Исең киткән икән, бу бит кино гына, диярләр. Халыкның күпчелеге телевидениены иң дөрес мәгълүмат җиткерүче дип, аннан сөйләнгәнне сеңдереп утыра, кинолар да тарихи дөреслекне чагылдыра дип уйлый. Кызганыч, әмма алай түгел шул. Күбесе инде котлетлардан чебенне аерып ала алмый хәзер.
Сугыш темасына кагылышлы киноларның исемнәрен хәтердә калдырып бетереп булмый, хәзергеләре бер-берсенә бик охшаш, аларны гел бер сценарий авторы язып утыра кебек. Киноларны аңлап караучылар һәм уйлый белүчеләр күрәдер – хәзер Бөек Ватан сугышы турындагы киноларда сәясәт, советка каршы пропаганда алып барыла. Бу Бөек Җиңүне каралтырга, аның бәясен төшерергә маташумы, яки кабул итүе авыр булган тарихи гаделлекме?
Җиңү куркытып кына яуланганмы?
Әлеге темага кагылышлы киноларны әле сугыш барган чакта ук төшерә башлыйлар һәм аннан соң да әлеге юнәлештә бик күп эшләнә. Совет киноларын пафослы патриотик дип санау гадәткә кергән. Әмма ул фильмнар төрле һәм аларда өметсезлек тә, аерым солдатларның куркаклыгы, кайбер командирларның булдыксызлыгы, штрафбатлар, загранотрядлар да урын тапкан. Ләкин алар сугышның михнәтле картинасын тулыландыру өчен генә, бүгенге төсле сәгатьләр буена бер генә темага багышланмаган.
Үзгәртеп корулар башлангач төп басым совет халкының батырлыгына түгел, ә канечкеч ГБ (Дәүләт куркынычсызлыгы), штрафбатлар, загранотрядларга ясалды. Болар бөтенесе “бездән яшерелгән дөреслек” дип бирелде. Бу дулкын көч җыя-җыя көчле давылга әйләнде, хәзерге фильмнарның берсе дә алда атап үтелгән темасыз гына булмый, йә тулысынча тылдагы репрессияләр, фронтта суд карарыннан башка гына атулар, немец хатын-кызларын көчләүләр, өч кешегә бер мылтык, исерек һәм булдыксыз командирлар, бөтен җирдәге концлагерьларга багышлана. Әлеге фильмнардан тарихи дөреслекне һәм солдатларның батырлыгын күреп алсаң аласың, күрмәсәң юк. СССР таркалганнан соң патриотик түгел, һичьюгы советларга каршы булмаган фильмнар бик сирәк. Ул киноларда йә төп герой дворян нәселеннән булып чыга һәм бөтен шик аңа гына төшә, йә ГэБэшниклар балалардан диверсантлар отряды төзеп, кире кайтмаслыгын белә торып дошман тылына җибәрә, разведчик кыз немец офицерын ятакка яткырып кирәкле мәгълүмат алырга тиеш, каршы килә алмый, чөнки аның кечкенә кызы әлеге дә баягы ГэБэ кулында. Кыскасы, барысы да куркынган, СМЕРШ бөтенесен дер селкетеп тора. Һәр ике киноның берсендә штрафбатлар һәм сугышта алар гына иң хәлиткеч рольне уйнаган икән дигән фикер туарга мөмкин. Штрафбатлар турында бөтен мәгълүмат җентекләп документлаштырылган. Сугыш елларында әлеге батальоннар аша 428 меңгә якын сугышчы узган. Совет армиясе аша ул елларда 34,5 миллион солдат узганын күздә тотсак, штрафбатныкылар бу санның нибары 1,24 процентын тәшкил итә. Димәк, бу теманы яктырткан фильмнар саны да шул процентлар чагыштырмасына тигез булырга тиеш, ягъни 100 фильмның бер ярымы. Хәзерге фильмнарда әлеге штрафчылар рәтендә зонадан чыгарылучылар күп. Рәсми мәгълүматлар буенча, сугыш елларында 1 миллионга чаклы зек төрмәләрдән чыгарылып фронтка озатыла һәм күп очракта штрафбатка түгел. Бер миллион зек – 34,5 миллион сугышчының 3 проценты, димәк, фронтка китүче зеклар турында фильмнар да шул чагыштырмага тәңгәл килергә тиеш.
Фильмнарда сугышчыларның артыннан атучы загранотрядлар да сирәк күренеш түгел: йә куркып чигенүчеләрне, йә һөҗүмгә күтәрелгәннәрне тизләтү өчен арттан Максим пулеметы тыкылдый. Ни гаҗәп, әмма чынлыкта мондый очракларның булуын теркәгән бер генә документ та табылмаган. Загранотрядлар булган, аларның эшчәнлегенең регламенты, максаты, эшләү алымнары билгеләнгән. Дезертирлар, паникага бирелүчеләр, куркып чигенүчеләр, провокаторларны ату очраклары булган, әмма бу киноларда күрсәтелгәнчә кыр уртасында, арттан солдатлар төркеменә пулеметтан ут сиптереп түгел, ә кулга алынып, гаебе ачыклангач. Тылда кулга алынганнарның күбесе яңадан үз хәрби частьларына кайтарылган. Бу мәгълүматлар архив документларында бар.
Чынлыкта булмаган темалар
Болар бөтенесе фильмнардан сугыш трагедиясын, совет солдатының батырлыгын, халыкның сынмас рухын, тылдагы фидакарьләрнең хезмәтен сызып ташлый. Алар барысы да арткы планга күчерелә, йә бөтенләй “онытылып” кала. Кайбер фильмнарда сугыш күренешләре бөтенләй булмый да, анда һаман шул “эчке дошман”нарны эзләп мәш киләләр. Болар бөтенесе дә булган бит диләр архив ишеген ачып кергән тарихчылар. Булмаган диюче юк бит, әмма һәркөнне һәм сугышның буеннан буена түгел, аны һәрбер кинога басып-басып тутырырга кирәкме? Тарихи темага кино сценариен язу – ул чикмәнле бәрәңгене көнбагыш маена манып ашау гына түгел. Иманым камил, хәзерге сценарийчыларның уннан берсе дә архив материаллары белән таныш түгел, ул сугыш турында китаплар укымаган, документлар белән эш итмәгән. Бөтен белгәне – берничә фильм карап, шуңа ияреп китеп үзенекен язу. Бер акыллысы әйткәнчә, хәзер сугыш темасына язарга кирәкми, чөнки алар сугышны күрмәгән, ә күрүчеләр бетеп бара.
Реаль хәлләргә нигезләнеп кенә төшерелгән икән, ул чакта сценарий авторы үзгәрешләр кертә ала. Ләкин бу бөтен кешегә дә мәгълүм булган вакыйганы бутап бетереп, мәгънәсезлек чиген узарга дигән сүз түгел. Фашист самолетында әсирлектән качкан Михаил Девятаев батырлыгына багышланган фильмда төп геройны үзебезнекеләр кулга алып, лагерьга юл тотканда атып үтерә. Нигә кирәк шундый финал? Чынлыкта исә Девятаев лагерьда ике ай булганнан соң, тикшерү тәмамангач аңа исем-дәрәҗәләре кайтарыла, 1957 нче елда Герой исеме бирелә. Брест крепосте оборонасында катнашучылар турындагы фильмда майор Гаврилов немец тоткынлыгыннан соң репрессияләнеп газап чиккән диелә. Репрессияләнүе партбилетын югалткан өчен партиядән чыгарылуы белән тәмамлана, исем-дәрәҗәләре кайтарыла, 1945 нче елның сентябрендә япон тоткыннары лагереның башлыгы итеп билгеләнә.
Тагын бер фильмда элеккеге ак гвардияче балтасы белән ике дистәгә якын фрицны тапый. Бу да тормыштан алынган вакыйгага нигезләнгән, әмма балта белән оста эш итүче солдат патша офицеры түгел, ә гап-гади авыл егете, балта остасының улы. Тормышта булган әлеге әзер сценарийлар Голливуд блокбастерларын бер читкә өеп куя ала! Аны үзгәртеп, ни өчен Геройның чын исемен яшерергә? Югыйсә бу хәл сугышның иң авыр чорында – 1941 нче елда була. Белгәнебезчә, Совет армиясе бу чакта чигенә генә. Шундый чакта Герой исемен биргәннәр икән, димәк, юкка гына түгел. Ат арбасына корал төяп үзенең ротасына алып баручы Дмитрий Овчаренко көтмәгәндә 50 кешедән торган немец отрядына тап була. Балтасы белән ике офицерны чабып һәм гранаталар белән 21 солдатны үтергән Овчаренкога 1941 нче елның ноябрендә Герой исеме бирелә. Ә фильмда тулы винегрет һәм Геройның исеме аталмый, чөнки аны ГэБэ эзәрлекли.
Тагын бер очрак. 1941 нче елның августында повар Иван Середа винтовка һәм балта белән кенә коралланып дошман танкының экипажын бирелергә мәҗбүр итә. Ышануы авыр, әмма бу булган хәл! Шушы батырлыгы өчен повар Середага Герой исеме бирелә. Аның исеме сугыш елларында бик нык популярлашып китә, агитацион плакатларда чагылыш таба. Күпчелек совет сугышчылары моңа ышанмый, махсус уйлап чыгарылган дип уйлый, әмма документлар киресен сөйли. Менә бу турыда фильм төшереп буламы? Була, әмма ул чакта бөтенесенең ГэБэшниклардан куркып яшәвен, аларның донос арты донос язуын, һәркемнең бер-берсеннән шикләнүен, әләкләшүен тасвирлап булмый. Овчаренко белән Середаның батырлыгын мәңгеләштерү урынына фронтка бөтен куркак, булдыксыз, дезертир, штрафбатныкылар, зонадан чыгучылар җыелуын, һөҗүмгә күтәрү өчен артта загранотрядлар торганын чагылдырган фильмнарны гына күрәбез.
Капма-каршылы сценарийлар
Аракы эчү, җирле халыкны талау һәм көчләүләрне кисәткән указлар чыккан, моның өчен җәзага тартылачаклары да кисәтелгән. Бу хакта җинаять кылынгач түгел, алдан ук хәбәр ителгән, барысы да танышкан, халык тыңлаучан, үз шәүләсеннән дә куркып тере курчак кыяфәтендә булырга тиеш кебек. Әмма фильмнарда ул барыбер урлаша, солдатлар немец хатын-кызларын көчли, командирлар эчә. Сценарий авторлары үз-үзләренә каршы килә түгелме? Башкача була аламы? Ул чагында сценарий кызык булмыйдыр бәлки? Аның хәзергесе дә ис китәрек түгел. Әмма бу рәвешле без кайда ялган, кайда дөреслек икәнен белә алмыйбыз. Совет чоры – хәерчелек, куркаклык, дорфалык, эчкечелек, шапшаклык, әләкләүләр һәм бер-берсен батыручылар белән генә сурәтләнә. Көнбатышта безне яратмаганнарына аптырыйсы түгел, без үзебезне үзебез яртмыйбыз, киноларда тискәре образларга киң урын бирәбез, үзебезне шулай итеп күрсәтәбез. Көнбатышның да безнекеләр турында фильмнары бар һәм андагы геройларда иң начар сыйфатлар гына тупланган.
Исең киткән икән, бу бит кино гына, диярләр. Халыкның күпчелеге телевидениены иң дөрес мәгълүмат җиткерүче дип, аннан сөйләнгәнне сеңдереп утыра, кинолар да тарихи дөреслекне чагылдыра дип уйлый. Кызганыч, әмма алай түгел шул. Күбесе инде котлетлардан чебенне аерып ала алмый хәзер.
Фото: https://pixabay.com/ru
Комментарийлар
0
0
Дөрес, чөнки ничә кеше караган, ничә кеше лайк куйган. Шуның артыннан куышлы уйныйбыз
0
0