16+

Диспансеризацияне ничә елга бер узарга? (Сорау-җавап)

Диспансеризацияне ничә елга бер узарга кирәк? Бу очракта анализлар тапшыру түләүлеме? Кәримә Сафина, Казан.

Диспансеризацияне ничә елга бер узарга? (Сорау-җавап)

Диспансеризацияне ничә елга бер узарга кирәк? Бу очракта анализлар тапшыру түләүлеме? Кәримә Сафина, Казан.

Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, профессор Рөстәм Хәсәнов җавап бирә:
- Диспансеризацияне 20 яшьтән узган кешеләр өч елга бер тапкыр үзенең теркәлү урыны буенча сырхауханәдә узарга тиеш. Монда авыруларны башлангыч чорында билгели торган анализлар тапшырыла. Һәр кешенең яшенә бәйле рәвештә төрле тикшерүләр каралган. Диспансеризациядә вакыт белән сыналган нәтиҗәле алымнар кулланыла. Анализлар бушлай тапшырыла. Былтыр 600 меңгә якын кеше диспансеризация узды.
2010 елда басылган «Татар теленең орфографик сүзлеге»н (Р.И.Раскулова белән К.Р.Галиуллин төзегән) эзли идем. Аны кайдан табарга була икән?
Фирдия Гыйсмәтуллина, Казан.
Татарстан китап нәшриятының кибетендә аңлатуларынча, 43 меңгә якын сүз тупланган әлеге сүзлек биш ел дәвамында диярлек сатылган. Кызганычка, бүген сатуда калмаган. Ул басмадан азрак юкарак А.Ш.Рахматуллина авторлыгында татар теленең тагын бер орфографик сүзлеге бар. Р.И.Раскулова белән К.Р.Галиуллин төзегән 2010 елда басылган «Татар теленең орфография сүзлеге»н исә китапханәләрдән табарга мөмкин.
- Китапны сораучылар күп, шуңа да аны кабат бастыру турындагы фикерне Татарстан китап нәшриятына җиткерербез, - диделәр безгә китап кибете хезмәткәрләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading