Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Татар информ" "Вечерние Челны" газетасы яза.
Скопировать ссылку
Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Татар информ" "Вечерние Челны" газетасы яза.
"Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем. Яраткан хатын-кыз өчен ни генә эшләмәдем... Әмма бала табу мине чыгырдан чыгарды. Башта әллә никадәр анализлар бирдем, имза куйдым. Бала тапкан хатын-кызның нинди газаплар кичергәнен үз күзләрем белән күрәчәгемә хатыным куанып йөрде. Күрдем - хәтта парашюттан сикергәндә дә мондый стресс кичергәнем юк иде. Хатыным (аның белән бергә мин) шулкадәр көчәнде, хәтта аны тотып торган кулымны сындыра язды. Аның кычкырулары һәм ыңгырашулары, табибларның: "Сула, көчән, алайса таба алмыйсың" дигән командалары миемне шартлатты һәм мин "йөзеп киттем". Аңыма килгәндә диванда идем, миңа укол ясадылар, нашатырь иснәттеләр. Аннары бала табу бүлмәсенә кабат керергә тәкъдим иттеләр, мин баш тарттым. Ирләр, чынлап әйтәм, матур күренеш түгел, анда карарлык әйбер юк", - ди ир.
Комментарийлар