16+

Бар, кайт, егет, теләгең үтәлер! (уены-чыны бергә)

Карт балыкчы ятьмәсен сөйрәп диңгез буена китте. Менә ул аны беренче мәртәбә салды, ятьмә буш чыкты.

Бар, кайт, егет, теләгең үтәлер! (уены-чыны бергә)

Карт балыкчы ятьмәсен сөйрәп диңгез буена китте. Менә ул аны беренче мәртәбә салды, ятьмә буш чыкты.

Икенче тапкыр салганда да шул ук хәл кабатланды. Карт, өметен өзмичә, тагын тәвәккәлләде. Бу юлы ятьмәдә алтын балык чәбәләнә иде.
Алтын балыкны кулына алгач, картны гаҗәпләндереп, тегесе телгә килде:
 - Җибәр син мине, картлач, өч теләгеңне үтәрмен! Телисеңме, яшь чибәр хатынга өйләндерәм?
- Юк инде, - диде карт, кул селтәп, - бу яшьтә нинди яшь хатын ди?!  Әле үз карчыгыма да ярап булмый...

- Борчылма, мин сине яшьлегеңә кайтарырмын!
- Карт үзенең яшь, кыз урлаган гаярь чакларын күз алдына китерде.
-  Ярый, күндердең. "Бер картлыкта, бер яшьлектә!" - диләрме әле?! -Карт алтын балыкны диңгезгә җибәрде.
-  Ахмак та инде син, - дип каршы алды аны бөеренә таянган чибәр хатын. - Яшь хатынга өйләнәсе килгән, ә 3 катлы коттедж сорарга башы җитмәгән. Хәзер үк диңгез буена кайт та, балыктан йорт сора! 
- Элеккеге карт, хәзер инде яшь егет, башын иеп, яңадан диңгез буена китте.

Алтын балык аның гозерен игътибар белән тыңлады да:
-   Бар, кайт, егет, теләгең үтәлер! -  диде.
Әйләнеп кайтса, үз күзләренә ышанмады ул: иске йорты урынына 3 катлы коттедж калкып чыккан. Йорт декоратив кирпечтән өелгән, өстенә күзәтү камералары куелган биек дивар белән әйләндереп алынган.
Иминлек хезмәте башлыгы аны җилтерәтеп хуҗабикә каршына китерде.

 - Ах син, хәерче, ничек минем янга буш кул белән әйләнеп кайтырга батырчылык иттең! Диңгез буена бар да, алтын балыкка мине президент ясарга куш! - дип боерды чибәркәй.

Егет кара кайгыга батып  диңгез буена атлады.
Алтын балык ул чакыруга кабат каршында пәйда булды.

- Нәрсә кирәк сиңа, егет? - дип эндәште ул, һәрвакыттагыча, ягымлы тавыш белән.
Ул аңа яшь хатынының теләген җиткерде.
Коттедж урынында президент резиденциясе күреп, хәйран калды егет. Бу юлы аны президент киңашчесе янына гына керттеләр.

- Менә нәрсә, егет, - дип тәккәббер генә сүз башлады ул. - Президентыбызның хәзер дөнья идарәчесе буласы килә. Алтын балык, аквариумда яшәп, аның йомышларын үтәп торырга тиеш!
Егетнең кабат диңгез буена бармый чарасы калмады.

Җавап бирмәде алтын балык бу юлы. Ул күздән югалгач, озак шаулады диңгез.
Егет кинәт шунда үзендә хәлсезлек тойды, кулларына күз салгач, үзенең элекке  бетәшкән карт кыяфәтенә керүен күрде.
Аны яңадан карчыгы һәм иске йорты каршы алды. 

- Нәрсә булды, картым, бик озак тордың? - дип сорады карчыгы, борчылып.
- Бер сөйләрмен әле, карчык, - диде ул, аны кочагына алып.
Бу минутларда дөньяда алардан да бәхетлерәк пар юк иде...

Фирдәвес Зариф
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading