Күп еллар Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, бакча эшенә чумган Гүзәлия ханым Сундукова һәр җәйне кунакка дәшә мине.
Хуҗалар яшәгән йорт капкасын ачкач ук, могҗизалы дөньяга кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Хуҗаларның үз куллары белән тудырган матурлыклары әкият илен хәтерләтә. Әнә Гүзәлия апа белән Минзаһит абый (авылда аны Миша дип йөртәләр), сөйләшә-сөйләшә, нидер эшләп йөриләр...
ТЕГЕРМӘНЧЕ БИЛӘМӘСЕНДӘ
Хуҗалар бакча эшенә әле җир өстендә ап-ак кар ятканда ук керешәләр. Быел Минзаһит абыйга эшеннән 3,5 ай түләүсез ял биргәннәр дә, алтын куллы оста бөтен фантазиясен тегермәнче биләмәсен ясауга җиккән. Менә монысы тегермән. Аның пропеллеры мотор ярдәмендә зыр-зыр әйләнә. Әнә җигелгән ат арбасында кечкенә капчыкларга тутырылган он. Янәшәдә генә тегермәнченең өе. Аны усал этләр һәм каравылчы саклый. Элек ачлык вакытларында тегермәнче авылда хәллеләр рәтендә саналган. Тамагы тук, өсте бөтен булган аның. Бу биләмәдән дә тегермәнченең мул тормышта яшәгәнлеге күренеп тора.
- Ә бу бертөсле нечкә бүрәнәләрне каян алуым белән кызыксынасыңмы? - дип, минем сораулы күз карашымны аңлап алды Минзаһит абый. - Урманнан бертөслерәк агачлар эзләп күпме вакыт уздырганымны үзем генә беләм. Әмма тырышкан - морадына җиткән, диләр бит. Мин дә иң матурларын гына сайлап кистем.
Күрегезче, тегермәнче картка су алу өчен кое да бар икән бит. Бурап куелган, чиләге асылган, коесындагы мичкәдә суы да бар. Ә менә чиләге нидән ясалган икән дип кулга тотып карадым. Куертылган сөт банкасын утын чырасы белән төреп алганнар. Вәт, матур, ичмасам!
Бу хикмәтле биләмәне ясауның серен дә чиште йорт хуҗасы.
- Телевизордан бакчачыларга багышланган «Азбука огородника», «Загород», «Стиль сада» тапшыруларын яратып карыйбыз. Анда ташландык әйберләрдән дә әллә нинди матурлыклар тудыралар. Без дә үзебезгә ошаганнарын истә калдырырга тырышабыз, - ди.
ГНОМНАР КУНАККА КИЛГӘН
Ә менә бу территориягә гномнар хуҗа. Себерке һәм тракторның һава чистарткычыннан ясалган өйләрдә берсеннән-берсе кечкенә гномнар яши. Алар янына кунакка тиен дә килгән әнә. Пластмасс савытлардан ясалган опята, чебен гөмбәләре дә бакчага үзгә бер ямь өстиләр. Коңгызлар, чәчәкләр белән бизәлгән читәннең матурлыгын күрегезче!
- Колорадо һәм камканы каскадан ясадым. Әнә камка дошманына ничек усал итеп карап тора, - ди Гүзәлия ханым. - Каскаларны Казаннан тикле алып кайттым. Кайда ташландык әйбер күрәбез, шуны алып кайтабыз. Шулардан әллә нинди матурлык тудырабыз.
Тузган балалар коляскасының күненнән чәчәкләр барлыкка килгән, аларның үзәген пластинкалар тәшкил итә. Поликарбонаттан эшләнгән беседканың бер ягын дисктан ясалган виноград тәлгәше бизи. Шунда ук тулышкан арыш башагы да урын алган. Ә бакчада кызу эштән соң биредә чәй эчүе ничек күңелле! Махсус урында шашлык кыздырырга, чәй кайнатырга була. Чәй өстәлен кер юу машинасының «отжим»ыннан ясалган фонарь яктырта.
КҮЛ БУЕНА КИЛСӘҢ ИДЕ
Бакчаның нәкъ уртасында зәңгәр «күл» җәйрәп ята. Аның бөтен ягыннан су сиптерә. Ә күл уртасында аккош, үрдәкләр йөзә. Хәтта тере балык та бар биредә. «Күл»нең тирә-ягын камышлар, төрле чәчәкләр уратып алган. Бу матурлыкны агач башыннан маймыл күзәтә. Ап-акка буялган ташлар өстендәге фонтанга карап та, матур хыялларга бирелүеңне сизми каласың.
- Бу - безнең иң яраткан урын. Шушы «күл» буена утырып, су кошларының җил уңаена акрын гына йөзгәннәрен күзәтү бик рәхәт, - ди Гүзәлия апа. - Бөтен эшне Минзаһит белән бергәләп башкарабыз. Ул - балта остасы да, электрик та. Үзем генә булсам, моның кадәр зур бакчаны тәртиптә тотып булмас иде.
Йорт хуҗасының алтын куллары ясаган балалар мәйданчыгына юл тотабыз.
Казаннан кайтачак оныкларга мәйданчык инде әзер. Комлыкта уенчыклары, әйләнергә карусель, атынгыч көтә аларны. Малайлар әбисе белән бабасы ясаган поездны да үз итәрләр. Җил юнәлешен күрсәтә торган самолет та күккә күтәрелеп бара.
ЯШЕЛЧӘЛӘР ШАУЛАП ҮСӘ
Теплицадагы кыярларны ашый башлаганнарына бер айлап бар икән инде. Борыч-помидорларны шушы көннәрдә ачык грунтка күчерә башлаганнар.
- Игътибар итсәгез, мин бөтен яшелчәнең аскы яфракларын өзәм. Шулай иткәндә, алар тагын да тармакланып, юан булып үсәләр, уңышны да мул бирәләр, - ди хуҗабикә.
Бакчасындагы виктория, кура җиләкләрен, виноград, декоратив агачларны, 40тан артык чәчәк орлыкларын - барысын да Мәскәүдән почта аша кайтарткан.
- Ел саен 4-5 мең сумлык орлык кайтартам. Безнең як климатына чыдам абрикос та утыртып карадык әле, - ди Гүзәлия апа.
...Бакча буйлап бик озак сәяхәт иттек без. Виктория арасына ни өчен сарымсак утыртуы белән дә кызыксындым. Анысы җиләк төрле чирләргә бирешмәсен өчен, утыртыла икән. Бакчадагы урынны экономияләү өчен, редисны да җиләк арасына чәчкәннәр.
- Бөтен нәрсә су ярата. Җәй көне яшелчәләргә суны жәлләми сибәргә кирәк, - ди Гүзәлия апа.
Аннан соң без аның белән беседкада шомырт, карлыган яфраклары салынган хуш исле чәй эчтек. Тормышка ашырачак тагын бик күп матур хыяллар белән уртаклашты хуҗалар...
Комментарийлар