16+

Дмитрий Менделеев: 26 яшькә кечерәк кыз хакына аерылышкан

Тарих фәннәре докторы Вячеслав Софроновның «Сын Сибири» китабыннан кызыклы фактлар.

Дмитрий Менделеев: 26 яшькә кечерәк кыз хакына аерылышкан

Тарих фәннәре докторы Вячеслав Софроновның «Сын Сибири» китабыннан кызыклы фактлар.

Унҗиденче бала 
Дмитрий Менделеев Тобольскида гаиләдә соңгы, унҗиденче (!) бала булып туа. Әтисе, укуын тәмамлаганнан соң, шунда укытучы булып килә. Әнисе Мария Дмитриевна Аремзянск авылында пыяла фабрикасы идарәчесе булганлыктан, бала вакыты шул авылда үткән. 

Пыяла фабрикасының кайда урнашканлыгы әлегә кадәр төгәл ачыкланмаган. Әмма бүгенге көнгә кадәр җирле халык үз бакчаларында борынгы төсле пыялалар таба.

Немец романы 
Дмитрий Ивановичның хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләре катлаулы була. Ул гаиләнең мөһимлеген яхшы аңлый, өйләнергә, балалар тәрбияләргә хыяллана. Беренче тапкыр Германиягә стажировкага барыр алдыннан гашыйк була. Ләкин кәләше Соня Каш никах көнендә кияүгә чыгудан баш тарта.

Германиянең Гейдельберг шәһәренә стажировкага килгәч, актриса Агнессаны очрата. Ләкин ул шактый җилбәзәк табигатьле булып чыга. Актрисаны берничә тапкыр башка ирләр белән күреп, Дмитрийның көндәшләре белән сугышкан чаклары да булгалый. Агнессаның кызы туа, ләкин Дмитрий белән бергә яшәргә теләми. Баласы балигълык яшенә җиткәнче, галим алимент түләгән. Тик бер тапкыр да кызы белән күрешмәгән.

Европада тормыш авыр булып чыга, шунлыктан Менделеев Россиягә бурычка батып кайта. Химия буенча иң яхшы дәреслеккә конкурс отып кына, бурычын кайтара ала. Моның өчен аңа Демидов премиясен тапшырыла.

Яңа мәхәббәт
Менделеевның беренче рәсми хатыны – әкиятләр язучы Петр Ершовның үги кызы Феозва Лещева. Тик химик аңа артык яратып өйләнми. Өстәвенә ул иреннән сигез яшькә өлкәнрәк була. Еллар үткән саен, Физа белән Дмитрийның бөтенләй капма-каршы кешеләр икәнлеге ачыклана. Ул арада галим Сәнгать академиясенең яшь студенты Анна Попова белән мавыгып ала. Попованың әтисе, Дон казагы, кызының 26 яшькә олырак ир белән очрашуы турында белгәч, Менделеевка Анна белән күрешмәскә куша. Ә галим шул арада Феозва белән аерылыша. Хатыны аерылышырга ризалыгын бирә, әмма бер шарт белән – элекке ире аңа бөтен хезмәт хакын күчереп барырга тиеш була. 

Сүз уңаеннан, Менделеев белән Феозваның өч баласы була. Беренче баласы, кызы Мария, химик Каспийга командировкага киткәч үлә. Үлеменең сәбәбе сер булып кала: ана кеше баласын саклап кала алмаган дип исәпләнә. Улы Владимир аерылышканнан соң әтисе белән Петербургта яшәгән, ә кызы Ольга әнисе белән калган. Соңыннан Владимир диңгез училищесын тәмамлый, офицер була. 

Чиркәү таләпләре буенча, Менделеевның аерылышканнан соң җиде ел өйләнергә хакы булмаган, әмма аның сөйгәне инде балага узган булган. Шуңа да беренче кызлары законсыз туган бала саналган. Бераз соңрак галим белән рәссамга никах укыганнар, дөрес, моның өчен аларга зур күләмдә ришвәт бирергә туры килгән. Аннаның дүрт баласы туа. Әмма бу хатын белән дә гаилә бәхетен таба алмаган: хатыны дөньяви тормышны артык яраткан, ә Менделеев фәнне һәм, бүгенгечә әйтсәк, бизнесны өстен күргән. Дмитрий Иванович Анна белән гомеренең ахырына кадәр яшәсә дә (сүз уңаеннан, Анна 1942 елда, 82 яшендә вафат була), аларның мөнәсәбәтләрен яхшы булган дип әйтеп булмый.

Эшмәкәр
Дмитрий Иванович бала вакытта аларның гаиләсенең матди хәле шактый катлаулы була. Инде атаклы галим булгач та, Менделеев бөтен көченә акча эшләргә тырыша. Фирмалардан төрле заказлар ала, җитештерүне җайга салырга ярдәм итә, консультацияләр уздыра. Башкала янындагы Боблово утарында рәхәтләнеп авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Унлап сыер тотып, сөтен шәһәр халкына сатканнар.
Моннан тыш, әнисе үрнәгендә, икмәк үстергән, шул ук вакытта бөртеклеләр уңышын арттыру буенча тәҗрибәләр уздырган. 

Гомеренең соңгы елларында арендага биреп тору өчен ике яктан керешле йорт төзегән. 

Аракыга бернинди мөнәсәбәте дә юк 
Бөек химик 40 өлеш спирттан һәм 60 өлеш судан торган аракы уйлап тапкан диелә. Бу – миф: Дмитрий Ивановичның аңа бернинди катнашы юк. Чыннан да, ул "Спиртны су белән кушу турында" диссертация яклаган. Ләкин бу хезмәттә аракының нәкъ менә шундый пропорциядә булуы турында бер сүз дә юк. 

Төшендә күрмәгән
Менделеев белән бәйле төп миф – янәсе, үзенең төп ачышы булган химик элементларның системасын ул төшендә күргән. Аннары, имештер, уянып, барысын да кәгазьгә язып куйган. Бу мәгънәсез имеш-мимешләр аның исән чагында ук йөри башлаган. Моңа ул, беркадәр үпкә белән: «Мин аны бәлки, егерме ел уйлаганмындыр, ә сез, имеш: «утырган да кинәт... уйлап та тапкан», дисез, – дип әйтә торган була.

Нобельсез калу
Дмитрий Ивановичны Нобель премиясенә өч тапкыр тәкъдим итәләр. Ләкин, комитет ниһаять уңай карар кабул иткәч, галим вафат була, дип сөйли тарихчы Софронов. Белгәнебезчә, Нобель премиясен кеше исән чакта гына тапшыралар.
(“Комсомольская правда”дан)

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading