16+

Бәлеш исе килә

Агросәнәгать паркының икмәк пешерү цехында җитештерелгән икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре тәмле, югары сыйфатлы һәм шул ук вакытта бәясенең түбән булуы белән бөтен Казанга танылды. Сатып алучылар ипигә дип, бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан махсус килә.

Бәлеш исе килә

Агросәнәгать паркының икмәк пешерү цехында җитештерелгән икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре тәмле, югары сыйфатлы һәм шул ук вакытта бәясенең түбән булуы белән бөтен Казанга танылды. Сатып алучылар ипигә дип, бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан махсус килә.

Алай гына да түгел әле, хәтта районнардан килүчеләр дә күчтәнәчкә нәкъ менә «Казан» агросәнәгать паркында пешкән икмәкне алырга тырышалар.

Ирексездән, бик озак еллар буе сакланып килгән матур гадәтләр искә төшә. 90нчы елларга хәтле калага килгән һәркем «Казан ипиен» алып кайта торган иде. Хәзер дә нәкъ шулай. Агросәнәгать паркының икмәк пешерү цехында җитештерелә торган продукциянең төре 70тән артык. Ассортиментны гел яңартып торалар. Бер килүеңдә чүпрәсез ипи белән сыйласалар, икенчесендә кызыл чөгендер кушып пешергән булырлар. Бер карасаң, ипи пешерү тармагында көндәшлек бик зур кебек. Шулай да сыйфатлы ризык барыбер үзенең сатып алучысын таба. «Казан» агросәнәгать паркы җитәкчелегенә үзләре җитештергән ипине китереп сату мөмкинлеге юкмы дип шалтыратучылар да күп икән. Әлеге сорауларны искә алып, 2016 елның сентябреннән вак­лап сәүдә итүнең күчмә формасын башлап җибәргәннәр. Бүгенгә агро­сәнәгать паркының икмәк цехы эшләнмәләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, шулай ук «ТАТЭНЕРГО»да тәкъдим ителә. Бу предприятиеләрдә һәр җомгада көннең беренче яртысында күчмә сәүдә оештырыла. Бәлеш, пәрәмәчләргә кадәр заказ бирәләр икән.

- Балан бәлешләре аеруча популяр. «Казаночка» кафесында әзерләнгән ярымфабрикатларга, манты һәм пилмәннәргә шулай ук заказлар күп. Әгәр дә сез үзегезнең эш урыныгыз­да агросәнәгать паркының икмәк цехында пешерелгән ризыклар белән күчмә сәүдә оештырырга теләсәгез, 223-07-30 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. Эштән кайтышлый ук күмәчен, бәлешен ала кайтсагыз, ярты эшегез беткән кебек булыр, - диләр пешекчеләр.

Әсма Гәрәева, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading