16+

Бай мескен йоклый алмый, Байлыктан йокысы кача (уены-чыны бергә)

Минем ярлы ябагайлыгым бөтен дөньяга билгеле бугай инде.

Бай мескен йоклый алмый, Байлыктан йокысы кача (уены-чыны бергә)

Минем ярлы ябагайлыгым бөтен дөньяга билгеле бугай инде.

Көн дими, төн дими электрон почтама әле тегеннән, әле моннан мине тиз генә баерга өйрәтә торган берсеннән-берсе акыллы киңәшләр килә. Әйтик, әле күптән түгел генә мине нефть магнаты ясарга теләделәр. Кара алтынны сатышырга тәкъдим итеп хат килде. Белмәсәң, өйрәтәбез дә дигәннәр. И, рәхмәт төшкерләре, теләкләре изгедә бит боларның. Фонтан булып җир өстенә ургыган нефтьне сатышсаң, начар булмас иде дә ул... Аннары Канарларда, Майямиларда ак комлы океан ярында арка кыздырып кына ятасың инде. 

Әллә тәвәкәлләп караргамы дип уйламакчы булып йөргән арада тагын бер хат пәйда булды. Монысы тагын да сөенечлерәк. (Бәхет бер килсә килә бит ул, ишелеп төшә.) Җәһәннәм читендәге Того шәһәреннән мистер Дэвид Уильямстан. Бик бай банкир икән ул Аның клиентлары 5,6 миллион долларга ия булган ирле-хатынлы берәүләр үлеп киткәннәр дә... ( әйе, әҗәлдән байлык кына алып кала алмый) игелекле күңелле банкир аларның акчаларын миңа тәкъдим итәргә булган. Чөнки теге бакыйлыкка күчкән мескеннәрнең байлыкларын калдырырга бер генә дә дә варислары юк икән. Хәтта эт- песиләре дә булмаган. Чөнки кайбер шундый черегән байларның бөтен мал-мөлкәтләрен дүрт аяклы дусларына мирас итеп калдырганнарын да беләбез. Ярар, булмаганы яхшы булган, әгәр булса ул миңа тәтемәс иде әле. Нинди генә рәхмәтләр әйтим инде монысына.

Җир шарындагы 8 миллиард кеше арасыннан мине сайлаган бит. Мине. Исемемне дә дөрес язарга тырышкан. Минем атым чит ил кешесенә түгел, рус халкына да язганда кыенлык тудыра торган шактый үзенчәлекле. Бер язганда өч хата ясаган очраклар да булгалый. Ә монда дөп-дөрес. Әлеге зур сумманы нәкъ менә миңа бирәсе килү теләге бик көчле булгандыр инде, татар теле сүзлекләре аша өйрәнгәндер, рәхмәт төшкере. Мин, гомер буе 5-10 мең сум хезмәт хакына эшләгән каләм әһеле буларак, аның кадәр акчаны күз алдыма да китерә алмадым. Авызы юкә бау белән бәйләнгән шыплап тутырылган бер арыш капчыгы буламы икән ул? Әллә инде бер вагон укмы?

Тау кадәр мондый акчаны алдыңа өеп куйсалар, акылдан да шашарсың, Аллам сакласын. Андый мисалларны адым саен ишетеп торабыз. Бәласеннән баш аяк. Аннары дөньяда миннән хәерчерәкләр дә җитәрлек инде ул. Ә минем әле аллага шөкер. Исән-сау эшләп йөрим, аягым-кулым бар. Хезмәт хакына пенсия дә өстәлде, анысы да иш янына куш. Тагын шунысы, юрганга карап аяк сузарга өйрәнгән инде без, артыгын өметләнмибез, көтмибез. Әйе шул, миннән ярлыраклар да буа буарлык бу дөньяда. Әнә, Африкада балалар ачтан үлә. Дәвалану өчен миллионнар көтеп соң сулышларында ятучылар да, җиде мең пенсияләрен нәрсәгә тотарга белмичә башлары авыртучы карт-карчыклар да аз түгел. Кемнәрдер гомере буе юньле фатир күрә алмый тилмерә. Ул Канададагы банкир әфәнде алай бик шәфкатьле булгач, шундыйларга бирсен ул акчасын. Бүлеп бирсә тагын да әйбәтрәк булыр, аз-азлап булса да, күбесенә өлеш чыгар. Шулай дип, һәрхәлдә, дөрес уйлаганмындыр дип уйлап, зинһар өчен дип үтенгән булса да, мине мизгел эчендә черегән бай ясарга теләгән бу хатны да җавапсыз калдырдым. 

Алтын күргәч, фәрештә аза диләр. Азмый-тузмый гына “ач тамагым, тыныч колагым” дип яшәвемне дәвам итим әле дип, катгый карарга килеп, байлыкка омтылган нәфесемне җиңеп өйгә кайтсам, почта әрҗәсендә бер хат мине көтеп тора. Анысы әллә кайдан түгел, Тверьдан гына килгән булып чыкты. Монысы тагын да өметлерәк. Анда акка кара белән минем 2 миллион 800 мең сум акча отуым турында хәбәр ителгән. Менә ходайның рәхмәте, бирим дигән колына чыгарып куяр юлына диләрме әле. Балаларны кеше шикелле итеп бөтен шапртын китереп, башлы-күзле итеп бетерәсе бар. Күпүбалалы гаиләдә акча артык булмый бит инде.

Шарты да әлләни эшләп булмаслык түгел - конвертка салынган каталогтан бер товарга заказ гына бирәсе. Анысы да кирәкле әйбер бит, төшеп югалган акча булмый инде ул. Адресны каян тапканнар диген. Әй, искә төште, телевизордан бик рекламалап мактагач, банкалар консервлау өчен ваккуумлы насос белән суыртылып ябыла торган капкач сораткан идем. Озак көтмәдем. Тик өметем акланмады, кыяр-помидорлар бер атна эчендә күпереп чыгып, капкачларын алып аттылар. Мин хәзер ул эшкә ярамаган нәрсәләрнең кайда икәнлекләрен дә белмим инде. Эчне пошырып тормасыннар дип, күз алдыннан ук югалттым. Бәяләре бар иде үзләренең. Мин инде бу хакта оныткан идем. Мондый гына алданулар безнең тормышта аз булмый бит инде. Тукай әйтмешли, берәү алдый, берәү алдана. Хәзер ул азрак үзгәрде дә бугай. Берәү алдый, меңәү алдана. Барысын да исеңдә тотып, күңелеңә авыр алсаң, үз-үзеңне кызганудан йөрәгеңнең шартлавы бар. Мин оныткан булсам да, болар онытмаганнар бит, рәхмәт яугырлары. Менә җиңүче дә иткәннәр. Күңелең тагын бер алгысынап куйгандыр әле дисезме. Юк шул менә. Без бит балачакта кызык кына бер җыр җырлап үскән буын.

Бай мескен йоклый алмый,
Байлыктан йокысы кача.
Ә ярлы шып-шыр ялангач 
Җырлап күңелен ача. 

Без бу җырны җырлаганда акча капчыклары өстенә менеп утырып йоклый алмый интегүдән күзләре кызарып беткән мескен бай капиталистны бик кызгана, әле ярый, без алай түгел дип үзебез өчен бик сөенә идек. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, ярый әле, безгә шул җырны өйрәткәннәр дип шатланып туялмыйм. Ул бит безгә рухи байлыкны акчадан, матди байлыктан өстен куярга өйрәткән. Бу җырны ишетмәгән һәм аны иш итмәгән булсак, бар нәрсә дә нәрсә акчага һәм байлыкка корылган бу бүгенге дөньяда ничек яшәр идек?! 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading