16+

Бу сүзләрне беркайчан да әйтмә

Аралашу вакытында түбәндәге фразаларны беркайчан да әйтергә тырышмагыз. Шуларны ишетеп, әңгәмәдәшегез сезгә һәм сезнең интеллект дәрәҗәсенә бәя бирә.

Аралашу вакытында түбәндәге фразаларны беркайчан да әйтергә тырышмагыз. Шуларны ишетеп, әңгәмәдәшегез сезгә һәм сезнең интеллект дәрәҗәсенә бәя бирә.

1. «Гел шулай эшләдек». Дөнья бик тиз үзгәреп тора, элек кызык булган әйбер хәзер актуальлеген югалта яки искерә. Бу фраза сезне ялкау итеп, үзгәрешләргә әзер түгеллекне күрсәтә.
2. «Бу гаделсезлек». Тормышның гадел түгеллеген барыбыз да белә. Аны әйтүче дә артык гади, пешмәгән булып чыга.
3. «Син һәрвакыт…» Бу сүзләр әңгәмәне кызыклы итми, киресенчә, тәнкыйть кебек яңгырый.
4. «Мин эшләп карыйм». Бу исә үз-үзеңә, үз сәләтеңә һәм мөмкинлекләреңә ышанмау.
5. «Бу юньле идея түгел». Әлеге фраза синең абруйны какшата, кешеләрдә синең белән сөйләшү теләге бетә.
6. «Мин булдыра алмыйм». Моны кайберәүләр эшләргә теләмим дип аңларга мөмкин.
7. «Ул ялкау/надан/сәер». Танышың турында шулай әйтү сине яхшы яктан күрсәтми. Сине тыңлап торган кешедә, мине дә кемгәдер шулай дип әйтәдер бу, дигән фикер тумасын.
8. «Мин гаепле түгел». Гаепне башкаларга күчерү дөрес түгел. Әгәр дә кеше аклана икән. Димәк, яртылаш аның да гаебе бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading