16+

1200 сумга алдым, 1700 сумга саттым, яки чүп сатып та 30 мең сум эшләргә була...

Өйдә артык әйбер тотарга яратмыйм. Ләкин бөтен нәрсәне дә чыгарып атарга кул бармый. Баштарак әйбәтләрне Казан шәһәренең Калинин урамындагы хәйрия фондына илтә идем.

1200 сумга алдым, 1700 сумга саттым, яки чүп сатып та 30 мең сум эшләргә була...

Өйдә артык әйбер тотарга яратмыйм. Ләкин бөтен нәрсәне дә чыгарып атарга кул бармый. Баштарак әйбәтләрне Казан шәһәренең Калинин урамындагы хәйрия фондына илтә идем.

Килгән саен киемнәрнең тау-тау өелеп тик ятканын күреп, кире уйладым. Мохтаҗ гаиләләр дә кешедән калган киемне кирәксенми, кием-салым кадерсез булып ята.

Китаптан башланды
Бер көн ирем студент чагыннан калган китабын тоттырды. "Моны макулатурага җибәрсәң була, кирәк түгел", ди. Фотога төшереп, 400 сумлык бәя куеп Авитога урнаштырдым. Бер атна торды микән! Ижаудан бер абый заказ ясады. Әле китап килеп җиткәч, рәхмәтләр әйтеп язып җибәрде.
Күңел үсте бит. Чыбыгы өзелгән лампа, эштән чыккан мультиварка, кием-салым - барысы да әкренләп ил буенча таралды. Авитодан саткан әйберләрем Себер, Мәскәү, Кырым, Ингушетия якларына юл алды. 

Һәр эшнең җае бар
Авитода социаль челтәрләрдәге кебек алгоритмнар эшли. Сатучы актив икән, система товарны өскә чыгара. 
Ә белдерү сирәк куелса, сату озаграк бара. Авито сезне "үле җаннардан" саный һәм белдерүне күрсәтми. Товарын тизрәк сатасы килүчеләргә көн саен әз-әзләп белдерү урнаштырырга киңәш итәр идем. Болай, бер көндә бар товарны куеп, аннан ай буе аккаунтны тик тотуга караганда нәтиҗәлерәк. 
Авитода ике төрле сатып була: беренчесе - үз җирлегендәге кешегә сату. Моның өчен сатып алучы белән күрешергә кирәк. 
Икенче төре - почта белән башка төбәккә җибәрү. Миңа бу вариант ошый. Монда сатып алу маркетплейстагыча бара. Кеше товар өчен түли. Акча авито кошелегына күчә, ә сиңа товарны җибәрергә кирәк дигән хәбәр килә. Үз җаең белән почта, СДЭК, dpd, Boxberry ише кабул итү ноктасына илтеп бирәсең. Товарны сатып алучы алгач, картага акчасы күчә. Авито моның өчен 6 процент комиссия ала. Ул хакны бәягә кертергә була. 
Тәҗрибә күрсәткәнчә, доставка аша тизрәк сатыла. Товарны илнең төрле почмагында яшәүчеләр ала, Казан белән генә чикләнмисең.

Җәен чана, кышын арба эзләүчеләр сирәк 
Техника, өй җиһазлары тиз сатыла. Икеяныкы булса, кулыңнан тартып ук алалар. Икенче урында - балалар һәм ир-ат киеме. Хатын-кыз киеме һәм сумкаларны сирәгрәк сорыйлар. Әмма аларның да үз сатып алучысы бар. Россиядән киткән брендлар тик ятмый. 
Киемне яки уенчыкларны сатканда "пакет белән" сату уңайлы дип таптым. Мәсәлән, бер күлмәк дип белдерү куйганчы, бер размердагы берничә киемне берләштереп, пакеты белән җибәрәм дип белдерү куям. Алай шкаф та тизрәк бушый, эше дә әзрәк. Белдерү куйганда, ел фасылын да искә алырга кирәк. Җәен чана, кышын арба эзләүчеләр сирәк. 
Гөлләр категориясе дә тиз сатыла икән. Минем өчен бу зур ачыш булды (әлбәттә, төренә карап). Аглоанема гөлен аерып утырттым. Үсентеләрен атарга җәлләп, 200 сумнан авитога урнаштырдым. Ул көнне телефон сүнмәде. Ахыргылары 400 сумнан китте. Аларны казанлыларга саттым. 
Сатып алган бәядән кыйммәткәрәк тә саткан чаклар була. Ике ел элек авитодан 1200 сумга тимераяк сатып алдым. Бер елдан улыма кечерәеп калды. Бәясен 1700 сум дип, белдерү куйдым. Мәскәүдән бер ханым малаена бүләккә алды.
Татар халык ашлары брошюрасын сату да истә калган. Шактый гына таушалган, битләре чүпрәккә әйләнгән иде. Аны да сатырга куеп карадым. Заказ ясадылар. Товарны кабул итү пунктына китергәч, "сатып алучы китапның мондый хәлдә икәнен беләме" дип сорадылар. Әлбәттә, барлык минуслар турында сатып алучыга алдан язам, товарның фото-видеосын җибәрәм. Алай да сатып алучы ни дияр икән дип куркып көттем. Ул исә рәхмәтләр әйтеп язып җибәрде. Күптән эзләгән икән. 

Шома гына бармый
Товарны җибәргәннән соң, кире кайткан чаклары да була. Бервакыт, итек сатам дип белдерү куйдым. "Тизрәк җибәрегез, бик кирәк", дип ялынып яздылар. Почтага илтеп бирдем. Товар сатып алучының шәһәренә килеп җитте, әмма аны килеп алучы булмады. Итегем кире кайтты.
Товар турында ярты көн сораштырып, башны катырып бетереп, алмаучылар да очрый. Шуңа хәзер карточкага барлык мәгълүматны урнаштырырга тырышам. 
Авито акчаны сатудан кергән проценттан эшләгәч, яхшырак сатучыларның товарын өскә чыгара. Сатучыларның рейтингын төзи. Мин хәзер югары рейтинглы сатучы булып торам, ягъни белдерүләрем беренче биткә урнаштырыла, киңәш ителгән товарлар арасында күрсәтелә. Берничә ай элек рейтинг түбәнрәк иде. Авитодан "Хатларга тизрәк җавап бирегез. Ясалган заказларның барысын да җибәрегез" дип яздылар. Бу киңәшне үтәгәч, рейтинг яхшырды.
Биредә дә мошенник-алдарлар утыра диләр. Акча булган җирдә аларсыз булмас. Начар ниятлеләр кармагына эләкмәс өчен беркемгә дә шәхси мәгълүматны бирмим, телефонны күрсәтмим. Акча күчерү, сөйләшү авито сервисында гына бара. Казанлыларга сатканда да, өйдә ялгызым булганда әйбер алырга чакырмыйм. 
Бервакыт түбәтәй сатам дип белдерү куйдым. Малаем инвалид, фатирга кадәр китерегез әле, дип яздылар. Анда кем көтеп торасын кем белә, шуңа күрә, үзем барып йөрмим. Үзегез килеп алсагыз, бушка бирәм дип яздым. Җавап булмады. 

Тырышкан таба
Тәвәккәл кешегә әллә ниләр уйлап чыгарырга була. Танышым нарат күркәләре, чикләвек кабыклары, киптерелгән үләннәр дә сата. Кулдан кискән токмач, кипкән алма, әйбер бәйләп сатучылар да бар.
Эш башлаучылар "кемгә кирәк инде бу" дип уйламасыннар. Сиңа кирәк булмаса, башка берәү аны җир бетереп эзләргә мөмкин. 

Эльмира Гарипова

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading