Гиннесс рекордлар китабы авторлары 2014 елның иң зур казанышын атаган. Китапның рәсми сайтында язылганча, җиңүгә Роммия-француз командасы лаек булган. Алар шешә бөкеләреннән генә торган мичкә формасындагы гигант мозаика төзегән.
Композициянең гомуми мәйданы - 150 квадрат метр. Аны төзү өчен 285 мең бөке һәм 270 килограмм җилем кирәк булган. «Гигант мичкә» исемен алган мозаикада борынгы грек аллалары, Санкт-Петербург һәм Бордо шәһәрләре күренешләре урын алган. 2014 елның җәендә әлеге эш француз шәһәре яры буенда ел саен уздырыла торган шәраб фестивале кысаларында тәкъдим ителгән. Мозаика авторлары - Франциядә яшәүче Эльвира Газизова белән россияле Сергей Сидоров.
Ел ачышын билгеләү өчен, Гиннесс рекордлар китабы үз сайтында сораштыру уздырган. Тавышлар нәтиҗәсендә алты эш финалга чыккан. «Гигант мичкә»дән тыш анда Португалия, АКШ һәм Япониядә куелган рекордлар да булган. Соңрак сайтка керүчеләр бердәнбер җиңүчене ачыклаган.
Фото: www.e1.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар