16+

«Без ял итә белмибез: кайберәүләр өчен ял ул – стресс»

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре: «Тулы көченә ял итәр өчен, кешегә өч атна вакыт кирәк, отпуск аннан да ким булырга тиеш түгел», - дип белдерә. Аларның сүзләренчә, кыска ялдан соң хезмәткәрләр, ялга кадәрге чорга караганда, 30-50 процентка начаррак эшли. Өч атна ялдан соң исә алар батырып эшли икән. Шуңа да...

«Без ял итә белмибез: кайберәүләр өчен ял ул – стресс»

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре: «Тулы көченә ял итәр өчен, кешегә өч атна вакыт кирәк, отпуск аннан да ким булырга тиеш түгел», - дип белдерә. Аларның сүзләренчә, кыска ялдан соң хезмәткәрләр, ялга кадәрге чорга караганда, 30-50 процентка начаррак эшли. Өч атна ялдан соң исә алар батырып эшли икән. Шуңа да...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре: «Тулы көченә ял итәр өчен, кешегә өч атна вакыт кирәк, отпуск аннан да ким булырга тиеш түгел», - дип белдерә. Аларның сүзләренчә, кыска ялдан соң хезмәткәрләр, ялга кадәрге чорга караганда, 30-50 процентка начаррак эшли. Өч атна ялдан соң исә алар батырып эшли икән. Шуңа да табиблар, беренче атна - адаптация, икенче атна - ял, өченче атна элеккеге яшәү режимына кайту өчен кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән. Ә менә психологлар табиблар белән килешми, ялны берничә өлешкә бүләргә киңәш итәләр. Алар, кеше елына, ким дигәндә, өч тапкыр ял итәргә тиеш, дигән фикердә тора. Иң нәтиҗәле ял нинди була һәм ул ничә көнгә сузылырга тиеш? Психолог Наилә Бәширова белән без шул хакта сөйләштек.

- Кеше, кимендә, ике, ә иң күбе өч атна ял итәргә тиеш. Ялның сыйфаты көннәргә бәйле түгел, ул аны ничек үткәрүеңнән тора. Дөресен әйткәндә, без ял итә белмибез. Кайберәүләр өчен ял - стресс. Эшләп кенә яшәргә күнеккән кеше ялда да эше турында уйлый, шалтыратуларга җавап бирә. Ялга кадәр башлаган эшен төгәлләп бетермәгән булса, бигрәк тә. Шуның өчен үзеңне гаепле итеп сизәсең, борчыласың. Эштәге хәл итеп бетерелмәгән мәсьәләләрне соңгы көнгә кадәр тартып-сузып килмәгез, ялга кадәр эшләп бетереп китегез. Бүген соңгы эш көнен тәмамлап кайтып, иртәгә кинәт кенә бөтен нәрсәне онытып ял итәргә керешү дә авыр. Шуңа да мин отпускка кадәр һәр көнне берәр сәгать телефон, интернетсыз, телевизорсыз ял итәргә киңәш итәм. Якындагы паркка чыгып китәсең дә табигатькә хозурланып йөрисең. Иптәшкә кемне дә булса алырга кирәкми, ялгыз чыгарга тырышыгыз. Болай иткәндә, ике атна ял да җитә, - ди психолог.

Наилә Бәширова фикеренчә, ял итү мәсьәләсендә безгә яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк.
- Алар минем ял итәргә хокукым бар, мин аңа лаек дигән девиз белән яши. Аларда шундый гыйбарә дә бар: яхшы итеп эшләү өчен яхшы итеп ял итәргә кирәк, - ди ул.

Наилә Бәшировадан тагын бер киңәш - берәр кая ялга барырга теләүчеләргә кредит алмау хәерле. Ял итеп кайтасың да, бер-ике атнадан кредит түләү вакыты җитә. Монда инде ялың онытыла да куя. Кредит алганчы, яхшылап уйлагыз: бәлки, арзанрак юллама белән барып була торган ил бардыр, бәлки, биш йолдызлы ук кунакханәдә яшәргә кирәкмидер? Океанны - диңгезгә, диңгезне күлгә алыштырып була бит. Барысын да уйлап-исәпләп чыгаргач, ял алай кыйммәткә дә төшмәскә мөмкин.

Кайберәүләр берничәшәр ел рәттән ял алмый эшли. Психолог әйтүенчә, бу, һичшиксез, кешенең сәламәтлегендә чагылачак. Организмның ресурсын илле елда да, җитмеш ел эчендә дә сарыф итәргә мөмкин. Ялсыз кеше таушала, энергиясе бетә.

Ялдан соң эшкә дә чыгасы бар бит әле. Психолог киңәшенчә, офиска кайту «корабльдән - балга» кебек булмасын.

- Ялдан кайтуның икенче көнендә үк эшкә чыгарга кирәкми, организм өчен бу стресс булмагае. Ялдан эшкә чыгарга өч көн кала кайтырга тырышыгыз. Гадәти тормыш ритмына кайту өчен кирәк ул көннәр, - ди Наилә Бәширова. - Елга бер бирелә торган ялны көтмичә, аны айга бер-ике тапкыр үзең дә оештыра аласың. Гаиләңне алып табигатькә чыгып керү өчен юллама да, кредит та алырга кирәкми. Гарәп Әмирлекләрендә, әйтик, җомга көнне гаиләләре белән табигатькә чыгып, зур эскәтерләрен җәеп, чәй эчеп утыралар. Шунда туганнарын да чакыралар. Бу инде туганнарның үзара ватсаптан смс алышуы гына түгел. Ә бездә туганнар белән берәр мәҗлес уңаеннан гына очрашу гадәте бар. Нишләп әле безгә дә моны тормышыбызга кертеп җибәрмәскә?! Кабатлап әйтергә туры килә инде: безгә ял итәргә өйрәнергә кирәк.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштырулардан күренгәнчә, Россия халкының 47 проценты быел җәйне өйдә генә уздырырга планлаштыра. Кара диңгез курортларына һәр унынчы кеше бара, чит илгә сораштырылучыларның нибары 6 проценты гына китәчәк.

Бу - кызык!

Кытай халкы, эшкә урнашканнан соң, баштагы ун елда - 5, аннары - 10, егерме елдан 15 көн ял итә.

Малайзиядә эшли башлаган хезмәткәргә - 8 көн, ике ел стажы булганнарга - 12, биш елдан 16 көн ял бирәләр.

Америка Кушма Штатларында ялның күпме булуы закон белән билгеләнмәгән. Моны эш бирүче үзе хәл итә. Дәүләт бәйрәмнәрен кертеп, америкалылар уртача 28 көн ял итә.

Гарәп Әмирлекләрендә эшләүчегә хезмәт юлының башында - 10, ун елдан соң 15 көн ял бирелә.

Япониядә ял стажга карап бирелә, әмма эш яратучы япон халкы ялны сирәк ала. Һәр алтынчысы бөтенләй ялга чыкмый эшли.
Филиппинда яшәүчеләр елына - 5, Мексика халкы - 6, сингапурлылар 7 көн ял итә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading