Алексеевск тукучыларының кулдан тукылган бизәкләренең даны Сабан туйлары белән бергә Әстерханнан алып, Владивостокка, Парижга, Брюссельгә кадәр барып җитте. Татарстан җирендә җитештерелгән эксклюзив товарларны Монголиядә дә үз иткәннәр.
Тарихны барлаганда...
Мәгълүм ки, тукучылык белән элек-электән хатын-кыз шөгыльләнгән. XIX гасырда ук Алексеевскида эрләүчеләр мануфактурасы буларак нигез салынган оешманы да Макариха атлы ханымның исеме белән бәйлиләр. Явызлыгы белән аты чыкса да, эшләгән кешенең кадерен белгән, диләр аны. Дәлиле дә бар: бик нык эшләүчеләргә күлмәклек тукыма белән бер пар галош бирүе тарихка кереп калган. Трикотаж, бүрек, эрләү-бәйләү цехларын үз эченә алган «Ударница» әртиле тора-бара менә шушы эрләү мануфактурасыннан үсеп чыккан да инде. Бөек Ватан сугышы да әртил эшенә үз төзәтмәләрен керткән - шырпы цехы эшли башлаган. 50нче елларда исә предприятие, җиһаз ясаучы осталарны, тимерчеләрне берләштергән «Удар хезмәт» әртиле белән кушылып, райпромкомбинат булып киткән. Әлбәттә инде, кушылу нәтиҗәсендә, хезмәт күрсәтү төрләре дә күзгә күренеп арткан. Шулай да тимерче белән тукучының икесе ике яссылыкта булуы көн кебек ачык. Шуңа да үз аягында шактый нык басып торган фабриканың 1968 елдан мөстәкыйль үсеш юлын сайлавы гаҗәп түгел. Җырлап эшләүгә йөз тоткангамы, ул елларда хәтта үзенең хор коллективына кадәр була фабриканың.
- Предприятиенең үсешенә заманында аның директорлары Николай Жирнов, Олег Зайцевлар зур өлеш кертә. Әйтик, Олег Зайцев килгәч, яңа корпус белән беррәттән, эшчеләргә фатирлар да төзелә башлый. Станоклар кайта, предприятие транспортлы була, - ди биредә 30 ел өзлексез эшләүче Фирая ханым Сергеева, үткәннәрне барлап.
Хәер, 1999 елда «Алексеевск нәфис туку фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры итеп билгеләнгәч, Фирая Сергеевага да (башта ул баш бухгалтер вазифасын башкара) шактый сынаулар аша узарга туры килә, коллективны 90нчы еллардагы икътисади кризистан исән-имин алып чыгу бурычы йөкләнә. Төзелештәге кирпеч белән измә кебек, фабрикада да чималың булса эш бара, булмаса - юк. Ә бу - акчасызлыктан интеккән, чималдан җилләр искән чор. Бәхетләреннән, ул чактагы район хакимияте башлыгы Алексей Демидов белән бер фикердә булалар: «Ничек кенә булмасын, предприятиене саклап калырга!» Чарасы да табыла. Хакимият башлыгы ике тонна ак май бирә фабрикага. Алыш-биреш-бартер заманында бу инде кызыл мал. Шул майның бер тоннасын Вахитов исемендәге химкомбинатта сабын-порошокка әйләндерсә, 0,5 тоннасын ул чагында эшләп торган «Заря» кондитер фабрикасында печенье, конфетка әйләндерә Фирая ханым. Майның калган 0,5 тоннасы Костромага юл ала. Шул рәвешле кулга кергән әйберләрне алыш-биреш итә торгач, Костромодан ике тонна җеп төяп кайта Фирая Сергеева. Кем әйтмешли, төяп бара, төяп кайта. Шулай итеп, каккан бер генә казыкка да хилафлык китермичә, югалтуларсыз, фабриканы саклап кала алалар. Алай гына да түгел, тора-бара киңәеп тә китәләр - тукучылар белән янәшә тегүчеләр цехы да барлыкка килә. Дөрес, бүген элеккеге кебек аерым-аерым цехларда җеп буяп, агартып, бер катлы җептән икешәр-өчәр катлы җеп катып, чимал эшкәртеп ятмыйлар - әзер чимал белән эш итәләр. Билгеле инде, коллектив та 300 кешелек түгел - ике цехта (тегү, туку) 50дән артык кеше эшли.
Тәҗрибә, тырышлык, традицияләр...
Тукучылар арасында яшьләр берән-сәрән генә. Нигездә, барысы да 30-35әр ел эшләгән, күзне йомган килеш тә нәрсәнең кайда икәнен чамалый торганнар. Әйтик, предприятие ветераны Надежда Смелова цехка мәктәпне тәмамлауга ук килгән. Берничә айдан аның эшли башлавына 40 ел тула. 55 яше уңаеннан, мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Россия Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган.
- Эшемне бик яратам. Әнием Елизавета Михайловна да шушында 35 еллап эшләде, пенсиягә дә моннан китте. Әти ягыннан апам Валентина Шәйхетдинова да тукучы иде. Үз гомеремдә мин дә бик күп нәрсәләр тукыдым, аның хәзер исәбе-хисабы да юк инде, - ди Надежда һәм моннан 35 ел элек булган вакыйгаларны хәтерендә яңартып ала. - Кияүгә чыкканда да бирнәгә тукылган эскәтерем дә, сөлгем дә бар иде. Аларны цехтагы кызлар тукып бирде. Үзем ул вакыттта салфеткада утыра идем. Ә инде кызларым Юлия белән Марина кияүгә чыкканда, аларга «Совет да любовь» дигән салфеткаларга кадәр тукыдык, - ди ул.
Лилия Черкесова, Валентина Кокуркина, Лена Ермолаева, Елена Егоровалар да, сүзгә кушылып, шактый истәлекләр белән уртаклаша алган булыр иде. Ни генә сөйли башласалар да, очы-очка ялганып бара, чөнки монда сүз аерым бер кеше турында гына түгел, ә тукучы династияләр турында бара. Әйтик, менә Лилия Черкесованың өч апасы да фабрикада эшләгән. Новиковалар, Бахимовалар турында сөйли башласаң, гомумән тулы бер нәселне «кузгатырга» кирәк булачак. Аларның фабрикадагы гомуми эш стажы 150-200 ел белән исәпләнә. Бу традиция бүгенгәчә дәвам итә. Фирая ханымның үзенең кызы Елизавета да, финанс институтын тәмамлап, инде менә сигезенче елын фабрикада эшли. Үз тарихы, үз традицияләре булганга да, оешуына 100 ел тулганда, фабрика музейлы булырга тиеш дигән максатлары да бар. Бу юнәлештә оештыру эшләрен инде башлап та җибәргәннәр. Хатирәләр белән уртаклашырга әзер торучылар да юк түгел - кайчандыр үзләре эшләгән коллективның ярдәмен тоеп яшәүче 120ләп пенсионеры бар фабриканың.
Комментарийлар