16+

Баязит Мөхәммәтов: «Авыр чакта ярдәм итте»

Актанышта Минтимер Шәймиев белән бер чорда эшләгән Баязит Мөхәммәтов яши. Ул - районның ихтирамга лаек кешесе. Баязит әфәнде 18 ел Актаныш халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе булып торган. Озак еллар районда 80нче һөнәр училищесын җитәкләгән. Күпләр яратып, хөрмәт итеп, аны «Б.Ш.»дип тә йөртә. «Күрәсең, бу кушамат «бөек шәхес»...

Баязит Мөхәммәтов: «Авыр чакта ярдәм итте»

Актанышта Минтимер Шәймиев белән бер чорда эшләгән Баязит Мөхәммәтов яши. Ул - районның ихтирамга лаек кешесе. Баязит әфәнде 18 ел Актаныш халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе булып торган. Озак еллар районда 80нче һөнәр училищесын җитәкләгән. Күпләр яратып, хөрмәт итеп, аны «Б.Ш.»дип тә йөртә. «Күрәсең, бу кушамат «бөек шәхес»...

- Мин Минтимер Шәймиевне 60нчы еллардан бирле якыннан беләм. Аның җитәкчелегендә күп еллар Актаныш районында партия-совет органнарында эшләргә дә туры килде. Ул минем тыйнак хезмәтемне күрде. «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены һәм аның кулы белән имзаланган өч мактау грамотасы алу, башка бүләкләр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртү - ул биргән бәя турында сөйли. Моның өчен бик рәхмәтлемен.



Минтимер Шәймиев эшкә бик җаваплы каравы, мәсьәләне уйлап хәл итүе, киң эрудицияле, ярдәмчел, кешелекле булуы белән тирән эз калдырды. Республикада социаль-икътисади үсешне тәэмин итү, халык мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча куйган хезмәтләре, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, башка тармакларның үсеше, газлаштыру, тузган торакны бетерү программалары үзләре генә дә зур казаныш булып тора. Бик катлаулы шартларда рес­публиканың суверенитеты мәсьәләсен хәл иткәндә аның акыллы сәясәт алып баруы төрле яктан отышлы булды. Минтимер Шәрипович республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән чорда, яңа Актанышны төзегән елларда халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсен министрлык үз карамагына алды.



Түбән Кама ГЭСы төзелгәндә, безнең район су басу зонасына эләкте. Проект нигезендә районның 30 мең гектарга якын мәйданны биләгән авыл хуҗалыгы җирләренә су басу куркынычы янады. СССР җитәкчелегеннән «су басасы урыннарда бернинди төзелеш эше алып бармаска» дигән катгый күрсәтмә бирелде. Нәтиҗәдә икмәк кабул итү пункты, нефть базасы кебек авыл хуҗалыгы өчен кирәкле оешмалар авыр хәлдә калды. Яңаны төзергә ярамый, ремонт өчен дә күпләп акча тоту мөмкинлеге булмагач, аларның материаль-техник базасы начарланды. Төяү, бушату, киптерү механизмнары еш ватыла башлады. Ул елларда игеннәр гөрләп үсте, уңыш югары иде. Урып- җыю эшләрен генә тоташ яуган яңгыр астында башкарырга туры килде. Амбарларда юеш икмәк тау булып өелде. Төтенләп яна ук башлады. Нишләргә? Минтимер Шәриповичка шалтыратып, авыр хәлне аңлаттым. Ул икенче көнне үк килеп җитте. Хәлне үз күзләре белән күреп, исе китте. «Монда ашыгыч рәвештә элеватор төзергә кирәк», - диде. СССР Хәзерләүләр министрлыгы яңа элеватор төзергә каршы булса да, икмәкне Башкортстан Республикасының Илеш районындагы элеваторга тапшырырга кушса да, Минтимер Шәрипович үз сүзендә нык торып, куйган максатына иреште. Чиләбе өлкәсеннән «Южуралэлеваторстрой» тресты эшчеләрен китертеп, 1985-89 елларда кыска гына вакыт эчендә 35 мең тонна сыешлы элеватор төзетте. Төзелеш барышын үзе контрольдә тотты. Хәзер икмәкне кая куярга, ничек сакларга дигән кайгы юк. Анда бүген он да, ярма да, комбикорма да ясыйлар. Территориягә барып керсәң, чәчәккә күмелгән ишегалдыннан чыгасы да килми. бу игелекле эшләре өчен район халкы Минтимер Шәймиевне олы ихтирам, рәхмәт сүзләре белән искә ала. Аның җитәкчелегендә рес­публикада башкарылган эшләрне бер язмада гына әйтеп бетерү мөмкин түгел. Ул кешелеклелек сыйфатлары, гамәлләре белән республиканың данын, үзенең исемен бөтен дөньяга танытты, халыкның хөрмәтен, ихтирамын яулады. Аңа киләчәктә дә исән-сау булып, тормыш иптәше Сәкинә Шакировна белән бергә, балаларының, оныкларының, дусларының, хезмәттәшләренең, гомумән республика халкының, ил җитәкчелегенең күңел җылысын тоеп яшәүләрен телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading