16+

Психолог Зөлфия Максутова: «Фигураңа карап, холкыңны әйтә алам»

Психолог Зөлфия Максутова белән бер тапкыр да очрашканым булмаса да, ул минем турында шактый белә булып чыкты. Югыйсә уртак танышларыбыз да юк. Аның белән гадәти булмаган темага сөйләшергә теләвемне искә алып, социаль челтәрдәге фотоларыма карап, минем портретымны булдырган. Сөйләшүебезнең темасы - кешенең фигурасына карап, холкын билгеләү.

Психолог Зөлфия Максутова: «Фигураңа карап, холкыңны әйтә алам»

Психолог Зөлфия Максутова белән бер тапкыр да очрашканым булмаса да, ул минем турында шактый белә булып чыкты. Югыйсә уртак танышларыбыз да юк. Аның белән гадәти булмаган темага сөйләшергә теләвемне искә алып, социаль челтәрдәге фотоларыма карап, минем портретымны булдырган. Сөйләшүебезнең темасы - кешенең фигурасына карап, холкын билгеләү.

- Фигурагыз да, теманы сайлавыгыз белән дә сез - интуит, әмма чиста интуит түгел, ментальлек тә бар, - дип каршы алды ул мине. Шунда ук тактага түгәрәк, сызыклар ясап сөйли дә башлады. - Әлеге фән эниостиль дип атала. Россиядә ул моннан утыз ел элек барлыкка килгән. Аның буенча сигез төрле психологик типны аерып карыйбыз. Төп типлар: менталь, интуит, хисчән, статуслы. Чиста типлар бик сирәк була. Шуңа да тагын дүрт төрле тип өстәлә. Алар: менталь-интуит, интуит-хисчән, ­хисчән-статуслы, статуслы-менталь.

- Боларны белеп тору безгә нәрсә бирә соң?
- Холкыңның тискәре һәм уңай якларын ачыкларга ярдәм итә. Эниостиль тумыштан булган сәләтеңне дә, хәтта киләчәгеңне дә билгели. Күп кенә ата-ана баласын үзе күрергә теләгәнчә тәрбияли, үзенчә тормышка яраклаштыра башлый. Табигатьтән бирелгән сәләтенә йә күз йомалар, яки игътибар итмиләр. Шул рәвешле аңардан гибрид ясыйлар. Аны «сындыралар» дияргә була. Нәтиҗәдә бала үзе теләмәгән уку йортына укырга керергә, күңеленә ошамаган эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Югыйсә кеше, үзенең тумыштан бирелгән сәләтенә таянып, уңышка ирешә ала. Бер мисал китерәм: миңа консультациягә бер ир-ат килде. Ул хисле типка карый. Кечкенәдән артист буласы килгән. Әмма, иптәшенең артист булып акча эшли алмаячаксың дигән киңәшен истә тотып, техник вузга укырга кергән. Тик укуын ташлаган, итче булып эшләгән, тагын бик күп һөнәрләр алыштырган. Кыскасы, бу тормышта үзен таба алмаган. Сөйләшү барышында аның ораторлык сәләте барлыгын ачыклаганнан соң, ул һөнәрен алыштырды. Хәзер төркемнәр җыеп, тренинглар уздыра. Ниһаять, ул үзенә ошаган эшне тапты.

- Һәр типны аерым-аерым карап үтик әле...
- Менталь типка караучыларның фигуралары турыпочмаклы була. Өске һәм аскы гәүдә өлешләре бертигез. Стандарт ГОСТ костюмы алар өстендә идеаль ята. Менталь типлар бик пөхтә кешеләр, алар өчен традицияләр мөһим. Тәртип булганны яраталар. Яраткан аксессуарлары - сәгать, шуңа да вакыт белән исәпләшәләр, һәр нәрсәне минутлап эшлиләр. Аларның эш өстәлләрендә, өйләрендә идеаль тәртип. Холыкларына килгәндә, бик җаваплылар, эшкә сәләтлеләр, биргән вәгъдәләрендә торалар. Тормыш иптәшләренә тугры кешеләр. Алар өчен гаилә бик мөһим. Акчаны да тота беләләр. Тискәре якларына килгәндә, кайвакыт эчпошыргыч, ялыктыргыч булалар. Әйбернең төбенә кадәр казынырга яраталар. Тормышларындагы үзгәрешләрне яратып бетермиләр. Ментальләр, гадәттә, салкын карашлы була. Әлеге типка караучылар урта класс чиновниклар, банкирлар, хәрбиләр арасында күп.

- Ә интуитлар нинди була?
- Кул-аяклары, очлыклары, бит өлеше озынрак булганнар керә бу типка. Алар пропорциональ түгел. Хәрәкәтләре дә Буратиноныкы кебек. Бу типка Кристина Орбакайте, Билл Гейтс, Михаил Боярский, Стив Джобс керә. Аларны бертөрлелек туйдыра, шуңа да гадәти булмаган әйберләр кызыксындыра, гел яңалыкка омтылалар. Күңелләре белән бунтарьлар. Алар өчен ирек мөһим, көне буе офиста утырып тора алмыйлар. Интуитлар IT-өлкәдә күп эшли. Җавапсызлык көчле аларда, акча эшләү авыр бирелә. Башларында идея­ләр күп, әмма аларны гамәлгә ашыра алмыйлар. Моның өчен аларга менталь-статуслы команда белән эшләргә кирәк, соңгылары идеяләрне дөньяга чыгарыр­га сәләтле.

- Хисчән типка кемне кертәбез?
- Актер Евгений Леонов кебекләр. Алар түгәрәк гәүдәле, түгәрәк йөзле, йомшак гәүдәле була, бармаклары да кабарып тора. Тәмле ашарга яраталар. Бөтен мәгълүматны гәүдәләре аша үткәрәләр, шуңа да мәктәптә укытучылар аларны озак уйлый дип ачулана. Алар башта сине тыңлый, аны бөтен гәүдәсе аша үткәрә-эшкәртә, шуннан соң гына җавап бирә. Хисчән типлардан яхшы психолог чыга, чөнки кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшы тоемлыйлар. Гаилә, балалар алар өчен беренче чиратта. Шул ук вакытта үзсүзлеләр, интригалар яраталар, истерикага биреләләр.

- Статуслы типка, исеменнән күренгәнчә, статуслы кешеләр керәдер инде?..
- Дөрес әйтәсез. Хакимияттә, Дәүләт Думасында күп алар. Корпорация президентлары, директорлар, эшмәкәрләр шушы типка карый. Фигураларына килгәндә, аяклары, гәүдә өлешенә караганда, кыскарак. Киң җилкәле, зур башлы, таза муенлылар. Гәүдәләре өчпочмак формасында. Хатын-кызлар биек прическа йөртергә ярата, сиңа эреләнеп карыйлар. Алар өчен власть, иерархия, байлык мөһим. Карьера баскычыннан тиз күтәреләләр, шуңа омтылалар. Карарларны тиз кабул итәләр, үзләре артларыннан кешеләрне ияртергә сәләтлеләр. Алардан яхшы продюсерлар чыга. Статуслы типларны балалар арасында да күрергә була, чөнки кечкенәдән лидерлык сыйфатларына ия.

- Балаларның холыкларын ничә яшьтә билгели башларга була?
- 12 яшьтән. Кечкенәрәк ва­кытта да була, әмма моны психологлар гына күрә ала.

- Сез, катнаш типлар, дидегез. Алар ике типны да берләштерә аламы?
- Әйе, әйтик, менталь-интуитларда менталь типның да, интуитның да холык чагылышы бар. Кешеләр арасында катнаш тип­лар күбрәк.

- Сез, эниостиль булачак тормыш иптәшен дә сайларга булыша, дидегез...
- Алда санап үткән типларны без горизонталь һәм вертикаль торышка куеп карыйбыз. ­Менталь белән хисчән - вертикаль, интуит белән статуслы - горизонталь торышта. Вертикальләр белән горизонтальләрне мин гади генә аңлатып бирәм. Имтиханга әзерләнгәндә, вертикальләр һәр көнне аз-аз укып өйрәнәләр, ә горизонтальләр соңгы көнне генә китапларына ябыша. Менталь белән хисчәннәр, интуит белән статуслылар үзара яраша-аңлаша ала, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә җайлы гына бара. Күзәтүләремнән чыгып әйтәм, күпләр, үзләре дә сизмәстән, шулай парлашканнар да. Ә менә алардан туган баланың нинди типка караячагын алдан әйтеп булмый. Ул теләсә кайсы типка керә ала.

- Җитәкчеләр өчен дә файдалы мәгълүмат бирәдер бу эниостиль?
- Чынлап та, аларга бу бер дә комачауламас иде. Интуитлардан кызыклы идеяләр чыкса, аларны гамәлгә ашыру өчен статуслылар кирәк. Соңгыларын бүлек мөдирләре итеп куярга була. Ментальләр - бик тырыш, эшчән кешеләр. Кул астыңдагы кешеләрнең холкын чамалаганда, алар белән бер команда булып эшләү күпкә җайлы бит. Эшкә кемне кабул итүеңне дә алдан белеп торасың.

Зөлфия белән аралашканнан соң, мин үзем өчен кызык­лы гына нәтиҗә ясадым. Этләрне без төрле токымга бүлеп карыйбыз. Берләре өйне саклый, икенчеләрен, мәче кебек, күңел ­теләгәнгә асрыйлар. Аларны тәрбияләү алымнары да төрле. Чәчәкләрнең дә төрлесе була, аларның да үсү шартлары үзгә. Димәк, без кешеләр дә бер-беребездән психологик типларыбыз белән аерылып торабыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading