16+

Еллар узган саен тулылана торган бәхет «хатын» дип атала

Чын ир-егет агач утыртырга, йорт салырга, бала үстерергә һәм хатыны кушкан бүтән нәрсәләрне эшләргә тиеш. Намусың зуррак булган саен, калганы азрак була. Джон Рокфеллер 100 мең доллар акча эшләргә һәм 100 яшькә кадәр яшәргә хыялланган, ә үзе 318 млрд сум акча эшләгән һәм 97 яшендә үлгән. Бөтен хыяллар да тормышка...

Чын ир-егет агач утыртырга, йорт салырга, бала үстерергә һәм хатыны кушкан бүтән нәрсәләрне эшләргә тиеш.

Намусың зуррак булган саен, калганы азрак була.

Джон Рокфеллер 100 мең доллар акча эшләргә һәм 100 яшькә кадәр яшәргә хыялланган, ә үзе 318 млрд сум акча эшләгән һәм 97 яшендә үлгән. Бөтен хыяллар да тормышка ашмый.

Әкияттәге ак атка атланган егет һәр ялгыз кыз хыялында үзенчә картая.

Ир-ат һәм хатын-кыз арасында һәрвакыт нәрсәдер калкып чыга һәм дуслыкка комачаулый.

Әгәр кеше нык итеп нәрсәдер те­ләсә, аның бу теләге чынга аша, диләр. Мин, мөгаен, кеше түгелмендер.

Элек кеше төрмәдә утырган һәм аның стеналарын төрле язулар белән тутырган. Хәзер кеше Фейсбукта ­ утыра...

Мин аңа елмаеп сүз каттым һәм кызның күзләрендә саф мәхәббәт, назлы төн, ЗАГС, ике бала, ипотека, өч онык һәм бер кашык су чагылып калды.

Белдерүдән: Мәскәү үзәгендәге фатирымны Татарстанның теләсә кайсы шәһәренә алыштырам.

Еллар узган саен тулылана торган бәхет «хатын» дип атала.

Филнең сурәте һәр очракта диярлек үзеннән бәләкәйрәк була, ә бетнеке - зуррак.

Врачларга рәхәт. Аларның хаталарын җирлиләр дә оныталар.

«Мин бәхетле: иртән эшкә ашкы­нам, ә кичен - өемә. Әлегә бары тик эшем дә, өем дә юк».

Иң озын, кызыклы һәм маҗаралы сәяхәт «Әйдә, кыска юлдан китәбез» дигән сүздән башлана.

Каеш - акылны буыннан-буынга тапшыру ысулы.

Бу дөньяга килгәндә, мин шок хә­лендә идем. Ике елга якын, авыз ачып, бер сүз әйтә алмадым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading