16+

Җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә төрмәгә утырталар

Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая 12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. Бу хакта ул кануннарга «педофиллыкка каршы төзәтмәләр» кертү буенча эшче төркемнең утырышында белдерде.

Яровая сүзләренчә, зыян күрүче бала балигълык яшенә җиткәнчегә кадәр, закон проекты буенча, бу җинаять эше гамәлдә булырга тиеш.

- Андый балалар үз эченә бикләнгән була, үзләрен көчләү турында әйтмәскә дә мөмкиннәр. Шунлыктан балигълык яшенә җитеп, бу хакта билгеле булгач та, җинаятьчегә җәза бирү мөмкинлеген калдыру кирәк, - ди депутат.

Вице-спикер хәбәр иткәнчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында Россиядә балигъ булмаганнарга карата кылынган җенси җинаять буенча 7 мең эш кузгатылган. Бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 1 меңгә күбрәк.
Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, әлеге җинаятьләрнең шактый өлеше моңарчы хокук саклау органнары җаваплылыкка тартмаган затлар тарафыннан кылына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading