Безнең Нәсимәнең кыланмаганы юк аның, диләр Уразайда. Дөресе дә шул. Нигә тотынса, шуны булдыргач, ни дисеннәр инде. Ире Мөнәвир үлеп дистә еллап узгач, туган авылында үзенең әти-әнисе нигезендә өй сала башлагач та, «Әллә соң бу Нәсимә җенләнгәнме?» - дип шаккаталар аңа. Башланган эш - беткән эш дигәндәй, бүген инде аның...
Безнең Нәсимәнең кыланмаганы юк аның, диләр Уразайда. Дөресе дә шул. Нигә тотынса, шуны булдыргач, ни дисеннәр инде. Ире Мөнәвир үлеп дистә еллап узгач, туган авылында үзенең әти-әнисе нигезендә өй сала башлагач та, «Әллә соң бу Нәсимә җенләнгәнме?» - дип шаккаталар аңа. Башланган эш - беткән эш дигәндәй, бүген инде аның әнә шул гүрнәчәдәй өендә яшәп ятуы.
Кулыннан гөлләр тама
- Улларым Марат белән Эдуард ярдәм итмәсә, андый эшне тәвәккәлли алмас идем инде, - ди ул үзе. Нәсимә апа белән аның өендә түгел, ә авылларына терәлеп үк диярлек торган Чатыр тавында очраштым мин. Елның-елында уздырылып килүче «Чатыртау җыены» дип аталган фольклор фестиваленә үзенең кул эшләрен алып чыккан иде ул. Бәйләмнәренең ниндие генә юк. Башмаклар, оекбаш, бияләй, мамык шәлләр...Ә үзе көн дәвамында бөтен халыкның игътибарын җәлеп итеп, кечкенә станокта ангор җебеннән шарф тукып утырды.
- Күргәзмә-фәлән дисәң, менә шулай ярты өен төяп килә инде ул безнең, кабактан, яшелчәләрдән төрле композицияләр ясарга да аңа куш. Әле күптән түгел генә дә оста куллар күргәзмәбез районда беренче урынны алды. - ди авыл мәдәният йорты директоры Гөлфия Әхмәтҗанова.
- Торгынлык елларында Азнакайда әни белән мин генә эшләдек бу шарфларны. Ангор мамыгын алып кайтып, җегерләп, буяп тукый идек. Эшен бетереп аялап куйгач, матур булып кабарып кала ул. Бик модада иде бит болар. Үземдә әле дә бар алар. Өр-яңа кебек, сипсемәгән дә. Шушыны тукып, ул заманда сигез мең сум акча эшләгән идем. Акча алышынганда, ул бер көндә юкка чыкты.
«Янды», - ди Нәсимә апа җепләренең әле берсен, әле икенчесен алыштыра-алыштыра. Көнендә авыр булса да, офтанмый үзе. Оптимист чөнки. Шул арада туку станогының тарихын да сөйләп ала.
- Без кечкенә чакта Маһирә әбиемнең зур туку станогы бар иде. Паласларны гел үзе тукыды. Өйне сүткәндә каядыр юкка чыкты шул. Менә шул элеккеге станоклар үрнәгендә ирем ясап биргән иде моны, - ди ул, станогына ымлап. - Беренче шарфны, ике яклап җепләр сузып, булавка белән станоксыз-нисез эшләгәнем әле дә истә... Ә бәйләргә әни өйрәтте. Хәзер инде бәйләгән күп әйбер бүләккә китә. Мамык шәлләрне дә күп бәйләдем. Шәл читләрендәге бизәкләрне дә гел яңартып торасы килә. Әле хәзер дә үземә дип атап бәйли башлаган шәлем бар. Ни генә күрсәм дә, шуны эшләп карамый, күңелем басылмый, - ди әңгәмәдәшем.
Монысы да хак бит, әй. 70не түгәрәкләп килүче Нәсимә апаның машина алып, рульгә утыруына да ике генә ел. Гомере Азнакайда сәүдә өлкәсендә узган, шактый еллар хуҗалык товарлары кибетендә директор булып эшләгән Нәсимә апа сәхнәгә дә пенсиягә чыккач кына менгән. Ә тавыш, кем әйтмешли, бөердән чыга. Людмила Зыкина җырлыймы әллә дип сискәнеп куярсың, валлаһи. «Оренбургский пуховый платокны» кайчан өйрәнәсең инде дип тора салып кына әйтми бит инде аңа таныш-белеш. Бар да нәселдән килә. Моңлы гаиләдә үскән - әтисе Гомәр авылда бер тальянчы, әнисе Рабига апа җырларга бик хирыс кеше булганнар. Әле күптән түгел генә «Балкыш» республика фестиваленең Әлмәттә узган сайлап алу турында да катнашкан Нәсимә апа. Район үзешчәннәр смотрында исә вокал буенча «Иң яхшы хатын-кыз тавышы» номинациясендә җиңү яулаган.
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ригель Әхмәтҗанов баянда уйнап торганда, җырлауның бер ние дә юк аның, - ди әңгәмәдәшем. Кичә кичкырын, соң да бугай инде дип, уңайсызланыбрак телефонын җыям Нәсимә апаның. Кая ул йокы! Исендә дә юк. Шау-гөр килеп клубта репетиция ясап яталар. Баян, җыр тавышы ул икенче бүлмәгә чыккач кына бераз басылгандай итте. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, Чәй бәйрәме уздырасылар икән.
Умартачы Нәсимә
Шау чәчәктә утырган бакчасы гына түгел, шул чәчәкләрне үз иткән бал кортлары да ишле Нәсимә апа Хәбибуллинаның.
- Мин үземне белә башлаганда ук, бакчада умарта караучы әти янында идем инде. Ул башта озак кына бригадир, аннан, шактый гына, умартачы булып эшләде. Өйдә дә умарта тотты. Мин кияүгә чыкканда да туйга бер баш умарта бүләк итте. Кул арты җиңел булды - умарталарны инде 20 башка җиткердек, - ди ул.
Нәсимә апа кулына эләксә, була да була инде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар