшләр күрдең?”, “Йокларга яттыңмы?”, “Юындыңмы?” һәм башкалар. Аңа яза-яза бармакларым авыртып бетә. “Ашадыңмы?” дигәне аеруча җен-ачуларымны чыгара. Нәрсә дип сорый ул аны? Әгәр ашамаган булсам, китереп бирәме? “Кибеткә яки кафега барырга вакытым юк, эшем бик күп”, - дим. “Алай ярамый, аша”, - ди. Соң ашарга кирәклеген мин үзем дә беләм! Кайларда йөрдең син моңа кадәр? Син булмасаң, ашарга кирәклеген белмәс идем лә!..

Гөлназ Д. 
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

11

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул нык борчыла синен очен

    Мөһим

    loading