16+

Башына кадак кадаклаткан

Башка сыймаслык бу хәл Палестинада булган.

Башына кадак кадаклаткан

Башка сыймаслык бу хәл Палестинада булган.

Ир бала табарга теләгән бер хатын, дәвачының киңәшен тыңлап, башына кадак сугып керткән.
Аның әйтүенчә, ул яши торган районда бер хатын шулай эшләгән булган һәм малай тапкан. Югыйсә, УЗИ аның туасы сабыен кыз бала булуын күрсәткән. Ә кадак чарасыз калган хатынның баш сөягенә кадәр үтеп кергән.

Аңын югалтып егылгач, өйдәгеләр башындагы кадагын үзләре алып маташкан, әмма барып чыкмагач, табибка алып барганнар. Зыян күргән хатынның өч баласы бар һәм өчесе дә кыз. Хатынының йөкле булуын белеп алган ире, бу юлы дүртенчесе дә кыз булса, аерылып китәм, дип куркыткан. Шуннан хатын дәвачыга барган. Анысы башына кадакларга кадак биреп, махсус укырга кирәкле сүзләрне өйрәтеп, кайтарып җибәргән. Өенә кайткач, кадакны башына сугып керткән. Калган хәлләрне инде үзегез беләсез... 

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading