16+

Америкада... татарча бәби чәе

Сурайа Гайнуллина - әдәбият сөючеләргә шактый билгеле исем. Ул - татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә ясап, китап итеп дөньяга чыгаручы талантлы, игелекле шәхес. Тәрҗемә иткән шагыйрьләрен (ул аларны яратып «минекеләр» дип йөртә) санарга ике кул бармаклары гына да җитми инде хәзер.

Америкада... татарча бәби чәе

Сурайа Гайнуллина - әдәбият сөючеләргә шактый билгеле исем. Ул - татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә ясап, китап итеп дөньяга чыгаручы талантлы, игелекле шәхес. Тәрҗемә иткән шагыйрьләрен (ул аларны яратып «минекеләр» дип йөртә) санарга ике кул бармаклары гына да җитми инде хәзер.

Сурайа ханым минем шигырьләрне дә русчага тәрҗемә итеп, укучыларымны арттырган кеше. Татарстанның Актаныш районында туып, Казанда үсеп, Мәскәү университетын тәмамлап, Америкада биофизика өлкәсендә хезмәт куйган галимә. Аның белән һәр аралашу ниндидер дөнья ачуга тиң. Электрон почта, ватсап араларыбызны якынайтыр өчен бик тырыша. Телефон аша Нью-Йорктан Сурайя ханымның ягымлы тавышы килеп ирешсә, күңелемдә бер тантана тоям, чөнки туган телемнең шундый еракта - океан артында да яңгыравына сөенәм. Моны Сурайя апа үзе дә белә. Әле менә күптән түгел генә шалтыратты да, үзебезнең йолаларга туры китереп, Бәби ашы илтергә җыенуын әйтте. Милләттәшебез Роза апаның беренче оныгы туган икән. Малай! Роза ханым Идиатулина да танышым. Америка белән Татарстан арасын якынайтып йөрүче бу ханым турында язганым бар иде. Лаеклы ялда булып, яше барса да, ара ерак дип тормый инде ана кеше, кызы Америкада яшәгәч, җыена да юлга кузгала. Кышны анда чыгып, яз башында Казанга кайткан иде, июль керер алдыннан тагын Америкага очты. Кызы Эльмира беренче бәбиен алып кайтырга җыена. Менә шул оныкка дәү әни булырга дип китте ул бу юлы. Эльмира Казан кызы, башкалада ике мәктәпне (инглиз һәм музыка) «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, югары уку йортында кызыл диплом алгач, Америкага эшкә киткән. Филадельфиядә белем алып, хәзер Нью-Йоркның Манхеттенында атаклы рестораннар челтәрендә директор урынбасары булып эшли.

- Кызымны бик яраталар, - ди ана, горурланып. - Польша егете гашыйк та булды әнә. Кияү поляк. Кем белә, бәлкем тамырларында татар каны да агадыр, Польшада татарлар шактый бит. Көй-моңнарыбыз да күңеленә бик ошый.

Эльмираның музыкага һәвәслеген белгәч, ире синтезатор да бүләк иткән. Хәзер әнә Татарстан гимнын, «Су буйлап», «Туган тел» көйләрен бергәләп «дүрт кулга» уйныйлар икән. Тик яшь әнинең уйнап утырырга вакыты бик калмыйдыр инде, хәзер улы «биетәдер». Ярый әле янәшәдә ике бала үстергән тәҗрибәле әнисе бар. Оныкның исеме Әдәм-Марат. Исемнең ике телгә дә туры килердәен сайлаганнар. Әдәм Европада, бигрәк тә Польшада еш таралган исем. Марат - Эльвираның берничә ел элек вафат буган әтисе истәлегенә.

Күчтәнәчләр-бүләкләр алып, менә шушы нәни Әдәм-Маратны күрергә барган инде Сурайя ханым. Нью-Йорк уртасында ике татар апасы татарча сөйләшеп, чәйләп утырганнар. бәби чәенең фотосы да ватсап аша килеп җитте. Кунак килешкә Роза ханым тәмле өчпочмаклар пешергән. Аш-суга бик оста ул. Америкага баргач, бөтен тирә-күршесен, милләтенә-диненә карамыйча, гает көнендә камыр ашлары белән сыйлауны гадәткә керткән. Хәзер тегеләре дини бәйрәмнәребезне көтеп кенә торалар ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading