16+

36 ел дәвамында сайлау бюллетеньнәре җыя

Иске әйберләрне коллекциясенә туплаучы Абдулла Дубин әйтүенчә, алар безнең тарихыбызны чагылдыра.

36 ел дәвамында сайлау бюллетеньнәре җыя

Иске әйберләрне коллекциясенә туплаучы Абдулла Дубин әйтүенчә, алар безнең тарихыбызны чагылдыра.

Абдулла Дубин 1993 елгы бюллетеньгә ия. Аның коллекциясендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулардан 80 бланк саклана.

Кемдер марка һәм акчалар җыя, ә менә Абдулла Дубин сайлау бюллетеньнәрен коллекцияли. Гадәти булмаган хобби белән ул 1984 елда шөгыльләнә башлаган. Ул вакытта СССР Югары Советына тавыш биргәндә үз тавышын бирә алмый, һәм  бюллетеньне кесәсенә сала да, сайлау участогыннан чыгып китә. 

- Беренче тапкыр, һәрвакыттагыча, дулкынландыргыч булды, ләкин аннары җаена чыктым. Кайчак сайлау вакытында шәһәрдә булмасам да, миңа хезмәттәшләрем ярдәм итә иде, - дип сөйләде үз коллекциясен җыю турында Абдулла Дубин.

Аннары ул бюллетеньнәрнең коллекцияләрен җыярга була. Кайчак аларны бөтен Россиядән шундый ук коллекционерлардан сатып ала. 90 нчы елларда алар 100 сумга гына сатылган. Төсле, аклы-каралы, каты кәгазьдә, махсус билгеләр белән... Хәзер аның уникаль җыелмасында 80нән артык кыйммәтле сайлау бланклары бар. Ә тагын аңарда РФ Конституциясен кабул итү өчен тавыш бирү буенча шул раритет документ бар. Ул вакытта, 1993 елның 12 декабрендә тавыш бирүдә 58 миллионнан артык граждан катнашкан. Татарстанда әрҗәдә бюллетеньнәрнең саны 366 меңгә җиткән.

Хәзерге бюллетеньнәр белән чагыштырсак, ул вакытта бланк А5 форматындагы кечкенә генә булган. Гади тыгыз кәгазь, анда хәзерге кебек үк бер сорау һәм җавапның 2 варианты бирелгән.

- Мин аларны сатарга җыенмыйм, беркайчан да сатмаячакмын, алмаша алам. Ләкин хикмәт шунда ки, алар безнең  хәтеребез һәм тарихыбыз, үткәнгә хөрмәт белән карау, - ди Абдулла Дубин.

2020 елгы тавыш бирүдән яңа экземпляр аның коллекциясен тулыландырды инде. Абдулла Дубин, кайчан да булса кыйммәтле җыелманы музейга тапшырырмын, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading