16+

Айдарга ике-өч ай йөрерлек «төтен» бүләк ителде

Казанда яшәүче Айдар Вәлиәхмәтовка 3000 кубометр табигый газ ягулык картасы тапшырылды. “Машинамда ике-өч ай бушлай төтен чыгарып йөрим инде болай булгач”,–дип, сөенечен журналистлар белән дә уртаклашты Айдар.

Айдарга ике-өч ай йөрерлек «төтен» бүләк ителде

Казанда яшәүче Айдар Вәлиәхмәтовка 3000 кубометр табигый газ ягулык картасы тапшырылды. “Машинамда ике-өч ай бушлай төтен чыгарып йөрим инде болай булгач”,–дип, сөенечен журналистлар белән дә уртаклашты Айдар.

Татарстанда юридик һәм физик затларның транспорт чараларын табигый газ ягулыгына күчерү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Программага 1300 нче кеше булып эләккән Айдар Вәлиәхмәтов.

– Транспорт чарасын газга күчергән 1500 нче кешегә дә бүләк әзер, – дип, алдан ук әйтеп куйды “Газпром газомоторное топливо” компаниясенең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин.

Республикада транспорт чарасын табигый газ ягулыгына күчергән юридик һәм физик затларның, машинага махсус механизм урнаштыруга тотылган чыгымнарының 30 процентын Татарстан хөкүмәте субсидияли ягъни бәянең 70 процентын гына түлисең. “Газпром газомоторное топливо” компаниясе 1500 кубометр табигый газ ягулык картасы бүләк итә. Юридик затлар транспорт чарасына газ механизмы урнаштыру бәясен өлешләп-өлешләп түли ала.
Булат Газизуллин сөйләгәнчә, субсидияләр өчен Татарстан хөкүмәте 70 миллион сум, ә “Газпром газомоторное топливо” компаниясе 58 миллион сум билгеләгән. Ташламалар әлегә 1500 машинага гына исәпләнгән, димәк, тагын 200 кеше мөмкинлектән файдаланып кала ала.

Татарстанда хәзер автомобильләргә газ тутыра торган 19 станция (АГНКС) эшли.
– Станцияләр тагын Әлмәт, Зәй һәм Нурлат шәһәрләрендә төзеләчәк, – диде Булат Газизуллин.
Бензинның 92 нче маркасының бер литры бүген 34-37 сум, ә газның бер кубометры – 13 сум. Транспорт чарасы бензинда да, газда да бер үк диярлек араны уза. Газ берничә километрга калыша, тик бәя экономиясе бәхәссез.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading