16+

Данил Рәхимбаев: «Хатынны үз каршында мактау бик үк дөрес түгел инде – шулай да әйтми дә булмый»

Тигез итеп киселгән куак-лар, берсеннән-берсе купшы агачлар һәм төрле төстәге вак таштан өелгән таулар. «Татавтодор» җәмгыятенең Арча бүлекчәсе ишегалдына килеп кергәч, бер мәл үзеңне заманча ял паркына килеп кергәндәй хис итәсең. Машина, трактор кайнап торган хезмәт урынын менә шулай тәртиптә тотып була икән!

Данил Рәхимбаев: «Хатынны үз каршында мактау бик үк дөрес түгел инде – шулай да әйтми дә булмый»

Тигез итеп киселгән куак-лар, берсеннән-берсе купшы агачлар һәм төрле төстәге вак таштан өелгән таулар. «Татавтодор» җәмгыятенең Арча бүлекчәсе ишегалдына килеп кергәч, бер мәл үзеңне заманча ял паркына килеп кергәндәй хис итәсең. Машина, трактор кайнап торган хезмәт урынын менә шулай тәртиптә тотып була икән!

«Тырышабыз», - дип бер сүз белән җавап бирде аптырау катыш соклануыма идарәдә эшләүче яшь белгеч Марсель Сабиров. Төрле төстәге чуер ташлар исә, юл эшендә куллану өчен, Уралдан ук кайтартыла икән. Гаҗәеп бит, әйеме, Татарстанның берәр авылына асфальт салына икән, анда Урал ташлары да бар. Урал ташына басып, авыл урамын әйләнеп була, димәк. Марсель сөйләгәндә бер дә буталмаска теләп бармакларымны бөгеп барсам да, асфальт әзерләү өчен ничә төрле таш, нинди компонент күпме кушылырга тиеш икәнлеген бутадым.

Марсель Сабиров.

- Сез, апа, камырны төрле вакытта төрлечә ясыйсыз бит. Бер төрлесе - өчпочмакка, икенчесе - пирогларга. Монда да шулай, асфальт гел бер төсле генә булмый, - ди Марсель.
Заманча технологияләрнең мөмкинлеге хәйран калдыра. Бер почмактан ташлар, комнар керә, икенче очтан әзер асфальт аласың. Әйе, карап торырга бар да бик гади кебек. Эшне шушы дәрәҗәгә җитәрлек итеп оештыру өчен күпме тырышлык, хезмәт кирәклеген һәркем аңлый булыр.

Бер тапкыр хәмер эчәргә рөхсәт...

- Кем иң алдынгы дип кенә сорамагыз, кемнедер аерып атау - минем өчен иң авыры. Бездә бар да тигез хезмәт куялар, бар да тырыш. Берсен атап, икенчесен түбәнсетәсем килми, - дип каршы алды «Татавтодор»ның Арча бүлекчәсе директоры Альберт Сафиев. - Мондый коллективны бер генә тапкыр җыйнап була торгандыр. Һөнәри осталыкмы, спорт ярышларымы - «Татавтодор»ның бөтен филиаллары арасында безнең коллектив беренче урында. Эшкә кешене бик сынап кына алабыз, сайлап алу мөмкинлегебез бар, Аллага шөкер. Бер килеп урнашкан кеше безнең коллективтан сирәк китә. Гел эш урынын алмаштырып йөргән кешеләргә үзем дә шикләнебрәк карыйм.

- Бар да гел шулай тәртиплеме? Бер тапкыр да хәмер эчүчеләр дә юкмы? - дип сорыйм җитәкчедән.
- Бездә хәмер эчеп бер тапкыр эшкә килергә була,тик бу әлеге хезмәткәрнең безнең коллективтагы соңгы эш көне булачак. Бу турыда кабатлап әйтеп торган юк, моны һәркем белә, - ди Альберт Сафиев.

Арча юллар идарәсендә эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәргә карата да ниндидер үзгә, җылы караш. Альберт Сафиев фатихасы белән, берничә гаиләдә кунакта да булдым. Миндә шундый фикер калды, әйтерсең бу өлкәннәр 15 ел элек түгел, әле генә эштән туктаганнар да коллективтан аерылып бетәргә дә өлгермәгәннәр. Үзләрен кирәк санап, хөрмәт тоеп яшәгәнгәме, алардагы яшәү дәртенә сокланып туеп булмый.

Юлга багышланган 100 ел

Хәбибуллина Минсәвәр апа урман да кискән, 20 елга якын сәүдә тармагында эшләгән, соңгы 14 елда, 1981-1995кә хәтле юллар салып, лаеклы ялда.

- Кулга көрәк тотып, асфальт сала идек. Җәйге челләдә һава температурасы 30дан артык, асфальт үзе 80-100 градус. Бервакыт хәтерлим әле, иптәш хатын белән бөтенләй хәлдән тайдык. Биш кенә минут булса да тын алыйк дип, юл читендәге агачлар арасына күләгәгә кереп утырдык. Аз гына тордык кебек, ул арада әллә ничә машина килеп туктаган. Шулай да юллар идарәсендә эшләгән елларым иң бәхетле вакытым дип саныйм, бик яратып эшләдем, бик сагынам. Бердәм, бик дус идек без. Иртәнге өченче яртыда торып, ындыр табакларына асфальт түшәргә бара идек, эшнең җаен көйләү шулай булгандыр. Берсендә, йөк машинасында басу юлы буйлап ун чакрымнан артык юл үтәсе бар, дигәч, кузовка печән чабып салдык. Имеш, йоклап, ял итеп барабыз. Кая ул! Юл шул тиклем сикертмәле булып чыкты: ни утыра, ни баса алмыйбыз. Барып җиткәнче, табага кыздырырга салган борчак кебек сикердек. Үзебез көләбез, - дип искә ала юллар салып йөргән вакытларын Минсәвәр апа.
Өч кызы, кияүләре, тормыш иптәше, инде менә бүген беренче оныгы да Арча юллар идарәсендә эшлиләр. Барысының да Арча юллар идарәсендә эшләгән елларын кушсаң, 100 ел булыр иде.
Минсәвәр апаның кече кызы Гөлзирә - оешманың иң яхшы спортчыларының берсе, чаңгы ярышларында аңа тиңнәр юк.

- Дүртенче ел рәттән ярышларда катнашам. Ноябрь аеннан күнегүләр ясый башлыйбыз. Бер дә авырсынып йөрмибез. Безне зурлыйлар, акчалата премияләр бирәләр. Узган ел беренче урынга - 15 000 сум, икенче урын алсаң - 10 000 сум, өченче урын алсаң, 7 000 сум бирделәр. Мин филиаллар арасында беренче урын алдым, - дип елмая Гөлзирә.

Гомумән, бу гаиләдә - зарлана белми торган, тормышка гашыйк кешеләр. Минсәвәр апа дүрт ел мәдрәсәдә укып, бөтен имтиханнарын тапшырган, намазын калдырмый. Арча районының «Чишмә» ансамбленә йөри. Кайда гына чыгыш ясамаганнар, кемнәр белән генә очрашмаганнар. Кече кызы Гөлзирәнең гаиләсе белән тора. Бергә өч ул тәрбиялиләр.


- Малайлар булгач, кулга тапочка алган вакытлар да була, - дип елмая Минсәвәр апа.
Аның усал булырга тырышуы да ничектер үтә дә ягымлы килеп чыга.

Гармунчы тракторист

Арча якларына барырга туры килсә, белеп торыгыз: Арчадан һәр тарафка киткән юлларны салуда катнашучы - Данил Рәхимбаев. 36 ел тракторда эшләгән.

- Кыш көннәрендә, бураннарда юлда хәрәкәт бетмичә, өйгә кайтмый идек, - дип искә төшерә ул чорларны Данил абый.
Чатнама суыкта калган тракторны иртән ут ягып җылытулар, аннан салкын кабинага кереп утырулар... Әле дә ярый хатыны Хәния оста тегүче була. Сырган чалбарын да, кәзәкиен, бишмәтен дә тегеп кидерә.

- Хатынны үз каршында мактау бик үк дөрес түгел инде. Шулай да әйтми дә булмый. Эшкә булган ул, фабрикада эшләде, исеме мактау тактасыннан төшмәде. Хуҗалыкта да икешәр сыер тоттык, кош-кортын күп итеп асрадык, - ди дә Данил абый, ул арада башындагы түбәтәен маңгай өстенә шудырып төшерә дә, мыек астыннан гына елмаеп, әллә ничек матур гына итеп кисәтү ясарга да өлгерә: туктап тор, артык күп сөйләшмә, янәсе.

Хәния апаның исә сөйләр сүзе күп. Аның Данилы эштә дә сынатмаган, сүзен өздереп әйтергә дә курыкмаган. 13 җитәкче белән эшләргә туры килгән, кылчык булып кадалган вакытлары булса да, данлыклы трактористны эштән җибәрергә берсе дә ашыкмаган.

- Ташны да рәттән генә төямәдем. Кыш көне аны кары, бозы белән алып килеп бушаталар иде. Әнә шуны аралап, бераз киптереп бирсәң, әлбәттә, кешеләргә эшләргә дә уңайлы, асфальт та сыйфатлы була. Инде күптән ялда булсам да, үзебезнең егетләрнең эшләгәннәрен күрсәм, яннарына бармыйча калмыйм. Үзләре дә әллә каян сәлам биреп китәләр, - ди әңгәмәдәшем.

Бүгенге егетләр шикелле, заманча техникага утырып, футболка киеп кенә бер генә көн булса да эшлисе килүен дә яшермәде.
Данил абый яхшы тракторист кына түгел, бер дигән гармунчы да. Улы 60 яшьлек юбилеена тальян бүләк иткән. Алар Хәния апа белән икәүләп «Чишмә» ансамбленә йөриләр. Өй каршыларында өр-яңа мәчет, Данил абый биш вакыт намазны да шунда кереп укый. Хәния апа инде мәдрәсә дә тәмамларга өлгергән. Иң зур байлыклары: аларны аңлап, хөрмәтләп яшәүче ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Безне дә юл догасы укып, кадерләп озатып калдылар. Арча якларының юлларын менә шундый матур, көр күңелле кешеләр салган.

Төп фотода - Данил абый хатыны Хәния апа белән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading