16+

"Бер сумканы кисеп җыюга 2-3 кич китә"

Букчасыз хатын-кыз ул сусыз балык, ачкычсыз йозак, утсыз төтен кебек. Без – гүзәл затлар өчен, букча образыбызны тулыландыра торган матур аксессуар да, шул ук вакытта бөтен хатын-кыз җиһанын сыйдыра алырдай хәзинә сандыгы да. 

"Бер сумканы кисеп җыюга 2-3 кич китә"

Букчасыз хатын-кыз ул сусыз балык, ачкычсыз йозак, утсыз төтен кебек. Без – гүзәл затлар өчен, букча образыбызны тулыландыра торган матур аксессуар да, шул ук вакытта бөтен хатын-кыз җиһанын сыйдыра алырдай хәзинә сандыгы да. 

Лилия Хәбибрахманова фикеренчә, букча хатын-кызның нәзәкатлелеген, затлылыгын ассызыклап торган, аның үзенчәләлеген чагылдырган төп бизәк булырга тиеш. Ул теккән аксессуар ияләре һичкайчан игътибарсыз калмаячак! 

Зифа буйлы, мөләем карашлы, йомшак тавышлы – Лилиянең үзеннән дә, кул эшләнмәләреннән кебек үк, җылылык бөркелеп тора. Шул ук вакытта киенү рәвешендә – зәвыкъ, үз-үзен тотышында максатчанлык сизелеп тора. Кулында үзе теккән букча аңа тагын да ышаныч өсти кебек. Каршыңда тәрбияче басып тора дип әйтмәссең һич тә. Күп еллар элек тегүче һөнәрен балалар белән эшләүгә алмаштырган икән ул. Ел ярым элек исә төп эштән соң тик утырмас өчен яңадан тегү эшенә алына. Күренеп тора – осталыгы җуелмаган. Һәр эше – сәнгать әсәре кебек.

Кукмараның йогышлы мохите
Лилия Хәбибрахманова кул эше осталары белән дан тоткан Кукмара якларыннан. Кыз кечкенәдән әнисенең бәйләү энәсе һәм йон җеп белән үҗәт кенә эш итеп, оекбаш-бияләйдән алып, өс киемнәренә кадәр җиткезүен күреп үсә. Үзе дә аның осталыгын сеңдерә. Бәйләргә өйрәнгәндә Лилия әле мәктәпкә дә кермәгән була. Курчакларына кием бәйләп киертә, соңрак чигү эшен дә үзләштерә. Ә менә тегәргә кыз өлкән сыйныфларда гына өйрәнә. Әти-әнисе бүләк иткән “Чайка” машинасы аңа күп еллар хезмәт итә. 

Мәктәпне тәмамлагач, Лилия КХТИның җиңел сәнәгать факультетына укырга кереп, тегүчелек һөнәрнең асылына төшенә. Аннары Кукмараның тегү фабрикасында шактый гына эшләп ала. Кияүгә чыгып, бала тапканнан соң, тормыш җилләре аларны ерак Якутиягә илтеп ташлый.

– Ирем Ринат тумышы белән Якутиядән. Аның әти-әнисе 70нче елларда акча эшләргә китеп, шунда төпләнеп кала. Әмма ирем Татарстаннан еракта туса да, каны туган якларына тарта булса кирәк. Югары уку йортына укырга керергә вакыт җиткәч, ул Казанны сайлый. Кукмарада аның әбисе яши. Шуның янына кунакка кайтканның берендә без танышып та киттек, – дип сөйли Лилия. 

Алар бераз очрашып йөриләр дә, гаилә корырга карар кылалар. Кукмарага кире кайткан Ринатның әти-әниләрендә яши башлыйлар, бераздан кызлары Динара дөньяга аваз сала. Яшьләр бик тә үз куышлары турында хыяллана, әмма тормышлар авыр, хезмәт хаклары түләнмәгән вакытлар – фатир алу кайда инде! Нәтиҗәдә, яшь гаилә, егетнең әти-әнисе кебек, яхшырак тормыш эзләп, Якутиягә чыгып китә. Өч ел шунда хезмәт куя алар. Бераз акча туплаганнан соң, Казанга кайталар. 

Тегүчелектән – тәрбиячелеккә
Тормышлар инде бераз җиңеләйгән – ипотека алып, тораклы да була алар. Бераздан уллары туа. Аны балалар бакчасына урнаштырырга вакыт җиткәч, “Үзем дә аның янында булыйм”, дип, Лилия балалар бакчасына сәркәтип булып эшкә керә. Параллель рәвештә магистратурада педагогик белем ала. Аннары тегүчелек һөнәренә кире кайтырга да мөмкинлекләр булган. Әмма бала җанлы Лилия нәниләр дөньясына башы-аягы белән чумып өлгергән була инде. Педагогик белем дә алгач, дипломын киштәгә яшерәсе килми.

Бакчада сәркәтип, аннары кече тәрбияче булып эшләп, тора-бара өлкән тәрбияче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Улы Әнвәргә хәзер инде 12 яшь – ул күптән мәктәптә укый, ә вакытлыча балалар бакчасына эшкә кергән Лилия хәзер дә шунда бөтерелә.

Шулай да Лилинең тегүчелек һөнәрен суга саласы килми. Дөрес, бу шөгыле тормышында беркайчан да артык булмый. Иренең, улының чалбар балагын бөгү, үзенә һәм кызына күлмәкләр тегү дисеңме – һөнәре көнкүрештә бик тә ярап тора. Аннары балалар бакчасында да әле бер бәйге, әле икенчесе. Кул эшләренә һәвәслеге ярдәм итә. 

Төердән башланган осталык
Хәзер Лилиянең вакыты иркенәя төшкән. Балалары инде зур, аларга әни игътибары алай күп таләп ителми. Ә ул бер тик утырырга яратмый, аңа һаман нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк. 

Шунда уена букча тегеп карау идеясе килә. Интернетта авторлык букчалары дип җыеп, төрле осталарның эшләрен күзләп чыга. Аннары кибеттән бар кирәк-яракларны сатып алып, үзе эшкә тотына. Ютубтагы видеолардан өйрәнә, берничә түләүле мастер-класс та сатып ала. “Беренче коймаклар”ы төерле дә була. Алар әле дә балконнарының бер почмагында үз чиратын көтә. Әмма Лилия уеннан кире кайтмый, эшне җиренә җиткерергә күнеккән ул. 

Бүген аның тырышлыгы күз алдында – һәр букча яратып, күңел биреп тегелгәне сизелеп тора. Сыйфатлы материал, фурнитура белән генә эш итә ул. Алларны интернет аша заказ бирми, ә ышанычлы кибетләрдән үзе тотып карап сатып ала. 

Милли букчаларга ихтыяҗ зур
Букчаны Лилия төрле бизәкләр ярдәмендә үзенчәлекле итә. Аларны ул энә белән укалап та чигә, ленталар белән чигүне дә үзләштергән, кайберсен әзер нашивкалар белән бизи, хәзер менә бисер белән чигү осталыгына да төшенмәкче була. Милли бизәкле букчаларны бик яратып эшли. Татар элементлы аксессуарларны бик күпләр сорыйлар икән. 

– Башта букчаларны таныш-белешләр, хезмәттәшләр заказ бирә башлады. Беренче вакытта аларны үзкыйммәтенә сата идем. Остара төшкәч, инде бәяне дә югарырак куя башладым. Хәзер бераз керем дә сизелә. Сумкалар зурлыгына, материалына, бизәгенә карап бәяләнә. Нигездә, бүген 2500-3500 сумга сатам. Бер-берсеннән күреп тә, социаль челтәрләрдән дә заказ бирәләр, – ди Лилия.

Кич эштән кайткач, өйдә бераз мәшәкатьләнеп ала да, тегү машинасы каршына утыра ул. Кичке 9дан соң бизәкләр чигүгә тотына. Бер сумканы кисеп җыюга 2-3 кич китсә, чигүе озаграк вакытны ала. Хәзерге вакытта иң зур хыялы исә чигү машинасы сатып алып, үз дизайны буенча бизәкләр чигү.
Ире төннәрен чигеп утырган хатынын сүгеп тә ала, әмма аның һәр башлангычын хуплый үзе. Чөнки Ринат үзе дә спорт белән мавыккач, аны бик яхшы аңлый. Яраткан шөгыле булган кешенең генә күзләре балкып тора. 

Гүзәл Насыйбуллина.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading