Истәлекле мизгелләр шактый була. Бигрәк тә жюри рәисе Владислав Третьякның, финалда сүз алып: «Биредә Татарстан командасында ике яшь хоккейчы катнаша», - дип, һич көтмәгәндә, сәхнәгә кәшәкәләр алып чыгуы - сюрпризның да сюрпризы. Кем-кем, ә менә Третьякның үз кулы белән тамгаланган исемле кәшәкә алу - булса да хыялда гына була торган әйбер кебек. Кыскасы, өч-дүрт яшьтән бозга баскан малайларның сөенечен әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. Камил белән Рүзәлнең мавыгулары Боз сараена хоккей уйнарга йөрү белән генә чикләнми анысы. Алар бию түгәрәгенә дә, төрле фәнни түгәрәкләргә дә, рәсем ясарга да йөри һәм һәркайсыннан тәм табалар.
Хәер, узган ел «Нечкәбил-2016»да ук үзләренең мөмкинлекләрен шактый калку итеп күрсәткән иде инде бу гаилә. Ул чакта да, 45 конкурсантның 12се арасында финалга чыгып, «Пирамида»да чыгыш ясады Мортазиннар, ә инде Зилә ханым, «Иҗади нечкәбил» номинациясендә җиңү яулап, хәтта жюриның махсус призына да лаек булды.
«Син яшисе өйнең түбәсе нинди булырга тиеш?»
Бәхетләреннән, берсе дә сәхнәдә куркып тора торган түгел. Булат белән Зиләне Казан мәдәният институты таныштыруын исәпкә алганда, ул башкача була да алмыйдыр. Берсе - биюче, икенчесе - музыка бүлеген тәмамлаган баянчы. Беренче очрашудан ук бер-берсенә ушлары китү булмаса да, Булат Зиләнең игътибарын шундук җәлеп итә: җаен туры китереп кенә кызның кылларын тарткалап, гаилә тормышына кагылышлы сораулар бирә ул. «Киләчәккә планнарың нинди?», «Син яшәргә хыялланган өйнең түбәсе нинди булырга тиеш?..» Көннәрдән бер көнне Азат кызны Арчага үзләренә кунакка дәшә. Юк, бу вакытта кызның аңа кияүгә чыгу турында уенда да булмый әле, чөнки аннан башка да мәшәкате җитәрлек дигәндәй: уку, дуслар, яраткан эш... Шулай да, Арчаны күрәсе килү җиңә. Җитмәсә, Сабан туе да икән. Кайта. Булатның әти-әнисе белән танышканнан соң гына егетнең нияте җитди булуын аңлый. Инде егеткә дип тәгаенләнгән ике катлы йорт та төзелеп бетеп бара, түбәсенең төсе дә нәкъ Зилә теләгәнчә: зәп-зәңгәр... Инде шунысын да күргәч, «Кара инде син моны!» - дип бик әйтерсең. Аннан алар бергәләп «Сәләт»кә укытучы, вожатый булып баралар. Бусы инде егет белән кыз тормышындагы иң җете, иң якты истәлекләргә бай сагынып та, яратып та искә ала торган бер гаҗәеп чор була. Хәзер исә Мортазиннар үз гаиләләренең «Сәләт» ветераннары исемлегендә булуы белән горурлана, шуңа да Биләрдә узган «Сәләт» форумын бер елны да калдырмаска тырышалар. Ә «Сәләт»тә, беләбез, сәләтсез кеше юк. Җырлы-моңлы гаиләдә тәрбияләнгән Мортазиннарда бигрәк тә... Бәйрәм табыны янына җыела башасалар, Булатның әтисе Фаил ага хәзер дә, баянын күтәреп чыгып, моңлы татар көйләрен суза башлый. Улы белән икәүләшеп уйнаган чаклары да аз түгел.
- Гаилә үзенә күрә бер дөнья инде ул. Анда барысы да аңлаешлы, гадәти һәм кадерле. Без аны тиешенчә бәяли һәм саклый белергә бурычлы. Гаилә икән, ул нәкъ менә безнеке кебек булырга тиештер кебек. Бездә һәр кеше алыштыргысыз һәм һәр нәрсә үз урынында. Әбинең әкиятләре дә, тәмле бәлешләре дә, шул ук вакытта ул Азат бабайның үзе җыйган үләннәрдән ясалган искитмәле тәмле чәйләре дә, Фаил бабайның Арчадагы кәҗәләре, тавыклары да, минем чәчәк түтәлләрем дә, йорт куяннарыбыз да, умарталарыбыз да беребезгә дә чит була алмый, - ди Зилә ханым.
Соңгы вакытта Мортазиннарның күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә мөнәсәбәтле нинди дә булса социаль проектны тормышка ашыру теләге дә бар. Балалар иҗат үзәге булырмы ул яки башкамы - анысын вакыт күрсәтер.
Комментарийлар