16+

«Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңүче Хәбиевләр гаиләсендә буш вакытта телевизор карамыйлар, ә шахмат-шашка уйныйлар

Быел Россиядә беренче тапкыр «Ел гаиләсе» бәйгесе оештырылды. Конкурста җиңүчеләр арасында якташларыбыз - Чаллыдан Хәбиевләр гаиләсе дә бар. Алар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган.

«Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңүче Хәбиевләр гаиләсендә буш вакытта телевизор карамыйлар, ә шахмат-шашка уйныйлар

Быел Россиядә беренче тапкыр «Ел гаиләсе» бәйгесе оештырылды. Конкурста җиңүчеләр арасында якташларыбыз - Чаллыдан Хәбиевләр гаиләсе дә бар. Алар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган.

Дилүзә һәм Руслан Хәбиевләрнең бу тәүге уңышлары түгел, алар быел җәй көне кызлары Ясминә, уллары Эрнест һәм Искәндәр белән Пермьдә узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе» төбәк конкурсында иң яхшы интернациональ гаилә дип танылды. Безне кечкенә генә күпмилләтле республика дип әйтергә була, нәселебездә чуашлар, башкортлар, украиннар, руслар һәм башка милләт вәкилләре бар. Үзара бик дус-тату яшибез, дип сөйләгәннәр иде алар безгә, ул чакта җиңүләре белән котлап шалтыраткач.
Соңгы җиңүләре турында ишетеп, без кабат аларны котларга ашыктык. Без шалтыратканда, юлдан кайтып кына кергәннәр иде.

- «Ел гаиләсе» бәйгесе быел беренче тапкыр оештырылган. Тәүге бәйгенең тәүге җиңүчеләре булу тагын да куанычлы. Конкурсны Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә үткәрде. Әлеге бәйге дәвамлы булсын иде. Ул җәмгыять алдында гаиләнең дәрәҗәсен күтәрә, яшьләрне гаилә кыйммәтләрен сакларга өнди, гаилә институтын пропагандалый. Бәйгедә Россиянең 79 төбәгеннән 286 гаилә катнашкан. Конкурс турында безгә загс идарәсеннән шалтыратып әйттеләр, сез дә катнашыгыз, диделәр. Документларны туплап, Мәскәүгә җибәрдек. Татарстаннан биш гаиләне сайлап алганнар. Аннары гаилә турында видеоролик төшереп җибәрергә куштылар. Шул рәвешле төп җиңүчеләрне ачыклаганнар. Барысы биш номинациядә көч сынаштылар. «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» - барлык номинацияләр дә кызыклы һәм мөһим. Бу бәйге гади генә гаиләгә дә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Өченчекөн Мәскәүнең «Россия» концертлар залында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды, - дип сөйли Дилүзә.
Хәбиевләр гаиләсе ишәергә тора, алар дүртенче балаларын көтә. Икебез дә ишле гаиләдән, балаларны бик яратабыз, шуңа дүртенчене дә алып кайтырга булдык, ди алар.

Хәбиевләр бик музыкаль гаилә. Олы уллары быел шәһәрнең иң яхшы биючесе исемен алган. Кечкенә кызлары да биергә ярата. Дилүзәнең әбисе дә тальянда уйнаган, әти-әнисе дә мәдәният өлкәсендә эшлиләр. Үзе дә шушы өлкәдән ерак китмәгән.

- Музыкага мәхәббәт буыннан буынга күчеп бара. Барыбыз да татар җырларына, моңына гашыйкбыз, - ди Дилүзә.
Сүз иярә сүз чыгып, тәрбия мәсьәләсенә дә тукталдык. Аларның өендә атна буе телевизор кабызылмый икән. Ял көнне өч сәгатькә балаларга «Карусель» телеканалын гына куеп алалар. Калган вакытларда шахмат-шашка белән мавыгалар. Урамга чыгып саф һавада уйныйлар. Концерт-бәйгеләрдә еш катнашалар. Шулай үз алдыбызга куйган максатларга тыныч кына, ипләп кенә ирешеп барабыз, ди алар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрнең гаилә тарихлары тупланган «Ел гаиләсе - 2016» дигән китап дөнья күрәчәк.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading