Редакциягә Самосырово бистәсеннән Илсөяр апа Вәлиева мөрәҗәгать итте. «Йортыбызда кайнар су юк, бәдрәф урамда, канализация эшләми. Ирем белән үзем бер хәл, балаларга авыр. Алар безнең сигезәү. Иң олысына - 26, иң кечкенәсенә 4 яшь. Торак шартларыбызны яхшыртуны кайчанга кадәр көтәргә туры килер икән?» - дип сорый укучыбыз.
Без килгәндә, Илсөяр апа өйдә юк иде. Балаларының кайсысын мәктәптән, кайсысын балалар бакчасыннан алырга киткән икән. Ул да түгел, йорт алдына җиңел машина килеп туктады. Машинадан ир белән хатыннан тыш, бер-бер артлы биш бала төшкәнне күреп гаҗәпләнеп калдык.
- Ә нишләргә соң? - диде хуҗабикә, безнең сораулы карашыбызны күреп. - Өч кешелек урынга бишесен тыгызлап утыртам инде. Зур машина алырга мөмкинлегем юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата инде, штраф та салалар. Кечкенә сабыйларны өйдә үзләрен генә калдыра алмыйм бит...
Өйгә узабыз. 60 квадрат метрлы йортта ун кеше яши. Илсөяр Вәлиева күптән түгел Республика психиатрия хастаханәсендә кече шәфкать туташы булып эшли башлаган, иренең даими эше юк. Ике олы малай хәрби хезмәттән кайткан, эшкә урнашканнар. Буй җиткән кызлары колледжда пешекче белгечлеген үзләштерә. Өч бала мәктәптә укый. Икесе балалар бакчасына йөри.
Малайларга, кызларга аерым киенеп чишенү урыны булсын өчен, Вәлиевләр йортны бүлеп чыкканнар. Дөрес, бүлмәләрнең кайберләренә ут кермәгән. Кухняны юыну бүлмәсе һәм бәдрәфкә әйләндергәннәр. Өйгә су кергән, тик кайнар су юк. Залда идәнгә утырып ашыйлар, шунда дәрес тә әзерлиләр, йоклыйлар да.
- Өстәлне махсус куймыйм. Ун кешегә зур өстәл кирәк, ә ул бөтен бүлмәне алып торачак. Йөрергә дә урын калмый, - ди Илсөяр апа.
Баштарак Вәлиевләр Глушко урамында фатирда яшәгәннәр. Ишле бала белән шәхси йортта яшәү уңайлырак булыр иде дип Совет районы хакимиятенә мөрәҗәгать иткәч, аларга Самосырово бистәсеннән йорт биргәннәр.
- Үз бакчабыз булыр, балалар туйганчы яшелчә, җиләк-җимеш ашарлар дип хыялландык. Юкса, бер кило алма алсаң, балаларга берешәр дә тими, - диләр.
Карап торышка йорт начар түгел. Вәлиевләр үзләре дә аны матурларга, уңайлы итәргә тырыша. Чиста да. Аларны аның кечкенә булуы һәм барлык уңайлыклар булмавы гына борчый. Йортны төзекләндергән дә булырлар иде, тик үзләрен кәкре каенга терәткәннәр. Илсөяр Вәлиева бер өлеш җир участогын сатудан кергән акчаны, башка керемнәрен - барлыгы 1 миллион сумнан артык акчаларын «Рост» кредит оешмасына салган. Акчаларын берничә тапкырга арттырып алырга хыялланган. Тик бу «финанс пирамидасы» булып чыккан. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге оешмадан 3000нән артык кеше алданган. Гомуми зыян суммасы - 850 миллион сум.
- Бу вакыйганы бик авыр кичердем. Үземә кул салырга да уйладым. Аннан гаиләм өчен яшәргә кирәклеген аңладым. Ярдәм сорап җитәкчелек бусагасын таптый башладым, - ди сигез бала анасы.
Ул балаларын ияртеп, плакатлар язып, урамга да чыга. Татарстан хакимияте, күп балалы ананың хәленә кереп, ярдәм йөзеннән 1 миллион сум акча бүлеп бирә. Совет районы хакимияте мунча төзетә.
- Ирем белән икебезнең айлык керем 25 мең сумнарга җыела. 1900 сум тирәсе субсидия алабыз. Тик ашау-эчүгә генә дә көн саен диярлек 2 мең сумлап тотыла. Көненә ун буханка ипи, җиде-сигез күмәч китә. Ун литр сөт, май, токмач... Ярый әле «Бәхетле» социаль ашханәсе ризык белән тәэмин итә башлады. «Зәкят» фонды киемнәр бирә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 6000 сум түләргә кирәк. Балалар бакчасына, күп балалы гаилә буларак, 50 процент ташлама белән 3000 түлибез. Әле бит бензины, башка вак-төяге дә бар... Кыскасы, чыгымнар җитәрлек, - ди Илсөяр апа.
Бүлмәдә уйнап йөргән балаларга карап: «Мондый шартларда ничек шулай күп бала табарга курыкмадыгыз соң?» - дип сорадым.
- Һәр бала үз ризыгы белән туа. Ходай бирсә, тагын табам әле. Дөрес, яшем 47дә, - ди ул.
Вәлиевләрнең торак мәсьәләсе буенча Совет районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек.
- Вәлиевләр кебек аерым категориягә караган, торакка мохтаҗ булган гаиләләр район буенча җитәрлек. Барысы да чират буенча көтә. Быелгы җәйдә Вәлиевләр яңа фатирга күченә алыр, дип уйлыйбыз. Алга таба аларга тагын бер фатир бирү дә күздә тотыла, - дип аңлаттылар безгә районның торак сәясәте бүлегендә.
Редакциядән
Әлеге мәсьәлә редакция хезмәткәрләре арасында да зур бәхәс уятты. Бер яктан, закон буенча бу гаиләгә ярдәм тиеш; икенче яктан, шактый ярдәм күрсәтелгән дә инде. Өченчедән, гаиләдә биш зур кеше бар, «бала» дигәннәре дә үзләре гаилә корып, акча эшләп, бала үстерерлек. Барысы да сау-сәламәт, эшлим дигән кешегә эш тә табарлык. Ничектер үз бурычыңны кеше өстенә йөкләргә тырышу кебек килеп чыга. Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Фикерләрегезне көтәбез.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар