16+

Бәхетеңне кәҗә сөзсә... (Уены-чыны бергә)

Заводта тәэминатчы булып эшләүче Сәйфетдин отпускага чыкты, тик бу хакта хатынына сиздермәде.

Бәхетеңне кәҗә сөзсә... (Уены-чыны бергә)

Заводта тәэминатчы булып эшләүче Сәйфетдин отпускага чыкты, тик бу хакта хатынына сиздермәде.

“Служагы” Гомәр белән “Десантчылар көне”ндә очрашкач, быелгы җәйге ялларының яртысын икәүдән-икәү генә үткәрергә сүз куешканнар иде. Фирәзә дулкынлы шифалы сулы Урта диңгезнең сихәтле кайнар комында кызынып, Төркиянең җәннәткә тиң матур табигате кочагында иркәләнеп, тугарылып ял итеп, кыш буе сызлап интектергән арка-билләрен дәвалап, хәл җыеп кайтырга иде исәпләре. Диңгезгә хәләл җефетеңне ияртеп баруның ахмаклыкка тиң гамәл икәнлеген Сәйфетдин бер мәртәбә үз җилкәсендә татыган иде инде. Ул җәйдәге ялы ял булмады. Чәүчәләк, җитмәсә, үтә чыккан көнчел, усал-чая хатыны Мөсалия: ”Анда барма! Моны алма! Комда озак кызынып ятма! Тирәнгә йөзеп кермә!

Оятсыз бәбәкләреңне алартып, үзләрен тереләй тотып ашардай булып, мул күкрәкле, симез арт санлы хатыннарны, шөпшә билле, торна сыйраклы яшь кызларны күзләмә! Акчаны юкка-барга туздырма! Миннән качып, ресторанга керәсе булма! Күрми-күргән кебек ризыкка ябырылма! Сыер кебек, күбенгәнче  эчмә! Дискәтүктә чит-ятларны кочаклап биемә!” - дип колак итен ашап, тәмам теңкәсенә тигән иде. Быел шул ук тырмага басып, маңгаен кызартмау җаен табарга кирәк. Севастопольдәге хәрби суднолар төзәтү базасына командировкага барып кайту сылтавы белән, хатынга сиздермичә генә, диңгездә ял итеп кайтырга ниятләде. Иренең яшерен серен вакытыннан алда сизеп алып, эшне бозып ташламасын өчен, хатыны өйдә юклыктан файдаланып, Сәйфетдин алдан хәстәрен күрде.

Сәфәр чыгарга атна-ун көн кала, кирәк-ярагын әзерләп матавыкланды. Кыш буе аз-азлап бичәсеннән яшереп җыеп, долларга әйләндергән “чумара” һәм премия акчаларын чит ил паспорты эченә тыгып, йонлач сөлгегә төреп юл сумкасына салды. Җирнең җәннәт почмагында хозурланып, диңгез шавын, акчарлаклар чыр-чуын тыңлап, кояшта сырт кыздырып, назланып ятканда кирәге чыгачак киң кырлы салам эшләпәсен, модалы кара күзлеген, кыска җиңле күлмәге белән аксыл шортигын, чәпәлиләрен җентекләп күздән кичерде. “Ветровка” белән кулчатырны да онытып калдырмаска кирәк. Ресторандагы романтик кичәгә чибәр туташларны чакырасын күздә тотып, очлы борынлы лаклы туфлие белән затлы ак күлмәген, карлыгач канатыдай чем кара чалбарын юл букчасына җайлап урнаштырды. ”Кычкырып торган компроматлар” хатыны күзенә чалынмасын өчен, гаражга кертеп, төбе челтәрләнеп беткән тишек кәрҗингә салып, тирән базга төшереп куйды.                      

Ахиренең киңәшен тотып, Туристлык агентлыгыннан юллама сатып алмаска булдылар. Чит илләрдә ял итеп шомарып беткән Гомәр: “Дикарем” ял итү күпкә очсызракка төшә. Интернеттан заказ биреп, очкычка билетларны үзем сатып алырмын. Ул хакта борчыласы юк. Быел  Сидега барырбыз. Диңгез буендагы беренче линиядә яшәүче таныш төрек кәмперенә фатирга керербез. Су сөлегедәй зифа буйлы, төн карасыдай куе чәчле, мәмрәп пешкән шомырттай елтыр күзле, тулган айдай көләч йөзле, төрекчә әйтсәк, “чок гүзәл” хуҗабикә Гүнәл ханымның серле күңеленә ачкыч ярату җаен тапсак, кичке биләмнән кайткан төшебезгә көн саен өстәлдә кунак сые, чәйләп-мәйләп алгач, чиста, җылы, йомшак урын-җир әзер булыр. Көндез дә ачка тилмермәбез. Яр буенда кафелар, рестораннар бихисап. Базарда җаның ни тели - шул бар. Без корсак коллары түгел лә. “Ирекле кош”ларга кайда да җим табыла ул. Иң мөһиме: ялыбыз күңелле маҗараларга бай булсын!“ - дип, мутланып күз кысты. Гаиләле тормыш йөге иңнәренә баскан Сәйфетдиннең күңелен чиктән тыш кымырҗыткан. алгысыткан, татлы хыялларга чумдырган маҗаралы ял итү өмете, көндез уеннан чыкмады, төнлә төшләренә кереп саташтырды. 

Тиздән тәвәккәлләп сәфәргә кузгалабыз дигән, дулкынландыргыч җәйге иртәләрнең берсендә, тәмле төшләр күреп җәйрәп йоклап яткан Сәйфетдиннең колак төбендә гүя ачы тавышлы сирена чыелдый башлады. Ниндидер каты, чиркандыргыч салкын, җитмәсә юеш әйбер ирнең ялангач сыртын авырттырып ”сыйпап” узды. Ул сискәнеп торып утырды, берни аңламыйча, як-ягына каранды. Каршысында чәчен-башын тузгытып, усал күзләреннән очкыннар чәчеп, бер кулына ямьшәйгән бәрәңге чиләге, икенчесенә төбе тишек кәрҗин тотып, ертык халатлы Мөсалиясе зәһәрләнеп басып тора иде. 

–   Нәстә сыек сыер “кәлҗемәсе” сымак җәелеп ятасың? Тор тизрәк! Анау, базга су төшкән! Картуфны чыгарырга кирәк!

Иренең моңа исе китмәгән кыяфәтен күргәч, хатыны кәрҗиндәге баулны җенләнеп атып бәрде. Идән уртасына шапылдап төшкәч ачылып киткән юл сумкасыннан әйберләр коелышты. Су кергән базда юешләнгән  затлы киемнәрен, тирә-юньгә чәчелгән, кыш буе бөртекләп җыйган кадерле акчаларын, чыланган документларын күргәч, Сәйфетдиннең киң маңгае җыерылды, калкандай аркасына салкын тир бәреп чыкты. Хатыны җил тизлегендә ”яшелкәйләр”не сыдырып җыеп алып, халат кесәсенә шудырды. Кырыйларын тычкан кимереп эштән чыгарган, чыланып шәбәргән чит ил паспортын Сәйфетдиннең борын төбендә селки-селки:

– Бу ни бу? Безне ташлап, кая олагырга җыендың, мөртәт? Ике балаңны кем карап үстереп кеше итәр? - дип, тамак ярып акырды.
Көтелмәгән хәлдән аңгырайган, өрлектәй буй-сынлы, типсә тимер өзәрлек көчле ирнең кырынмаган йөзе чытылды, гарьлектән тамагына ачы төер тыгылды. Өйдәге тавышка уянып чыккан газиз улкайларының аптырашлы-куркулы күз карашы гына аны аты-юлы белән сүгенүдән тыеп калды. Сәйфетдиннең калын иреннәре арасыннан нибары бер әрнүле җөмлә сытылып чыкты:

– Бәхетеңне кәҗә сөзсә, булмый икән булмагач...

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

6

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading