16+

Астролог Лидия РУСИНОВА 2016 елда Путин белән безне ни көтүен әйтте

Барлык йолдызнамә билгеләренә берьюлы яхшы була алмый. Күпмедер вакыт муллыкта яшәгән билгеләргә матди яктан зыян килергә мөмкин.

Астролог Лидия РУСИНОВА 2016 елда Путин белән безне ни көтүен әйтте

Барлык йолдызнамә билгеләренә берьюлы яхшы була алмый. Күпмедер вакыт муллыкта яшәгән билгеләргә матди яктан зыян килергә мөмкин.

Кучкарларны уңай үзгәрешләр көтә, моңа әзер булып торырга кирәк.
2015 ел белән чагыштырганда, Үгезбозаулар өчен 2016 ел уңышлырак киләчәк. Игезәкләрне сентябрьгә кадәр кыенлыклар көтә, көз көне генә җиңел сулап куя­чаксыз. Кыслаларның шәхси планеталары әйбәт урнашса, сәяхәтләр, файдалы килешүләр, бала туу көтелә. Арысланнарга киләсе елда хыялларын тормышка ашыру өчен берни дә комачау итми. Сентябрьнең беренче көннәрендә туган Кызларга сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга киңәш итәм.

2015 елда Үлчәүләрнең тетмәсе тәмам тетелгәндер, киләсе елда җиңеллек көтелә. Владимир Путин - Үлчәү, бер яктан, аңа Уран тискәре йогынты ясый, димәк, санкцияләр дәвам итәчәк, әмма Юпитерның яхшы тәэсир итүе илнең хәвефсезлеге турында сөйли. Чаяннар шактый киеренкелектән соң, ниһаять, күп кенә очраклардан җиңүче булып чыгачак. Укчыларның киләсе елда кыенлыклары күп була, Сатурнның йогынтысы аркасында алар депрессиягә бирелергә мөмкин. 17 декабрь тирәсендә туучыларның июль белән августта баеп китү ихтималы бар. Сукоярларның яңа елда хәлләре начар булмаячак. Нептун, Юпитер һәм Сатурн кебек галәмәт көчле планеталар Балыкларны кайгыга салачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading