16+

Балалар акча эшли аламы? Берничә тәкъдим

Билгеле бер яшькә җиткәч, һәрбер яшүсмер үзен мөстәкыйль һәм бәйсез итеп хис итәргә тели. Үз акчасы булуы һәм теләгән нәрсәне сатып алу турында хыяллана башлый.

Балалар акча эшли аламы? Берничә тәкъдим

Билгеле бер яшькә җиткәч, һәрбер яшүсмер үзен мөстәкыйль һәм бәйсез итеп хис итәргә тели. Үз акчасы булуы һәм теләгән нәрсәне сатып алу турында хыяллана башлый.

Яшьләрнең күпчелеге үз алларына максатлар куя белә. Аларның, әти-әниләренә финанс яктан бәйле булмыйча, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәсе һәм яшьтәшләре арасында таныласы килә. Ничек ярдәм итәргә соң?

Кирәкмәгән әйберләрне сату
Һәр гаиләдә кирәксез һәм күптән онытылган әйберләр бар. Балага бушлай игъланнар сайтында шуларны сатарга, ә акчасын үзенә калдырырга тәкъдим итегез. Сату өчен ул билгеле бер эш башкарырга тиеш: товарны тиешенчә кыяфәткә китерергә, белдерү язарга, бәя куярга. Сатучы булып ата-ана чыгыш ясый. Яңа смартфон телиме? Үзенең искесен сатсын һәм шул акчага яңаны сатып алсын. Әгәр телефон кыйммәтрәк торса, иске әйберләрне саткан акчалардан өстәсен. 

Гаиләдә акча эшләү 
Сүз юылган савыт-саба өчен балага түләү турында бармый. Хуҗалык буенча ул бушлай ярдәм итә. Әгәр яшүсмер нәрсәдәдер гаиләгә акчаны янга калдырырга булышса, аерманы кесә акчасы сыйфатында алырга мөмкин. Мәсәлән, сез яңа суыткыч сатып алырга телисез. Фирма, опция һәм бәя буенча төгәл аңлау бар. Бала үз өстенә бәяләр мониторингын алырга мөмкин. Кайсы кибеттә сатып алырга, купон яки ташламалы акция табу, диик. Шул рәвешле бу суыткычны 1 000 сумга арзанрак сатып алсагыз, ата-аналар акчаны янга калдыра, ә бала үзенә акча эшли.
Әгәр дә сез еш кына азык-төлекне китереп бирү форматында (доставка) алсагыз, компанияләр, кагыйдә буларак, беренче заказга ташлама ясый яки бушлай китерә. Экономия – 100-300 сум. Яшүсмер заказ биргән саен бу кибеттә яңа аккаунтларны теркәп, яңа клиент буларак ташлама алырга мөмкин. Аерманы үзенә ала.
Гаиләдә кечерәк балалар булса, өлкәнрәкләре алар белән дәресләр әзерләргә һәм өстәмә шөгыльләнергә ярдәм итә ала. Ягъни ул тулысынча репетиторны алыштыра. Нәтиҗәне ничек бәяләвегезне алдан ук килешегез.

Этне урамда йөртү
Фатирларында этләре булган гаиләләр бар. Алар көненә 2-3 тапкыр урамга чыгарга мәҗбүр. Балагыз этнең хуҗасына һәр ял иртәсендә эте белән йөрергә тәкъдим итә ала. Сез, дөресрәге улыгыз яки кызыгыз, подъездда белдерүләр ябыштырып яки этләре булган күршеләр белән сөйләшеп, эш таба ала. 

Яңа ел бизәкләре
Яңа ел алдыннан күпләр фатирны бизәргә һәм әкияти атмосфера тудырырга тырыша. Бәйрәм алдыннан тәрәзәләргә яки ишекләргә бизәкләр кыйммәт тора. Яшүсмер үз куллары белән, мәсәлән, яңа ел таҗын ясый һәм алар белән кемнеңдер тышкы ишеген яки тәрәзәсен бизәргә мөмкин. Матур фотографияләр ясарга, подъездда игълан урнаштырырга яки берәр җирле пабликта фатирны бәйрәмгә бизәү, эш мисаллары белән фото элү тәкъдиме белән чыгып була. Фатирны үзе бизәр өчен, бөтен кешенең дә буш вакыты булмый. Әгәр күрше подъезддагы укучы мондый тәкъдим белән чыкса, мөгаен, җавап табылыр һәм ул акча эшли алыр.

Белдерүләр сайтына күз салсак, анда хәтта балалар бакчасына кулдан ясалган әйберләрне (поделкалар) сату турында тәкъдимнәр бар. Бу чыннан да керем китерә дип белдерәләр. Чөнки минем, мәсәлән, кич утырып әйбер ясарга вакытым юк, ләкин баланы да читтә калдырасы килми. Шәп лайфхак!

Гомумән алганда, бу процесста баланың үзенә яңа смартфон яки кроссовкага акча эшләү түгел, ә акчаның кыйммәтен аңлау мөһим. Ул әти-әнисенең хезмәтен хөрмәт итә башлый. Үсмернең үз-үзенә акча эшләп, җаваплылык тоеп карау, мөстәкыйль карар кабул итәргә өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш. Бу күнекмәләрнең, һичшиксез, 10-20 елдан соң кирәге чыгачак.

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading