16+

Бәйрәм көннәре - саннарда

Кышкы каникул көннәрендә Казанда 379 бала туган аларның 178е - малайлар, 201е - кызлар. Беренче бала шәһәрнең 16 нчы хастаханәсе каршындагы бала тудыру йортында дөньяга килгән.

95 исерек машина йөртүче тоткарланган. Аларның 33е Яңа ел төнендә руль артына утырган.
Чыршы белән законсыз сату иткән өчен 152 кеше штрафка тартылган.
184 җинаять эшләнгән, узган ел белән чагыштырганда, бу 78гә кимрәк.
700 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
17 янгын чыккан, өч кеше зыян күргән.
Ашыгыч ярдәмне 58 кеше - инфаркт куркынычы, 200 кеше - кан басымы уйнаганга чакырткан. 3559 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.

3 кеше суррогат аракы эчеп агуланган. 2867 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading