Ә сез балагызның фотосын интернетка урнаштырырга курыкмыйсызмы?
Айсылу Лерон, «Татар радиосы»нда ди-джей:
- Бер дә курыкмыйм. Мин көн саен диярлек балаларымның фотоларын «Инстаграм» челтәрендә урнаштырып барам. Фотога бәйләп ниндидер тема күтәрәм, шәхси битемә язылучылар арасында аралашу оештырам. Фото аша бозуларга килгәндә, сиңа начарлык теләгән кеше аны теләсә ничек эшли ала...
Ә сез балагызның фотосын интернетка урнаштырырга курыкмыйсызмы?
Айсылу Лерон, «Татар радиосы»нда ди-джей:
- Бер дә курыкмыйм. Мин көн саен диярлек балаларымның фотоларын «Инстаграм» челтәрендә урнаштырып барам. Фотога бәйләп ниндидер тема күтәрәм, шәхси битемә язылучылар арасында аралашу оештырам. Фото аша бозуларга килгәндә, сиңа начарлык теләгән кеше аны теләсә ничек эшли ала дип уйлыйм. Ә фотоны коммерция максатларында файдалансалар ни? Бөтенесен уйласаң, яшәве катлаулы булыр иде. Баласының фотосын гомергә бер интернетка куйганнан соң, сабые авырганнар, күз тиде, дип борчыла. Минемчә, матурларын сайлап, яхшы ният белән, ешрак куярга кирәк фотоларны.
Айгөл Бариева: «Фотога төшү - кешенең энергиясен ала»
Интернеттагы фотоң матур - кемнәр элгән, яки социаль челтәрләргә бала сурәтен урнаштыру куркынычмы?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар