16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабыр булырга һәм чама хисен югалтмаска кирәк»

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 70 яшь тулды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабыр булырга һәм чама хисен югалтмаска кирәк»

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 70 яшь тулды.

Әлеге уңайдан сезнең хозурга берничә көн элек "Шәһри Казан"да дөнья күргән әңгәмәне тәкъдим итәбез.


«Гадел булдым дип уйлыйм»

- Фәрит Хәйруллович, сез гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән кеше. Ничек уйлыйсыз: һәрчак гадел булып булдымы? Сез демократмы, әллә авторитар җитәкчеме?
- Үземне демократ җи­тәкче дип саныйм, чөнки гаиләдә башкаларның фикеренә игътибарлы булу, тыңлау, ишетү һәм шуннан соң гына карар кабул итү үрнәгендә тәрбияләндем. Мин моны дөрес итеп саныйм. Әти нәрсә эшләргә икәнен үзе хәл итә иде, әни белән дә киңәшләшкәннәрдер, әмма төшке яки кичке аш вакытында - кайчан ничек туры килә - ул безне, шулай-шулай итәчәкбез, дип кисәтә иде. Бервакытта да алдан әйтмичә эшләмәде.
Гадел булдым дип уйлыйм. Һәрвакыт күпчелек өчен эшләргә кирәк дигән фикердә булдым. Карарың белән килешмәгән азчылык һәрчак булачак, әмма күпчелек кабул итсә, тормышка ашырырга тырыштым. Әлеге алымым еллар белән акланды дип уйлыйм.

- Хакимлек, хакимият сезнең өчен нәрсә ул?
- Хакимият - үз уйларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге. Тик мин беркайчан да бернинди очракта да властьны уңайлылыкка, җайлылыкка ирешү дип карамадым. Ул килә дә китә. Хакимлекнең сиңа вакытлыча гына бирелүен беркайчан да онытмаска кирәк. Хатыным, еш кына: «Онытма, син парламент рәисе булып тумаган. Безнең өчен син беренче чиратта - ир, әти, бабай, гаилә башлыгы. Ничек кенә булса да, сиңа властька ия булганчы булган тормышыңа кайтырга туры киләчәк», - ди. Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме - кеше булып калу. Эш дәверендә үзеңне шулай куярга кирәк: еллар узу белән, үз исемеңә авыр сүзләр, гаепләүләр ишетерлек булмасын. Мин шундый уй белән эшләдем һәм яшәдем.

- Ә ялгышкан очракларда... Менә болай эшләргә кирәкмәгән дигән очрак булдымы? Бәлки сез кабул итәргә теләмәгән законнар булгандыр?
- Парламент рәисе буларак, үзең килешмәсәң дә, күпчелек карары белән кабул ителгән закон проектын имзаларга мәҗбүрсең. Синең күңелеңә ул хуш килмәскә дә мөмкин, әмма депутатлар тавыш биреп кабул иткән икән - башка юл юк, кул куясың - регламенты шундый. Яшермим, менә бу законга кул куймыйча, Татарстан Президентына, Дәүләт Советына эшләп бетерергә кайтарыгыз әле, дип мөрәҗәгать иткән вакытларым булды. Ул кайтарса, кабат шул закон буенча фикерләшәсең, каршыларны аны төзәтергә кирәклегенә инандырырга мөмкинлек арта. Тик бер нәрсә төгәл: үзем кул куйган бер генә документ турында да эшләми торган яки халыкка каршы документка кул куйдым дип әйтә алмыйм.

Спикер сере

- Фәрит Хәйруллович, Дәүләт Советының һәр сессиясе - үзе бер сынаудыр. Теләсә нинди сценарийга әзер булу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк? Уңышлы спикер сере бармы?
- Сабыр булырга һәм чама хисен югалтмаска кирәк. Үз фикереңне яклау өчен һәр мәсьәләне төбенә төшеп өйрәнү мөһим. Спикер сере турында еш сорыйлар. Әгәр ниндидер аерым серем, кагыйдәм бар дип санасаң да, ул бик гади: мин, ­10-15 ел элеккеге кебек үк, һәр ­сессиягә ныклап әзерләнәм. Бөтен җитди сорауларны - ә Дәүләт Советында җитди булмаганнары юк - без комитетлар рәисләре, хокук идарәсе белән «сүтеп җыябыз». Әзерләнгән проектларны федераль законнар белән чагыштырабыз, үзебезнең законнарны күтәреп карыйбыз: каршы килгән урыннары юкмы, килешмәгән очраклар калмасын... Утырыш алдыннан кич белән депутатлар тәкъдим иткән бөтен төзәтмәләрне тагын бер тапкыр карап чыгам. Кыскасы, барысы да бик гади. Дәүләт Советының һәр утырышы - алып баручы гына түгел, ә һәр катнашучы өчен имтихан, имтиханга әзерләнми бармыйлар бит.

Сыйфатлар дисез. Эмоцияләреңне күрсәтмәү, үз-үзеңне кулда тоту - теләсә кайсы сәясәтче өчен алыштыргысыз сыйфатлар. Сүз уңаеннан, андый сабырлык эштә генә түгел, өйдә, гаиләдә дә кирәк. Мин ул чыныгуны беренче чакырылыш Югары Совет рәисе вазифасында алдым. Үз исемемә яки республика адресына ничәмә-ничә тапкыр тәнкыйть сүзләре ишетеп, салкын канлылыкны күрсәтергә туры килде! Сәясәттә бөтен уйлаганыңны әйтүгә караганда, дәшми калу әйбәтрәк.

- Сез, вазифагыз буенча, халык белән иң еш аралаша торган җитәкчеләрнең берсе. Күңелгә иң нык тәэсир иткән аралашулар булдымы?
- Дөрес әйтәсез, тормыш шулай килеп чыкты: мин һәрвакыт халык арасында булдым. Бервакытта да бер аудиториядән дә курыкмадым. Нинди генә каршы фикерле, тәнкыйтьчел аудитория булса да, курыкмый чыктым. Хакимияттә эшләгәндә дә, Югары һәм Дәүләт Советында да бик кайнар сораулар буенча, кызган төркемнәрдә чыгыш ясарга туры килде. Беренче вакытларда үземне татар телле мохиттә кимсенүле хис итә идем, чөнки татарчам аксый иде. Аннан, ә мин кемнән ким дип, өйрәндем, үземә ышанычым да артты.

Минем өчен ниндидер зур рәсми залларда яңгыраган сүзләр дә, урамда халык төркеменнән чыккан сүз дә һәрвакыт мөһим булды. Ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, игътибар белән тыңладым. Сабыр гына тыңлау һәм сине тиргәгән кешегә тискәре җавап бирмәү кирәк. Әгәр син сабырсыз һәм халыкны яратмыйсың икән, ул бик тиз сиңа каршы чыгачак. Бу минем өчен тормыш кагыйдәсе.

- Сезнең өчен иң яхшы депутат ул нинди?
- Иң яхшы депутат - комитет, сессия утырышларын бер дә калдырмый, актив катнаша, үз фикерен белдерә, тәкъдимнәр кертә торган депутат. Иң яхшы депутат - әйткән белән генә ризалашып утырмыйча, сиңа каршы төшеп һәм шуның белән беррәттән үз фикерен дәлилләп, яңа тәкъдим дә кертүче депутат. Теләсә нинди закон берәр максатны күзаллый. Максат - бер, аңа ирешү юллары гына төрле. Коллегаларың арасында, мин бу юлда шикләнәм, менә болай карап карыйк әле, дип әйтүче кеше бар икән, ул - уйлаучы, кайгыртучан депутат. Андыйларны бик хөрмәт итәм.

- Дәүләт Советы рәисе вазифасында үзегезнең иң югары казанышыгыз дип нинди казанышны саныйсыз?
- 25 ел эчендә, Татарстан парламентчылыгы үскән чорда, без хаостан, ягъни төптән уйламыйча законнар кабул итүдән киттек. Килеп терәлде - кабул итәргә кирәк дигән әйбер юк. Парламентны системалы закон чыгару юлына китердек. Хокук кырын кирәксез, эшләмәүче, бер-берсенә каршы төшкән законнардан чистарттык. Хәзер, еллык эш планын төзегәндә, системалы закон чыгару юнәлешендә эшлибез. Һәм, әлбәттә, безнең тормышыбыз башкарма комитетларның вакытлы нормативлары белән түгел, Татарстан законнары белән көйләнгән булсын дип тырышабыз.

Гаилә ныклыгы

- Фәрит Хәйруллович, гаилә үзе бер дәүләт. Анда законнар яңарып торырга тиешме?
- Гаилә - җәмгыятьнең нигезе ул. Гаилә кыйммәтләрен еш үзгәртеп торсаң, миңа калса, фундамент какшаячак. Ул - законнар беркайчан да үзгәрмәскә тиешле үзенчәлекле дәүләт. Традицияләр белән яшәргә тиешле дәүләт. Әйтик, синең үзеңә инде - 70, улыңа 50 яшь тулган, ә син әле һаман үзеңне аның өчен җаваплы дип саныйсың. «Әти нәрсә әйтер?» дигән уй, юк-юк та, әле дә башыма килеп ала. Үземнең улымда да шулай дип уйлыйм. Бу һәр нормаль гаиләдә тәрбияләнгән кешедә булырга тиешле әйбер дип саныйм. Бер-берең өчен һәм бер-берең каршында җаваплылык. Кайберәүләр моны артык кайгырту дип атар, дөрес түгел диярләр. Минемчә, җаваплылык хисе булу һәм аның киләсе буынга да күчүе - зур әйбер. Һәр шимбә балаларың һәм оныкларың белән күрешү традициясе булу - тагын бер искиткеч әйбер. Син ул очрашуларда гаилә кыйммәтләрен киләсе буынга тапшырып калдырасың. Онык­ларың бу мөнәсәбәтләрне күрә, гаиләдә ата-­анага игътибар нинди булырга тиешлегенә өйрәнә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без шуңа ияләштек, шунсыз яши алмыйбыз. Әгәр иртәнге сигезенче яртыда һәм кич эштән соң кызыбыз әнисенә шалтыратмаса, без борчыла башлыйбыз. Улым көн дәверендә миңа бер шалтыратып алмаса - шул ук хәл. «Балалар шалтыраттымы?» - Луиза белән бер-беребезгә көн дә бирелә торган гадәти сорау. Без оныкларның өй эшләрен ничек әзерләвен, контроль эшләрне ничек эшләве турында белеп-белешеп торабыз.

- 70 яшьлек юбилеегызны ничек каршы алачаксыз?
- Төрле уйлар булды. Гомер иткән хатыным белән икәү генә берәр чит илгә китеп тыныч кына уздырыйк­мы әллә дип тә уйлаган идек. Ләкин эштә янәшә эшли торган кешеләр икенче фикер тудырдылар. Син үзең генә түгел, җәмгыять кешесе, җыелышып, туган көнеңне бергә үткәрик дип, кире күндерделәр. Күп кеше җыймыйм, бергә эшләгән кешеләрне, якыннарымны, туганнарымны гына чакырып, ун ел элек җыелган ресторанда шул ук сос­тав белән утырырга булдык. Хәтта алып баручы да шул ук булачак.

- Тормыштан бөтен теләгән әйберегезне алдыгызмы, Фәрит Хәй­руллович?
- Тулы бәхет беркай­чан да булмыйдыр ул. Тормыш, эш көн саен яңа бурычлар куя, аларны хәл итәргә кирәк. Эшем, гаиләм, балаларым бар. Хөрмәткә дә иямен кебек. Миңа калса, бу аз түгел...



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading