16+

Бала күзсенгәндә 41 казыктан 41 йомычка алырга кирәк

“Без бел(мә)гән йолалар” рубрикасына укучыларыбызның сораулары да килә башлады. Укучыларыбыздан килгән сорауларга җавапны рубрикабызның авторы, йолалар һәм гореф-гадәтләрне фәнни яктан өйрәнгән Зәлия Брусько җавап бирде.

Бала күзсенгәндә 41 казыктан 41 йомычка алырга кирәк

“Без бел(мә)гән йолалар” рубрикасына укучыларыбызның сораулары да килә башлады. Укучыларыбыздан килгән сорауларга җавапны рубрикабызның авторы, йолалар һәм гореф-гадәтләрне фәнни яктан өйрәнгән Зәлия Брусько җавап бирде.

“Бала кендегеннән бозым да ясыйлар...” (“Шәһри Казан”, 2020 ел, №140) язмасы дөнья күргәннән соң редакциябезгә  түбәндәге  эчтәлектәге сорау юлладылар.
“Мин күлмәк киеп (соңгылык эчендә) туганмын. Нәнәем аны матчага кыстырып калдырган. Әти яңа өй салганга да 30 ел. Ләкин гел төшемдә шул соңгылык кыстырылып калган өйне күрәм. Моны ничек аңларга да белмим. Ул соңгылыкның берәр “тылсымы” бар микән?”, дигән сорау юллаган иде бер укучыбыз (орфография һәм язу стиле сакланды – авт).

– Соңгылык, баланың йөзлеге, кендеге – алар бала белән бергә яралып, аның туклануын, тышкы дөнья йогынтысыннан саклануын тәэмин итеп торган органнар. Аларны, русча әйткәндә, баланың “двойниклары” дип тә атыйлар. Чөнки бала 9 ай буена әлеге органнар хисабына яши, үсеш ала, алар аның белән бербөтен булып, бер организм булып җитлегә. Шуңа күрә дә аларны теләсә кая ташларга да ярамый, бик хәстәрләп җыеп кую кирәк. Алар кешене үзенең  туган нигезенә бәйли, ерак җибәрми дигән ышану да бар халыкта. Монда тәгаен гына җавап бирүе дә кыен, – дип аңлатмасын бирде Зәлия ханым.

“Күзсенгәннән 41 йомычка” (“Шәһри Казан”, 2021 ел, №2) язмасы да укучылар арасында кызыксыну уятты.
“Имләүләргә килгәндә, алар бик күп һәм үзенчәлекле. Аксубай районының бер авылында яшәүче Халисә ападан мондый имләү язып алган идем: “Бала күзсенгәндә 41 казыктан 41 йомычка алырга кирәк. Шуны бер савытка салып яндырасы һәм баланы шуның белән төтәслисең”, – дип язган идегез.  Нишләп нәкъ менә 41 икән?” – дигән сорау килеп иреште.

– Бик күп халыкларда саннар тылсымына ышану яшәп килә. 40, шул исәптән 41 дә, алар беркадәр чик дигән төшенчәләр белән бик нык бәйле.
Ниндидер бер вакыйга белән икенче вакыйга чиген, вакыт чиген күп очракта 40 саны билгели. Татарларда, мәсәлән, баланы 40 көнгә кадәр чит кешегә күрсәтмәү, аны 40 көнгә кадәр кадәр җен-зәһмәттән саклау, үлгән кешенең 40ын  үткәрү һәм башкалар бар.
Ә 41, шуннан чыгып, димәк, шул билгеле бер чикне үтеп китү, 40 санының көченә ышануга бәйле булса кирәк. Монда 41 саны 40 саны белән тәңгәл булырга тиеш, – диде Зәлия Брусько.

P.S. Дөрестән дә, татар халкында 40 саны белән бәйле әйтемнәр, мәкальләр дә бик күп бит: “Мокытны кырык ел укыт – барыбер мокыт”. “Кырык каргага бер таш җитә”. “Коралда кырык кешенең көче бар”. “Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер”. “Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар” һәм башкалар.
40 саны унарлы системада гадәти булмаган сан булып исәпләнә. Элек рус халкында “сорок” дип капчык аталган, чөнки капчыкка 40 тиен яки кеш тиресе сыйган. Бу акча берәмлеге булып йөргән,  имана, ясакны тире белән түләгәннәр.

Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading